• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 04 Апрель Руфия Рәхмәтуллина
  • 05 Апрель Шамил Исхаков (1924-2011)
  • 05 Апрель Равил Шәрәфиев
  • 05 Апрель Гайнан Мөхәммәтҗанов (1940-2003)
  • 05 Апрель Ирек Мортазин
  • 05 Апрель Рамазан Байтимеров (1923-1989)
  • 05 Апрель Рәнис Габбазов
  • 05 Апрель Рөстәм Сәрвәров
  • 05 Апрель Миләүшә Айтуганова
  • 05 Апрель Илфак Шиһапов (1968-2017)
  • Казанның Г.Кайбицкая урамында барлык уңайлыклары булган 1бүлмәле фатир арендага бирелә. 12мең+КУ.т.89196307461.
  • Ике булмэле фатирга бергэ яшэргэ бер кыз эзлим. Ибрагимова урамында. 4500 сум. Хужа. +79179361290 (ватсап)
  • Ф.Әмирхан урамында 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 13 мең сум. Телефон 89872974229
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар

 

 
Архив
 

               

11.07.2019 Бәйге

Тамырдан яңартылган "Белем җәүһәрләре" X Дөньякүләм бәйгесе саллы бүләкләр вәгъдә итә

Татар интернеты кулланучылары һәм татар интернетын булдыручылар өчен "Белем җәүһәрләре" X Дөньякүләм файдалы интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә.

Юбилее уңаеннан, бәйгенең номинацияләре быел тамырдан үзгәртелде һәм бәйге тагын да киңрәк колач алды. Юбилей бәйгесендә 250 дән артык татнетчы катнашыр, аның җиңүчеләре рәтенә керү өчен нык тырышырга кирәк булыр һәм җиңүчеләргә быел саллы бүләкләр тапшырылыр дип көтелә.
 
"Белем җәүһәрләре" бәйгесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте, "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте, "Аксу" компаниясе, Википедия, ВКонтакте социаль челтәре һәм күп кенә башка иганәчеләр ярдәме белән берлектә оештырылып үткәрелә. Быел аның оештыручылары рәтенә әле тагын оешмалар кушылыр, дип көтелә.
 
Катнашучыларга килгәндә, быел бәйгедә түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга мөмкин:
 
"Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә мәгариф, фән, тәрбия темаларына багышлап төзелгән интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
"Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә гаилә, милли тәрбия, әхлак, сәламәт яшәү рәвешенә багышанган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
"Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, туризмга һәм Татарстан Республикасы табигатенә багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
"Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә сәясәткә, эшмәкәрлеккә, икътисадка багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
"Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклаучы татар оешмалары/берләшмәләр/шәхесләр булдырган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
".tatar доменында өлкәсендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә .tatar доменында урнаштырылган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
"Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче". Әлеге номинациядә Википедиянең татарча бүлеге үсешенә өлеш кертүчеләр катнаша алалар.
"ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)". Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә кулланучылары/язылучылары саны 5000 кешедән ким булмаган файдалы һәм популяр татарча төркемнәрнең авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
"Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты". Әлеге номинациядә Инстаграмда язылучылары саны 10000 кулланучыдан ким булмаган файдалы һәм популяр татарча аккунтларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
"Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта". Әлеге номинациядә татар телендә эшләнгән яисә татар теленә өйрәтә торган файдалы һәм популяр мобиль кушымталарның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
 
Бәйгедә катнашу һәм җиңеп чыгу өчен өчен интернет-проект (сайт, ВК төркеме, Инстаграмдагы аккаунт) тулы куәтендә татар телендә эшләргә, кулланучылар өчен файдалы булырга һәм мөмкин кадәр кулланучыларда популярлык яуларга тиеш. Нәтиҗәләр халык фикере һәм экспертлар бәясе нигезендә сентябрь аеның ахыргы атнасында ясалачак. Гаризаларны 22 нче сентябрьгә кадәр тапшырырга була.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.07.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik