|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2019 Җәмгыять
Балаларны фотога төшерүдә ГОСТ кертеләчәк2020 елның гыйнварыннан Россиядә яңа туган сабыйларга фотосессия үткәрүне җайга сала торган ГОСТ барлыкка киләчәк. Әлеге стандарт махсус студиядә, өйдә, паркларда һәм башка урыннарда сабыйларга үткәрелүче фотосессияләргә кагыла. Шулай ук искәртелгәнчә, ГОСТ бала туган вакытта уздырыла торган фотосессияне үз эченә алмый. ГОСТ текстында әйтелгәнчә, 28 көннән артмаган сабыйларны яңа туган бала дип санарга мөмкин, дип яза Татар-информ.
Мондый сабыйлар өчен фотосессиягә бары тик аларның әти-әниләре яки законлы вәкилләре генә заказ бирә ала. «Шул ук вакытта, алар баланы фотога төшерү һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язмача ризалык бирергә тиеш», - диелә хәбәрдә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|