|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2019 Мәдәният
Гөлсирин Абдуллина: "Гомеремдә дә уйламас идем..."Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале лауреатлары гастрольләре Татарстан һәм Россия төбәкләре буенча дәвам итә. Июньдә хәтта Төркиядә дә булып кайттылар. Ә менә Гөлсирин Абдуллинаны Нижгар яклары шаккатырган икән. Бигрәк тә Нижгар яклары мишәрләре.
"Ай-яй яратам шул мишәрләрнең сөйләшү телләрен... Төрле җирдә сөйләмнәре төрлечә! Менә кичә Уразовка авылында матур итеп "Саубулыгыз татлы балыгым, тагын килегез!" дип саубуллашып калдылар. Гомеремдә дә уйламас идем балыкны татлы итеп атарга. Ә менә нинди матур сүз чыга" ди уртаклаша Гөлсирин.
"Матбугат.ру" моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Ваһаповчыларның җәйге концертлары дәвам итә:
Июль 5 – Җәлил 6 – Лениногорск 20 – Әлмәт 25 – Дубьяз 27 - Бакалы (РБ) Август 3 – Әлмәт 17 – Лениногорск 19 - Асекеево 20 - Сорочинск 21 - Соль-Илецк 22 - Саракташ 23 - Каргала 24 - Мурапталово 25 - Наурузово
--- |
Иң күп укылган
|