|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2019 Җәмгыять
Казанда Әмир Камалиевны соңгы юлга озаттылар (ФОТОрепортаж)Казанның Кариев театрында күренекле драматург, актер, режиссер Әмир Камалиев (Аманулла) белән хушлаштылар. Мәрхүм туган авылы - Апас районы Шыгай зиратына җирләнә. Википедия аның турында болай дип яза: Әмир Аман улы Камалиев, әдәби псевдонимы Аманулла (1960 елның 29 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Апас районы Шыгай — 2019 елның 30 июне, РФ, ТР, Казан) — танылган татар артисты, драматургы, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан).
1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң күршедәге Сатламыш авылында укуын тәмамлый.
1975 елда Казан моторлар төзү заводы каршындагы 15 нче профтехучиличега укырга керә Токарь һөнәрен үзләштереп, Казан моторлар заводында эшли башлый. 1980-1982 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалары, җыентыклары чыга.
2019 елның 30 июнендә вафат булды.
Динара СӘЕТОВА фотолары |
Иң күп укылган
|