|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2019 Җәмгыять
Милли музейда «Без – төркиләр» документаль фильмы төшерелде22 июньдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Без – төркиләр» циклына керәчәк документаль фильм төшерелде: ул Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясенең һәм «Татаркино»Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең оештыру ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ш. Айманов исемендәге "Казахфильм" авторлары фикеренчә, масштаблы проект төрки халыкларның тарихи тамырларын, аларның тел һәм мәдәни үзенчәлеген күрсәтергә тиеш. Дөньяның күп илләрендә төркиләрнең мәдәни мирасын саклау өстендә эшләүче танылган галим — туган якны өйрәнүчеләр, сәнгать белгечләре, лингвистларның катнашуы күздә тотыла.
Фильмның бер сериясе төрки халыкларның берсе булган татарларга багышлана.
Татарстан Республикасы Милли музееның шедеврлары киләчәк документаль фильм сюжетында лаеклы урын алачак, ул татар тарихы һәм мәдәнияте байлыгының күптөрлелеген гәүдәләндерә.
--- |
Иң күп укылган
|