|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2019 Мәгариф
Мәктәпкә кабул итмәгән өчен 200 мең сум штраф түләтәләрТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына килгән ата-аналарның 1 нче һәм 10 нчы сыйныфларга балаларны теркәү буенча мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә министрлык укучыларны мәктәпкә кабул итү тәртибен аңлатты. Федераль закон нигезендә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алырга тиешле балаларны исәпкә алуны, мәктәпләрне муниципаль районның конкрет территорияләренә беркетүне мәгариф идарәләре (бүлекләре) гамәлгә ашыра.
Мәктәп беркетелгән территориядә яшәүче барлык балаларга да тиешле дәрәҗәдәге төп гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итүне тәэмин итәргә тиеш, дип яза Мәгариф.
Мәктәпкә кабул итүдән законсыз баш тарткан өчен административ хокук бозулар турында РФ Кодексы нигезендә вазифаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга — 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|