поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.07.2019 Җәмгыять

Илдар Кыямов: Бу өченче китабым була инде

Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов шушы көннәрдә Казаннан бик мәртәбәле кунак каршы алды. Танылган журналист, «Яңа Гасыр» телеканалы редакторы Илдар Кыямов Камышлыда узган Бөтенроссия авыл Сабан туеннан туры Самарага килгән. Мәртәбәле кунак белән “Бердәмлек” хәбәрчесенә дә сөйләшергә насыйп булды.

- Илдар әфәнде, Самарага нинди йомыш белән килеп чыктыгыз?
 
- Чирмешән районының Әмир авылы турында китап язам. Архивлардан алган мәгълүматлар, эзләнүләр мине Самарага китерде.
 
- Илдар әфәнде, сез нәфис сүз остасы да, мәдәни чараларны алып баручы да, җырчы да, журналист та... Бер сүз белән әйтәндә, күпкырлы талант иясе. Тарих белән дә кызыксынасыз икән?
 
- Тарих белән кызыксынуым туган Чирмешән районының Кара Чишмә авылыннан башланды. Әнием бакыйлыкка күчкәндә миңа 27 яшь кенә иде. Аны югалткач: “Бездән соң бу җирдә нәрсә калыр? Тарихыбызны, биредә яшәгән кешеләрне киләчәк буыннар белерме?” – дигән сорау борчый башлады. Бу мәктәптә музей ачу мәшәкатьләре белән йөргән, әйберләр җыйган вакыт иде. Шунда башыма авыл тарихы турында реферат язып, шул музейга куйсак, яхшы булыр иде, дигән фикер килде, һәм мин җиң сызганып бу эшкә алындым. Ә яза башлагач, зурга китте. Һәр авылдашымны, аның нәсел-нәсәбен тарихка кертеп калдырасы килде. Шулай итеп, «Кара Чишмә карьясе» дип аталган беренче тарихи китабым дөнья күрде.
 
- Бу китабыгызга белгечләр югары бәя биргәннәр, дип ишеттек.
 
- Әйе, шактый саллы килеп чыкты. 720 битлек китапта авыл тарихының һәр чоры, анда булган вакыйгалар, кызыклы фактлар урын алды. Авылыбыз муллаларының тулы исемлеген дә эзләп таптым. Кара Чишмә аксакалларының хатирәләре, кушаматлар, җирле атамалар, мәзәкләр, нәсел тамгалары, бәетләр, дини тормыш мизгелләре һәм башкалар кертелде.

- Әңгәмә башында Әмир авылы турында китап яза башладым дидегез. Димәк бу икенче китабыгыз?
 
- Бу өченче китабым була инде. Әле «Кара Чишмә карьясе»нә кадәр авылдашым, гармунчы Рифкать Гомәров турында китап бастырып чыгарган идем.
 
Ә Әмир авылы турында китабымны язуга узган елның октябрендә керештем. Авылның ике эшлекле егете, Сургутта яшәүче агалы-энеле Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар Чирмешәндә әниләре истәлегенә зур мәчет салдырдылар. Гаиләм белән ул мәчетне ачуда катнаштык та, хисләнеп китеп, бүләккә Әмир авылы тарихын язып бирергә булдык. Төбәкче буларак, бу эш миңа калды, ә тормыш иптәшем Мөршидә белән улым Идел (икесе дә журналистлар) кирәк материалларны эзләп табарга, тәртипкә салырга ярдәм итәләр.
 
Мәгълүмат эзләп кайларда гына булмадым мин! Казан, Уфа архивларын өйрәндем, менә хәзер Самарага килеп чыктым.
 
- Чирмешән районының Әмир авылы турында мәгълүматлар Самара архивына ничек килеп эләкте икән?
 
- Бу бер дә гаҗәп түгел. 1920 елга кадәр, Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешканчы, хәзерге Чирмешән районының шактый өлеше, шул исәптән Әмир авылы да, Самара губернасының Бөгелмә өязенә кергән, - дип җавап бирде бу сорауга Шамил Галимов. - Шуңа күрә Самараның Үзәк дәүләт архивында ул төбәкнең тарихына кагылышлы бик күп һәм эчтәлекле, кыйммәтле документлар саклана.

- Илдар әфәнде, ә Самара өлкәсенең татар авылларында булганыгыз бармы? Безнең яклар ошадымы сезгә?
 
- Авыллар да, Самара да яшеллеккә күмелгән, бик матур урында урнашканнар. Кешеләре дә ачык, аралашучан. 10 ел элек Похвистнево районының Гали авылында узган беренче Бөтенроссия авыл Сабан туенда булган идем. Чирмешән районыннан булуымны белгәч, халык “якташ” дип, мине күтәреп кенә йөртте!
 
Быел менә Камышлыда узган Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашырга насыйп булды. Аңа президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та: “Моның кебек Сабан туе күргәнебез булмады”, - дип югары бәя бирде. Безне, артистларны, алып баручыларны бик яхшы каршы алып, Белем бирү үзәгенең тулай торагына урнаштырдылар, ашау-эчү ягы да бик яхшы иде.
 
“Бердәмлек” газетасын, “Самар татарлары” журналын бүләк иттеләр, аларны рәхәтләнеп, кинәнеп укыдык. “Төбәкләрдә менә шундый милли тормыш булса, татар яши!” - дип куандык. Бу бит җир астыннан бәреп торган чишмә кебек. Чишмә - инешкә, инеш - елгага, ә елга диңгезгә агып төшә. Без дә бердәм булып, тарихыбызны барлап яшәсәк, милләтебез юкка чыкмас, Аллаһы теләсә.
 
 

Әңгәмәдәш - Әминә ШИҺАПОВА
Бердәмлек
№ --- | 05.07.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»