|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2019 Әдәбият
![]() Туфан Миннуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары узачак6,7 июль көннәрендә күренекле драматург Туфан Миннуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары узачак. Драматург истәлегенә багышланган семинар 2017 елда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Д.Х.Салихов инициативасы белән гамәгә куелды. Уздыру урыны –Татарстанның Биектау районы Кече Битаман авылы. Бу авылда, Ашыт елгасы буенда Туфан Миңнуллинның гомеренең соңгы елында салдырган кечкенә генә җәйге йорты бар. Быелгы семинар эшендә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән драматурглар, професиональ театр режиссерлары, театр белгечләре катнаша.
· 6 июльдә 10.00 сәгатьтә – семинарның тантаналы ачылышы.
· 11.00 сәгатьтә – түгәрәк өстәл, катнашучыларны тәкъдим итү.
· 11.30. – әсәрләр укуны башлау.
· 18.00 – Ашыт елгасы буенда татар артистлары, язучылар, семинарга килгән кунаклар катнашында мәдәни программа.
· Семинар 7 июль көнне 16 сәгатьтә ябыла.
--- |
Иң күп укылган
|