|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2019 Фаҗига
Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклаша: зур авариядә алты кеше үлгән һәм җидесе зыян күргәнБашкортстанда Татарстан автобусы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше һәлак булган һәм җидесе зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Башкортстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итте. "Башлангыч мәгълүматлар буенча автобуста 39 пассажир һәм машина йөртүче булган. Хәзерге вакытта алты һәлак булган кеше турында мәгълүмат бар. Тагын җиде кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, шуларның икесе бала", – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Авария урынында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция эшли.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagramында Башкортстанда Татарстан автобусы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашуын белдерде, дип яза агентлык.
Башкортстан республикасының Архангельск районында кичә кич Татарстан автобусы ауган. Анда 39 пассажир булган. Авариядә аларның алтысы һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә озатылган.
"Юл фаҗигасе кешеләрнең гомерен өзде. Зыян күрүчеләр бар, алар арасында балалар да бар. Аларга тизрәк терелүләрен телим! Һәлак булучыларның гаиләләренә һәм якыннарына тирән кайгыларын уртаклашам. Юлларыгыз имин булсын, якыннарыгызны саклагыз!" - дип язган Рөстәм Миңнеханов.
--- |
Иң күп укылган
|