|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2019 Криминал
Татарстанда ир-ат сабыен ялгыш үтерүен табиблардан һәм хатыныннан яшергәнӘлмәтлене яңа туган баласының үлеме өчен хөкем итәчәкләр. Ике айдан соң кыз бала аңына килә алмыйча хастаханәдә үлә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның март аенда 36 яшьлек ир яңа туган кызын диванга төшереп җибәрә һәм кыз башы белән диванның каты өлешенә бәрелә. Баланы аңсыз хәлдә эчке баш сөяге җәрәхәте белән хастаханәгә салалар.
Әти кеше бу хәлнең ничек килеп чыгуын табиблардан һәм хатыныннан яшергән. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгән.
Саксызлык аркасындагы кеше үлеменә китерү турындагы җинаять эше судка тапшырыла.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|