|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2019 Әдәбият
"Фәйзуллин йөзүләре" быел Карабашта булачак (ПРОГРАММА)"Фәйзуллин йөзүләре" дип аталган әдәбият, спорт һәм сәнгать бәйрәме халык теленә күптән кергән. Бүген ул яңа төсмер алып, зур мәдәни чарага әйләнеп бара. Үткән ел Арчада "Фәйзуллин йөзүләре"нең 40 еллыгы узды. Быел Бөгелмә һәм Әлмәт аксакаллар шурасы җитәкчеләре тәкъдиме белән әлеге ике шәһәр чигендә урнашкан Карабаш "диңгезендә" үткәрергә ниятлиләр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 19-20 июль көннәренә тәгаенләнгән чарага эләгергә теләүчелә өчен яшь чикләүләре юк: кечкенә балалардан алып, сиксәннән узган өлкәннәргә кадәр - йөзә белгән һәркем катнаша ала. Быелгы бәйрәмнең программасы шактый бай һәм кызыклы. Йөзүләдән тыш, халык шагыйрьләре катнашында шигырь бәйгесе, танылган сәнгать осталары чыгышы, экскусия-очрашулар, хәтта парапланерда очышлар да планлаштырыла. Ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр һәм призлар тапшыралачак. Шулай ук укыгыз: Арчада үткән 40нчы юбилей «Фәйзуллин йөзүләре»ннән ФОТОрепортаж
--- |
Иң күп укылган
|