|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2019 Фаҗига
Район җитәкчесе үсмерне коткарырга суга сикергәнКемерово өлкәсендәге Яй елгасында су коенырга уйлаган 16 яшьлек үсмернең ялы фаҗигале тәмамлана. Елганың тирән урынына йөзеп кергән малайны кинәт су аска тарта башлый. Бу вакытта Яй районы башлыгы урынбасарының яр буена килеп туктаган чагы була. Ул, үсмернең кычкыруын ишетеп, аңа ярдәмгә ташлана, дип яза Кызыл таң.
Малай янына йөзеп барып җитә җитүен, тик шул вакытта аның үзенең дә хәле начарая, көче бетә һәм һушын югалта. Ярга алып чыкканда ир үлгән була, ашыгыч килеп җиткән табиблар да аңа ярдәм итә алмый.
Үсмернең гәүдәсен берничә сәгать эзлиләр. Иң аянычы - аларның икесенең дә гомере вакытсыз өзелә. Елганың бу урынында бөтенләй су керергә ярамаган була, шуңа да якында коткаручылар булмый.
Елга-күлләргә су коенырга барган кешеләр шуны искә алсын иде: беренчедән, ул су коену өчен тәгаенләнгән урын, икенчедән, якында коткаручылар булырга тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|