поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.05.2010 Җәмгыять

ЧУКМАР-ТУКМАР ТАРИХЫ

Үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең килсә, күршеңнән сора, диләрме әле?! Гаделлек “торгызу” максаты белән чыгып киткән җирдән, кемнең кем икәнлеген күреп, ишетеп, аптырап кайттым. Анда җир дә бүләләр, төрле сәер ысуллар ярдәмендә мөнәсәбәтләр дә ачыклана, еллар буена җыелып килгән ачу да тышка чыга... Алдан ук әйтим әле: монда чишелеш юк! Һәрхәлдә, минем өчен. Крылов мәсәлендәге аккош, чуртан һәм кысла кебек, һәркайсы арбаны үз ягына каера. Һәркемнең үз дөресе – дөрес! Кайсы күршенең тарихы чынбарлыкка күбрәк туры килгәнен ачыклыйсыгыз килсә, язмамны ахырына кадәр укымый булдыра алмассыз, мөгаен.

«Бу хатны язарга этәргән сәбәп күптән, бик күптәннән килә инде. Дөреслек эзләп йөдәгәч, “Безнең гәҗит”кә язып карарга булдым.

 

Әйе, хәзер кирәгебез калмады. Сугыш чорында ниләр генә күрмәдек. Шахтада прицепщица булып эшләгәндә, аягым ике рельс арасына кысылды. Аннан группага чыгып, Арчага кайттым. “Меховщик”та 12 ел эшләп, ике балам белән гомуми баракта бер бүлмә алдым. Ул вакытта безнең барак тирәсендә бер йорт та юк иде.

 

Бергә яшәргә урнашкан кешеләрдән барысы да үлеп бетте инде. Икенче партия кешеләр керттеләр, ә мин шушы баракта 40 ел торам. Дүрт фатирлы барактан беренчесен миңа бирделәр.

 

Ике ел чамасы узгач, безнең барак тирәсендә, йорт салу өчен, җир бирә башладылар. Урамнан әйләнеп кергәндә минем фатир иң түрдә калды, ә өй кырыена ук терәп, Анна Әхмәтгалиева йорт салып куйды. Салуын салды, әмма ике тәрәзәсе минем ишегалдына карый торган булды. Мин моның белән йорт салынганда ук риза булмадым. Кеше баскыч төбе икәнен алар күреп тора. Шунда каратып эшләргә тиеш түгелләр иде. Кеше үз баскыч төбендә, үз ишегалдында нишләмәс. Аптырагач, биек итеп койма тоттым. Ләкин Анна күршем, мин тоткан биек койманы сүтеп, сетка тотып куйды. Шуның өстенә бер төп чиямне кисеп, чабып атты.

 

Озак та үтмәде, шәһәр Советына чакырып, документ килде. Анда барсам, комиссия җыйганнар. Мине бер ханым чакырып кертте. Чакыруның сәбәбе – Анна Әхмәтгалиева минем өстән шикаять язган. Имеш, аның бакчасына су түгәм икән. Андый эш эшләү түгел, уема да китереп карамадым. Шуларны гына аңлатырга тотынган идем, Мәгариф бүлегеннән килгән вәкил: “Мин сезнең опекунлыктагы улыгызны алып, тиешле урынга “сдавать” иттертәм”, - дип әйтте. Янәсе, ишегалдына сулар сибеп йөргәч, мин бала тәрбияли алмыйм икән. Инде хәзер бала белән булыша башладылар.

 

Шушымы инде дөреслек, әйтегез әле, хөрмәтле редакция? Безнең кирәгебез хәзер шулкадәр генә микәнни? 75 ел эш стажым бар, биш медальгә лаек тыл ветераны мин. Яшәгән кадәр яшәмәм, миңа аз гына игътибар да җитә. Оныгымны кеше дә итсәм... Калдырсыннар мине тынычлыкта, капласыннар шул ике тәрәзәне. Мин карт кеше – төрле чагым була. Бәдрәфкә барып җитә алмаган көннәрем. Бик оялам. Аннары шул хакта район үзәгеннән ишетеп кайтам. Анна минем кайда, нәрсә эшләгәнемне карап, көлеп, гайбәтемне сата.

 

Хөрмәтле редакция, сез миңа гаделлек торгызырга булышырсыз дип ышанам! Сездән җавап көтәм.

 

Тәскирә ФӘХРЕТДИНОВА.

Арча шәһәре».

 

 

“Тәрәзәмә б... ата!”

 

Хатта әйтелгән барак мине йозаклы дүрт ишеге белән каршы алды. Ник бер кеше өйдә булсын. Караштыра торгач, күршеләрне талаштырган читәнне дә, ишегалдына карап торучы ике тәрәзәне дә абайлап алдым. Әһә, мин әйтәм, Анна Әхмәтгалиеваның йорты шул булырга тиеш.

 

Ишекне йорт хуҗасының кызы Эльмира ачты. Каян килгәнемне белгәч:

 

– Тәскирә апа сезгә дә барып җиткән икән, – диде ул тыныч кына елмаеп. Әйтерсең монда ул чакырган кунакларны гына көтеп торалар. – Әйдәгез, бакча ягына чыгыйк, үзегез барысын да аңларсыз.

 

Ике як бакчаны аерып корылган читән Анна Әхмәтгалиевалар бакчасы ягыннан шифрлар белән капланган. Тәрәзәнең аскы ягына да шифр тезеп куйганнар.

 

 Читәнне Тәскирә апа сораганга күрә шифр белән каплап куйгансыздыр инде...

 

Саклану чарасы ул. Тәскирә апа тәрәзәбезгә б.., сидеген түккәч капладык инде. Кар булганда килсәгез, күргән булыр идегез. Хәзер барысы да җиргә сеңде.

 

Үзем вакыйганың шаһите булмагач, дөресен сөйлидерме Эльмира, юктырмы, белмим. Бердәнбер дәлил: биредәге начар ис.

 

 Аның коймасын нигә сүттегез соң?

 

 Иске иде ул. Авып-түнеп ятты. Без бу койманы рөхсәт алып, закон буенча тоттык. Кирәк дисәгез, документларын да күрсәтә алам. Аның коймасы теркәлмәгән иде. Бу койманы да ул кыш көне безнең тәрәзәне каплап, кар өеп куйганга гына тоттык.

 

 Бәлки, алдан аның белән киңәшләшергә кирәк булгандыр. Күршегез булу өстенә, өлкән яшьтәге кеше дә бит. Үз ниятегез белән таныштырган булсагыз, мәсьәлә башкача, җәнҗалсыз чишелгән булыр иде...

 

 Аның белән сөйләшү файдасыз. Ул бернидән дә канәгать түгел. Хәтта үз кызыннан да. Аны ана булу хокукыннан мәхрүм итеп, баласын үзенә алды.

 

Бервакыт яшергән акчасын таба алмыйча, кызы өстеннән милициягә шикаять язган. Милиция табып бирде.

 

Минем керосинкам бар дип, барактагы гомуми ут чыбыгын да кисеп ташлады инде ул. Кешегә начарлык эшләү өчен, үзе дә утсыз калды хәтта... Миңа ышанмасагыз, башка күршеләргә дә кереп сорагыз. Аның кем икәнен сөйләрләр.

 

Эльмирадан рөхсәт сорап, өйгә кердем. Тәрәзәдән күршесе ишегалдына күз саласым килде. Ничек кенә үрелсәм дә, шифрдан ары берни дә күренмәде миңа. Димәк, проблема хәл ителде. Шифрлар анда торганда Тәскирә апаның ишегалдына чит-ят күз сала алмас.

 

Анна апа Әхмәтгалиева исә күз яшьләрен тыя алмады.

 

 Аның өчен үзем оялам, сеңлем. Менә шундый хикмәтләр бездә. Тәскирә белән судлашып йөри алмыйм инде. Шуның исемен әйтә башлауга, авызым кибә башлый, шикәр чире кузгаламы шунда,  диде ул.

 

“Оятын кая куеп бетерербез инде болай да”, – дип, фотога төшүдән дә баш тартты.

 

Куркыныч күрше

 

Килгән-килгән, икенче як күршенең дә фикерен сорашырга булдым.

 

 Мәдхия апа Камалиева да Тәскирә апаны яклап, бер сүз дә әйтмәде.

 

 Әкәмәт ул. Туйдык без аннан. Тирә-якны дер селкетеп тора инде, сеңлем. Бакчама шешәләр ташлыйлар. Узган ел язда бер чиләк җыеп ташладым. “Венера, анда чүплек түгел бит, ник ташлыйсыз бакчама?” – дигән идем кызына: “Әй, кем белгән инде кем ташлаганын”,  дип кенә җавап бирде. Урам ягыннан ташлап булмый, ә киртәнең теге ягында алар гына. Миңа кеше кергәне юк, бер укучы малай гына тора. Үзем эчмим. Алар ташламыйча, кем ташласын инде.

 

Мәдхия апа мине үз бакчасына алып чыкты.

 

 Менә, ышанмасаң кара,  дип, карлыган төбеннән тагын бер аракы шешәсе өстерәп чыгарды ул. Чыгарды да, читәннең теге ягына илтеп куйды. – Гел алар чүбен җыеп туйган, сеңлем. Сөйләсәң дә оят инде, сөйләмәсәң, болай яшәп тә булмый. Аналы-кызлы тыныша алмый. Бер-берсенә теләсә ни әйтә, талаша, кычкырышмыйча яши алмыйлар. Әнисе кызын наркоман дип урам буйлап кычкырып йөри. Сеңлем, җаным, инде прокурорга язып бирдек, милициягә, шәһәр Советына... яздык. Беркем берни эшли алмый шуны.

 

Урамнан барганда да мыскыл итеп кала. Бөтен күршеләр кул куеп: “Дураклар йортына ”җибәрегез”,  дип тә язып карадык. Без берәр оешмага барып шикаять итсәк – беркем килми, ул барса – бөтенесе куркып тора. Әле ул сездән дә зарланыр, җитәкчегез якласа, аннан да зуррак кешегә барыр. Шундый ул.

 

Юлның теге ягындагы Надия апаңа кер, ышанмасаң. Ул күрше дә түгел үзе, ләкин аның белән дә уртак тел таба алганы юк...

 

Өлкән участковый Ринат Сафин бу хәлләр хакында хәбәрдар булмый калмас дип, аның белән дә сөйләшеп алдым.

 

 Тәскирә апамы? Беләбез без аны. Аның бармаган инстанциясе калмады инде. Кремльгә кадәр җитәм дигән иде, анда да барып җиткән. Казаннан да килде язулар. Хәзер менә сез. Үзе шундый конфликтлы кеше инде ул, аңлагыз. Әхмәтгалиеваларның коймалары законлы икәнен беләм. Бу очракта ул хаксыз булып чыга. Опекунлыкка алган улы Стас менә бер атна инде мәктәпкә йөрми икән...

 

Тагын бер “хак сүз”

 

Тәскирә апага әйләнеп килгәндә ул кайткан иде инде.

 

 Опекунлыкка алынган улым белән район мәгариф бүлегенә бардык. Мәктәпкә барырга курка, кыерсыталар, ди. Сыйныфларында бердәнбер рус фамилияле малай булганга, шулай микән әллә?! Гульцев Станислав бит. Опекунга алган улым – минем оныгым, кызымның баласы. Сәнгать мәктәбендә укый, тынлы оркестрда уйный. Укытучылар зарланмый, сәләтле бала диләр.

 

 Тәскирә апа, мин Анна апаның өенә кереп, тәрәзәдән карадым. Аннан сезнең ишегалды күренми, тынычлап яши аласыз.

 

 Ничек шулай булсын инде. Тәрәзәсе миңа күренә бит, димәк, мин дә аларга күренәм.

 

 Әйдәгез, бергәләшеп аларга кереп, тәрәзәдән карап чыгабыз.

 

 Юк-юк! Мин койманы 3-4 ел элек биек итеп, тәрәзәсе күренми торган итеп тоткан идем. Аумасын өчен, бер багананы бетон белән катырып куйдым. Алар яңа читән корганда, минем җиргә керделәр. Теге багана алар ягында утырып калды.

 

Тәскирә апаның баганасы, чыннан да, Анна Әхмәтгалиевалар ягында утырып калган. Эльмира болай дип аңлатты: “Аның гаражы безнең территориягә кергән, күчереп салып булмый бит инде. Шуның исәбенә бу якка чыктык бераз. Барысы да законлы”.

 

 Комиссия мазар килсә, Казаннан килсәләр дип әйтеп, коймаларны да җыймадым. Ватмасын иде, ник ваткан. Мин дә бит койманы бер дә юктан тотмадым. Ул үз тәрәзәсеннән мине күзәтеп, базарда гайбәтемне чәчә башлагач, шәһәр Советының элеккеге рәисе Иксан Нургалиевич Вәлиевка ризасызлыгымны белдердем. Рәхмәт, килеп карады һәм бер карарга килеп, биек койма тотарга ризалык бирде. Шулай эшләдем дә. Алар коймамны сүтеп сетка куйгач, шәһәрнең хәзерге рәисе Илдус Котдус улы Әһлиевка мөрәҗәгать иттем. Ул килде, карады. “Анна Әхмәтгалиева җирне үзләштереп, документ ясаткан. Бар, башта җир документын ясат, аннары сөйләшербез”, – диде. Мин аңа: “Алайса тәрәзәне каплап, койма тотып куйсын”,  дидем. Илдус Котдусович үтенечемә каршы: “Үзең тот”,  диде. Мин бер тоткан идем бит инде. Сөйләшүдән мәгънә чыкмады.

 

Күрсәтте инде алар. Сетканы тиште дип, милиция дә алып килделәр. 82 яшемдә шушы кулларым белән шундый сетканы ничек тишә алыйм, ди, мин?!

 

Бу арада Казанга министрлыкка барырмын дип йөри идем. Малайның үзен генә өйдә калдыра алмыйм.

 

Мәдхия апа белән нинди конфликт сезнең?

 

 Мәдхияләр дә миннән сорап тормыйча җиремә кереп сетка тотты.

 

Тәскирә апа мунча артына чыгып, шул сетканы күрсәткәндә җирдә яткан аракы шешәсен абайлап алды.

 

 Менә, күрдеңме, ничек мыскыл итәләр. Аннары Тәскирә әшәке  диде дә шешәне икенче якка тондырды.  Алар сетка тотып гөлҗимеш утыртып куйды, агач киссәм кулым корыр дип кисмәдем, бер сүз әйтми түздем. Хәзер шуңа күрә җирсез калып барам.

 

 Юл аша яшәүче Надия апа нинди начарлык эшләде?

 

 Стас хәзер 14нче яше белән бара. 5 яшьлек вакытта күрше малае белән уйнап, Надияләр ишегалдына кергәннәр. Йозакта эленеп торган ачкычлар бәйләмен уйнарга алып чыгып киткәннәр. Икенче көнне Надия миңа: “Карак, бир ачкычларны”,  дип кычкырды. Ә мин ул чакта нинди ачкычлар икәнен дә белми идем. Кичкә генә табылды ул. Бирдем аннары. Шуны оныта алмыйлар.

 

Йә, кем хаклы инде монда? Тәңкәнең ике ягы да матур ялтырый. Тәскирә апаны да жәллим. Әхмәтгалиеваларны да аңларга мөмкин. Күршенең ишегалды күренмәсен дип, тәрәзәсез-ишексез йорт салып булмый ләбаса. Тынычлыкта каласыгыз килсә, бер генә юл кала бугай, җәмәгать: биек койма тоту. Әле алай да тынычлап яшәп булмаячак, чөнки җир бүленеше конфликты чишелмәгән. Аңлыйм, андый койма өчен акча юк дидегез. Бәлки, Арча хакимиятендә биш-алты метр койма тотарлык кына акча бардыр?! Данлыклы Арчада ике күршене килештереп, шул койманы эшләтердәй берәр эшмәкәр табылмасмыни?! Без аны мактап газетага да язар идек. Тик мин килеп законлы читәнне төртеп егып, законсыз гамәл кылып йөри алмыйм шул инде, гафу итегез...


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 17 | 05.05.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»