|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2019 Мәдәният
Милли музей фестивальгә чакыраТатарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Традицион сугыш сәнгатен үстерү буенча Россия иҗтимагый оешмасы «Казарла» кылыч Федерациясе» «Милли музейда Милли мәдәниятләр» проекты кысаларында «Идел белән Дон арасында...» фестивальгә чакыра. Чара 14 июльдә узачак. Музей ишегалдындагы программа:
12.00 – 12.10 – Тантаналы ачылу
12.00 – 16.00 - – Халык сәнгате һөнәрләре ярминкәсе
12.10 – 16.00 – «Казарла» Идел буе чемпионаты – кылыч ярышлары
16.00 – 16.30 – Җиңүчеләрне бүләкләү
Көн дәвамында музей ишегалдында интерактив мәйданчыклар,
һөнәрчеләр мастер-класслары эшли.
Музей эчендәге программа:
12.20 – 13.00 – «Кылычның салкын ялтыравы» – интерактив лекция фондлардан күрсәтү
13.00 – 15.00 – «Россия – минем Ватаным» – концерт
15.00 – 16.00 – «Зирәк казак серләре» – квест-уен
Көн дәвамында музей эчендә гомуми һәм тематик экскурсияләр үтә, «Татарстан – уртак йортыбыз» балалар мәйданчыгы , «Һөнәрчеләр шәһәре», «Кунак сарае» сувенир кибете эшли.
Көтеп калабыз!
--- |
Иң күп укылган
|