|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2010 Җәмгыять
«ЙОЛДЫЗЛАР» ЯКИ МӘҖБҮРИ КОНЦЕРТЛАР2008 елның җәендә Саба районының Лесхоз бистәсендә узган артистлар Сабан туенда җырчы артистларыбызның берсе белән сөйләшеп торганда әңгәмәбезгә очраклы гына рәвештә урта яшьләрдәге ханым килеп кушылды. Үзен Галия дип таныштырган яңа танышыбыз Актаныштан икән. Бүгенге «йолдызлар»ның күбесе бер күзәнәклеләр кебек, исем белән генә йөртеләләр: Иркә, Чәчкә, Таңсылу, Гөлсылу, Асылъяр, Мәликә, Мәрьям һәм башкалар. Саный китсәң, кул, аяк бармакларың җитмәс. Көн тудымы, бер «йолдыз» атылып кына тора. Галия дә шуларның берсе булды, ахрысы. Иҗади мохиттә, редакциядә эшләвемне белеп алгач, миңа сагыз кебек ябышты. – Әйдә, сезнең районда концертлар оештырыйк әле. Булыш, кире какма! Егет башың белән каршы килеп торма! Кирәкле кешеләр белән таныштырырсың. Бәлкем, «глава»га ук кереп булыр, ә? Алла насыйп итсә, Теләчене аякка бастырачакбыз. Мин концертлар оештыру өстенә җырлар да язам әле. Радиодан җырларымны тыңлаганың бармы? Аларны Зәйнәп белән Зөфәр, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев кебек танылган артистлар җырлый.
– Юк, беренче тапкыр ишетәм. Үзеңне дә бер тапкыр да күргәнем юк. Гафу...
– Районыгыз турында берәр «зажигательный» җыр язып бирсәм, таный башларсың.
Яңа танышымның үз туксаны туксан:
– Мин килсәм, ярдәм итәрсең. Егет кеше ярдәмчел булырга, таныш-белешенә булышырга тиеш. Кая кесә телефоныңның номерын язып бир әле...
– Мәгънәсен күрмим, концертыгызга барыбер килмәячәкләр. Җәй көне печән чапмыйча, җиләк җыймыйча, төзелеш алып бармыйча кем концертка йөрсен ди.
– Ярар, көз килербез. Ярдәм итәрсең бит... Телефоныңны гына язып алыйм да...
Бирдем инде. Тәкатьсезлегенә түзеп торып булмады. Аннары, хатын-кызга каршы килү гөнаһ булыр... Ничек кирәк, шулай котылдым мин аннан. Ике атна узгач, шалтырата бу. «Хәлең ничек? Килимме? Кирәкле кешеләр белән очраштырырсыңмы?» кебек сораулар белән күмеп ташлады. Монда үз эшем кырык җирдә кырылып ята, шуның өстенә җәһәннәм читеннән нибары бер күреп калган, әмма җанга урман бетедәй кадалган Галия шалтыратып ята.
– Юк, бер айга Казанга, хастаханәгә ятарга барасым бар. Килә күрмә, Теләчедә булмаячакмын, – дип ялганладым.
– Ярар алайса, кайткач шалтыратырмын. Синнән өметемне өзмим. Кире какма, билетлар сатышырга да булышырсың бит, – ди бу.
– Вәгъдә бирә алмыйм.
Ике атнадан соң тагын шалтыратты.
– Хастаханәдән кайтмадым әле. Аннан кайткач, чираттагы ялга – диңгез буена китәм, – дип шыттырдым. Әллә сүзләремә ышанды әллә үзе туйды, бүтән шалтыратмады «йолдызыбыз».
Әлеге очрашу-сөйләшүне искә алуым тикмәгә генә түгел, кышкы сезонда Теләчегә концертлар белән килүче кала артистлары да үзләренең танышларын шулай гаҗиз итәләрме икән? Шулай булса, Алла ярдәм бирсен үзләренә. Чөнки әле берсе, әле икенчесе Теләчедәге танышын ияртеп оешма-предприятиеләрдә йөрде. Тегеләре исә ихтыярый-мәҗбүри диярлек хезмәттәшләрен, райондашларын билет алырга күндерде. Без бәләкәй чакларда кибеттәге үтмәс товарларны үтемлесенә кушып, мәсәлән, бозыла башлаган килька балыгын, һинд чәенә кушып саталар иде. Кайберәүләр үзләренең үтмәслеген аңлап, шундук «саламга ябышалар», билет сатканда танышларына таяналар. Нигә үзеңне халыкка көчләп тагарга? Бәлкем, башка төр эшчәнлеккә, юнәлешкә күчәргә кирәктер?!
Арада тулы зал җыючылар да бар анысы. Мәсәлән, «үтмәс товарлар» исәбенә Салават, Айдар, Зөфәр-Зәйнәпләр керми. Яшьләрдән Зиннурның, Гүзәл Әхмәтованың концертларына теләчеләр бик теләп килде. Соңгысының үзенә тартып торучы сөйкемле сөяге бар. Җырлары да мәгънә ягыннан башкаларныкына караганда күпкә өстен. Теләчедә бернинди таныш-белеше, туган-тумачасы булмаган Гүзәлнең ел саен тулы зал белән концерт куеп китүе күпләрнең борынына чиертерлек. Кайберәүләр кебек административ ресурсларны да эшкә җигәргә ашыкмый ул. Әйткәнемчә, бериш җырчыларның концертларына «ихтыярый-мәҗбүри» барабыз. «Күршеләр бит, ун гына билет алыгыз инде» яки «Зинһар, этеп екмагыз, егерме билет сезнең оешма өчен малмыни?! Барыгыз да исән-саулар, эшләп торасыз. Аннары, төркемдәшләремнең дә гаиләсен туендырасылары бар ич!» – дип ялынып, ялварып йөрүче артистлар барыбызның да күз алдында. Бармак төртеп күрсәтәсе юк.
Чыннан да, күбәйделәр сәхнә тирәсендә буталучылар. Хәзер аларны клубка бармыйча да, яткан килеш кенә дә карап, тыңлап була. Телевизорны ачсаң да, радионы борсаң да шулар. Розеткага үтүк тыксаң, аннан да җыр ишетелер кебек. Элек артист дигәннәре ун-унбиш кенә иде. Алары да халык зарыгып көтеп ала торган чын халык артистлары булды. Ә бүген сәхнәне тозсыз сүз, көйсез җыр басты. Беркөнне юмор һәм сатира күрсәтәбез дип, антисәнгать белән шөгыльләнүче театр җитәкчесе болай ди:
– Концерт-театрга халык йөрми, диләр. Нишләп йөрмәсен?! Безне карарга киләләр ич! Өченче ел утыз тамашачы килде, былтыр җитмеш иде, быел туксан булды. Алла боерса, киләсе елда йөз егерме булачак.
Россия буйлап тамаша күрсәтеп, сөйләп йөрүче (ни аяныч, тамашаның күпчелеге билдән түбән юмор белән сугарылган) театр җитәкчесеннән әлегедәй фикерләрен ишетү бик авыр булды. Кем әйтмешли, килеп терәлдек, җәмәгать. Кая ул югары зәвык, халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып килгән күркәм әдәп-әхлак традицияләре?! Ә үзебез көн тудымы, зәвык турында гәп куерткан булабыз.
Күптән түгел генә районыбызда республика күләм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең район туры булып узды. Сүз дә юк: искиткеч шәп проект! Әмма... Концерттан соң, гардероб янәшәсендә танышым Рафыйк агай белән сөйләшеп тордык.
– Барысы да күз явын алырлык: киемнәре дә, җыр-биюләре дә. Ике көн буе карадым үзләрен. Җыр-биюдән башканы белми торган булып үсә бит алар. Әлеге буын ачка үләчәк. Гел чит илдән кергәнне генә ашап ятып булмый. Илебездә нефть, газ һәм башка казылма байлыкларның күләме чиксез түгел лә! – дип башкалар тел шартлаткан проектны сүгеп ташламасынмы?! Аның белән дә килешми булмый. Сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган, ачлыкны-ялангачлыкны, ятимлекне күргән өлкән буынның тәҗрибәсе зур, талканы коры.
– Кытайларга эшләячәк буын үсеп килә, агай.
– Әйтәм аны, «Колхоз базары»нда Кытай сарымсагы саталар. Бездә сарымсак, суган да үстермиләрме икәнни? Әүвәл Голландия белән Польшадан китерелгән сарымсак сатсалар, хәзер бөтен җирдә Кытайныкын саталар, алайса, бездә товарлары үткәнгә, анда тормыш арзандыр инде.
«Ә» дип тә, «җә» дип тә әйтә алмадым агаема. Чөнки дөрес әйтә: без берсен берсе кабатлаучы «шаккатыргыч» проектлар булдырып, ялынып, ялварып йөрүче «ихтыярый-мәҗбүри» концертка чакыручы «йолдызлар» үрчетеп ятабыз лабаса.
Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ |
Иң күп укылган
|