поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.07.2019 Язмыш

“Әби булсан, оендә утыр!”

Хатыны, кадерле Нәфисәсе авырып үлгәч, Азнакай районы, Яңа Юл бистәсендә яшәүче абыем ялгыз калды. Торуы гына ялгыз, ә кайтып-килеп хәлен белешеп йө­рергә балалары, без — туганнары бар, шөкер. Нәфисә­безгә рәхмәт, урыны җәннәттә булсын: абыема иге­лекле, кайгыртучан балалар тәрбияләп калдырган.

Беркөнне шул абыемның хәлен белим, тәмле ризыклар илтим дип, автобус тукталы­шына чыккач, сөйкемле генә ике татар карчыгы белән таныштым, алар да автобус көтә иде. Сөйләшеп киттек. 89 яшь­­лек, әмма шак­тый яшь кү­ренүчесе киленебез Нәфи­сәне белгән, аны яңа хезмәтенә өйрәткән, соңгы юлга озатканда да катнашкан булып чыкты. Абыйны да белә икән. җылы гына гәпләшеп алдык.
 
— И-и, йөргән булам инде, уңышы үземә түгел шул, — дип куйды өченче юлчыбыз. — Әле улым — күз нурым исән чакта бик тимиләр иде...
 
— Улыңа ни булды соң? — дип сорадык без.
 
— Спортчы иде. Сырхауханәгә керде. “Әни, әллә моннан алып чыгасызмы? Шу­шын­да үләрмен кебек”, — диде балакаем. “Син яшә, яшә яме, әни”, — диде. Ул больницага кереп ятканчы килен ниндидер документларга кул куйдырып йөрде. әллә алар икәү белделәрме үлем киләсен, миңа гына әйтмәделәрме — аңламый да калдым, улым үлде дә китте. Шулкадәр ярдәмчел, әни дип өзелеп торучы улым иде... Бер шө­гыль, иш янына куш булсын дип бакчага йөрим инде менә. әйбер күп утыртмыйм, барыбер караклар урлап бетерә. әле йә татарча, йә русча язу да калдыралар. “Бабушка, крепко трудись, осенний урожай — нам”, “әби, тырышып эшлә, безгә яшелчә кирәк”, — дип язалар...
 
Юлдашлар белән яшь кешеләрнең дә төрле чир­ләр­дән кырылуы, кыйм­мәт бәяләр, күбесенчә халыктан акча җы­юны күздә тоткан яңа законнар, яшьләрнең ипотека түләп азапланулары, балалар бакчасына түләү­ләрнең кыйммәтлеге турында сөйләш­тек, элек авыр булса да яшәү кү­ңелле, халык бердәм иде, кирәк әйберне сорап, райкомга булса да бара ала идек диештек.
 
Ниһаять, автобусыбыз килде. Бакчага баручы әби иң алга утырып, үзалдына сөйләнгәндәй: “Нигә автобус расписаниедә язылганча йөрми икән, сәгатьтән артык көттек бит инде”, — дигән иде, бер ханым, шул сүзне генә көтеп торган диярсең, туптан аткандай, акырырга тотынды: “әби булсаң, артыңны басып өеңдә генә утыр! Монда шоферны өйрәткән буласың! өеңдә юылмаган савыт-сабаң өелеп ятадыр, газ плитәң катып беткәндер әле! җыеп-юып өеңдә генә ятмыйча...” Тагын әллә ниләр әйтеп бетерде. әби берни эндәшмичә күзләрен бер ноктага төбәде. Көчле өргән этне туктатып булмаган кебек, беребез дә аны яклап бер сүз кыстыра алмадык. Тукталышына килеп җитеп, әби төшеп калгач та сөйләнеп калды әле ул хатын.
 
89 яшьлек әби белән аптырашып калдык, кү­ңелсез булып китте. Аннан кабат мәр­хү­мә киленебез, абыем турында сөйләшә башладык. Сүзгә мавыгып, төшәр вакытым җиткәнен абайламый калганмын, ишек төбендә төшәргә әзерләнгән кеше булмагач, автобус тукталыштан узып кына китте. “Ай, Аллам, төшәсе иде бит миңа”, — дип сикереп тордым. Теге әбине эт итеп сүккән хатын инде миңа ябырылды: “Артың күтәрә алмыйча җәелеп утырасың...” Бик “матур” сүзләрне чәчте генә инде. “Гаеп миндә, үзем торып җитешә алмадым шул”, — мин әйтәм. Ул “туптан сиптерүен” белде. Кондуктор да түгел үзе, шоферның танышы булып, утырып кына йөрүчеме, әллә безнең кебек пассажир идеме — белмим, әмма аның яман теле... Бу дөньяның кеме юк дип, башымны гына чайкап, төшеп калдым.
 
Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.07.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»