|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2019 Мәгариф
Мәктәп директорлары эшеннән китүне министр Рафис Борһанов болай дип аңлатаЯр Чаллыда өч мәктәп директоры вазифасыннан китүе Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә бәйле түгел. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистларга Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте. Матбугат чараларында Яр Чаллыда БДИ нәтиҗәләре түбән булган берничә мәктәп директоры белән контракт озайтылмаячак дигән мәгълүмат чыккан иде. Чынлыкта исә, БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре килешүне өзүгә сәбәп түгел. Эшлекле дүшәмбедә Чаллы мэры Мәһдиевнең сүзләрен дөрес җиткермәгәннәр.
“Кичә Чаллыда җитәкчелек белән сөйләшү булды. Чаллы мэры Наил Мәһдиев сүзләрендә башка мәгънә яткан. Өч директор буенча контрактлар өзелгән. 1нче мәктәп директоры авыру әнисен карыйсы булганга гариза язган. 23нче мәктәп директоры Казанга күченә. 38нче мәктәп директоры сәламәтлек торышы буенча гариза язган, бер ел инде больничныйда булган”, - диде Рафис Борһанов.
Министр Бердәм дәүләт имтиханының эчке эш өчен корал булуын искәртте. “Районнарны районнар, мәктәпләрне мәктәпләр белән чагыштырырга җыенмыйбыз. Без чагыштырып, кирәкмәгән узыш, имтиханнарда киеренкелек кенә тудырачакбыз. Без чагыштыруга каршы, ләкин һәр мәктәп үз күрсәткечләре буенча эшләргә, нидә артта калганын белергә, аңларга тиеш”, - диде Борһанов.
--- |
Иң күп укылган
|