|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2019 Интернет
Казанда "1000000 подписчик" дип исемләнгән тренинг узачак9 июль көнне Казанда "1000000 подписчик» дип исемләнгән тренинг узачак. Чараны «Мәскәү татарлары Штабы» оештыра. Очрашуның максаты: яңа эш башлаучы блогерларга интернет һәм социаль челтәрләрдә эшләү өчен актуаль һәм файдалы мәгълүмат бирү, фишка һәм лайфхаклар белән бүлешү, яңа трендларны барлау, уңышлы PR-проектларны тәкъдим итү. Спикерлар: Рөстәм Фәиз улы Ямалеев – «Мәскәү татарлары Штабы» җитәкчесе (https://tatar-shtab.ru/)
Данил Наил улы Сәфәров – Matbugat.ru сайты җитәкчесе
Рәмзия Радик кызы Шакирова – «M&R GROUP» реклама агентлыгы җитәкчесе
Ирек һәм Эльза Зигантдиновлар – блогерлар
Фәнис Җиһанша - Камал театры актеры
Тренингның төп темалары:
- Интернет һәм социаль челтәрләрне үстерү һәм PR-стратегиясе
- Социаль челтәрләрдә, блог һәм төркемнәрдә нәрсә урнаштырырга?
- Контент-планны ничек төзергә?
- Мәгълүмат агымына уңышлы килеп кереп, ничек бик күп лайк һәм репостлар җыярга?
- Корпоратив блогны ничек алып барырга һәм үстерергә?
- Читтәге мәгълүмати мәйданнарны ничек файдаланырга?
- Контент төрләре һәм алар белән эшләү ысуллары
- Конкрет социаль челтәрләр белән эшләү нечкәлекләре
- Интернет һәм социаль челтәрләрдәге мәгълүмат мониторингы
- Интернетта негатив белән эшләү һәм репутация белән идарә итү
- Интернет һәм социаль челтәрләрдә PR-эш нәтиҗәлелеген ничек үлчәргә?
- Блог һәм социаль челтәрләр өчен текстларны ничек язарга?
- Пиарчы хезмәтендә визуаль рәт: фото һәм видео ярдәмендә ничек үсәргә?
- Блогерлар белән эш
- Контент һәм үсешнең мөһим инструменты буларак видео
Тренингның вакыты һәм урыны:
09 июль 2019 ел. Башлана 15:00.
Казан шәһәре, Татарстан урамы, 20а, "Штаб" резиденциясе.
Тренинга язылу: 8965 589 0890 (Гөлнара Яруллина).
Катнашучылар саны чикләнгән! 16+
--- |
Иң күп укылган
|