поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
11.05.2010 Сәясәт

ШҮРӘЛЕЛӘР САНЫ АРТТЫ

"Табигать иркәләре"нә бүгенге көндә Арча районы Яна Кырлай авылы музеенда урын житми башлады. Эш шунда: Тукай фонды, ТР Мәдәният, Фән һәм мәгариф министрлыклары, ТР Дәуләт советы, "Ватаным Татарстан" газетасы "Сөйкемле шүрәле"гамәли сәнгать әсәрләре бәйгесе игълан иткәннәр иде.

Дөресен әйткәндә, гамәли сәнгать әсәрләрен иҗат иту шактый кыен икәнен белгәнгә, без бәйгедә катнашучылар саны куп булмас дип шикләнгән идек. Шөкер, шикләнүләребез урынсыз булган икән. Бүгенге көндә мәртәбәле җюри хөкеменә тәкьдим ителәчәк әшләр саны гына да йөзәрләп-йөзәрләп санарлык. Болары Республикабыз районнарында иң яхшы дип табылганнары. Бездәге мәгълуматлар буенча исә кайбер районнарда "Сөйкемле шурәле" бәйгесендә катнашучыларның гомуми саны 7 меңнән артып киткән. Тукай иҗатына, гамәли сәнгатькә иң мөкиббән китучеләр – Азнакай, Чирмешән, Тукай, Ютазы районнарында, Чаллыда, Казанда аеруча куп икәне ачыкланды. Бәйгегә эшләр 15 майга хәтле генә кабул ителә.

 

Тукай әсәрләре геройлары- Шурәле, Су анасы, Гали белән кәжә, Кисекбаш, Кәжә белән сарык, Бала белән кубәләк, Таз малайлар һәм башкалар Кырлай музеена сыешмый башладылар. Әле йөзләгән "герой" башкалабызнын Камал театрында. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы булмәләрендә Кырлайга баручы автобус "көтеп яталар". Шушы көннәрдә аларны алырга киләчәкләр узе. Тик менә жиңүчеләрне ачыклау бик кыен булачак. Чөнки бәйгегә килгән кул эшләре арасында тан калып туктап калырдайлары гаҗәп куп. Тик ни хәл итәсен. Бәйге булгач шул йөзәрләгән эшләр арасыннан иң талантыларын сайлап алып жиңүчеләрне билгеләми булмый. Җюри уз хөкемен 20 майда чыгарачак.

 

Ә "Сөйкемле шурәле" бәйгесенең йомгаклау тантанасы Кырлай авылында 30 майда узачак.

 

Риман Гыйлемханов

"Тукай фонды"президенты

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.05.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы