поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.07.2019 Мәдәният

Казанда композитор Илгиз Мәҗитовка мемориал такта ачылды (ФОТО)

Бүген Казанда танылган композитор, җырчы, педагог, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Габидулла улы Мәҗитовка истәлек тактасы ачылды. Мемориал такта композитор озак еллар гомер иткән Кече Кызыл урамы 14нче йорт диварына урнаштырылган.

Тантаналы чара композиторның популяр әсәрләренең берсе – Илһам Шакиров язмасында  Илгиз Мәҗитовның  Дамир Гыйсметдинов  сүзләренә язган «Очып кайтам» җыры белән башланды.
 
 
Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәрип улы Шәймиев үз чыгышында Илгиз Мәҗитовның татар музыка сәнгатенә керткән зур өлеше, опера театрында, филармониядә эшләгән елларындагы  бәһасез хезмәтләре хакында искә алды.
 
 
Истәлекле такта ачу тантанасында чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова,  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллинага, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов,Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров күренекле сәнгать  әһелләренең исемнәрен мәңгеләштерүдә мондый чараларның әһәмиятлелеген ассызыкладылар, Илгиз Мәҗитовның шәхесе татар халкы өчен никадәр кадерле булуы хакында сөйләделәр. Илгиз Мәҗитовның хәләл җефете Галина ханым мемориал такта ачуда ярдәм иткән, хезмәте кергән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
 
 
Күренекле композитор истәлегенә такта ачу тантанасы аның Дамир Гыйсметдинов сүзләренә язган, халык арасында зур популярлык казанган «Гомер уза» җыры белән тәмамланды. Җыр  Зилә Сөнгатуллина язмасында яңгырады.
 
Мемориал тактаның авторы – скульптор  Фәнил Вәлиуллин.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»