поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.06.2019 Киңәш-табыш

Иван-чәйне ничек дөрес итеп җыярга һәм киптерергә?

Иван-чәй турында мин дүрт ел элек ишеттем. Сабакташым Гөлшат Рамазанова белән аралашып китеп, аның кара чәй урынына иван-чәй әзерләп эчкәнлеген белдем һәм үзем дә шуның белән ныклап кызыксынып киттем.

Башта интернет челтәренә кереп, иван-чәй һәм аның файдалы яклары турында шактый гына мәгълүмат тупладым да икенче көнне иван-чәй артыннан туган авылыма юл алдым.  
 
Гөлшат иван-чәй яфракларын өстән аска таба сызырып, сабакның урта өлешенә кадәр җыярга кушкан иде. Мин дә шулай иттем. Яфракларның зарарланганнарын, саргайганнарын, корт төшкәннәрен алмагыз, яшьләрен, сутлыларын гына җыегыз. Яфракларны салып барырга уңайлы булсын өчен муенга, яулык белән бәйләп, чиләк эләм. Чиләк яфраклар белән тула барган саен, аларны иске мендәр тышларына бушатам. Ни өчен мендәр тышына дигәндә, эссе көнне яфраклар тиз кыза. Бигрәк тә пакет эчендә. Шуңа иван-чәйне мин иске мендәр тышына җыя баруны кулай күрәм. Кайту белән яфракларны, бераз шиңдерер өчен, мунча өй алына иске чиста чүпрәк өстенә җәеп куйдым. Калын итмәдем, өстенә тагын бер кат җәймә яптым. Иртән торып, яфракларны иттарткыч аша чыгарам. Иттарткыч кызып җәфалый. Шуңа аны ял итттерә-иттерә генә эшләгез. Чыгарган массаны эмаль кәстрүлгә салып, кул белән нык итеп баскалап, кәстрүлнең өстенә дымлы тастымал ябып, җылы урынга куя барам. Эш бетүгә, иван-чәйле кәстрүлне җылы мунчага бурсырга (ферментацияләнергә) илтеп куйдым. Шунысын аерып әйтим, иван-чәй яхшы итеп бурсысын дисәң, аны фәкать җылы урынга куярга кирәк.
 
Иң кулай урын ул – җылы мунча. Әгәр иван-чәй эшкәрткән көнне мунча ягылмаган икән, аны берничә кат тастымалга һәм юрганга төреп тә җылы урынга бурсырга куярга була. Мин үзем күбрәк мунчада бурсытам. Чәйнең әйбәт итеп бурсыганлыгы тәменә карап билгеләнә: аннан чәчкә исе килеп тора. Бурсыту процессы озаккарак китсә, чәйдән силос исе килә башлый. Шуңа, тәмле чәчәк исе килә башлау белән үк, иван-чәйне киптерә башларга кирәк.
 
Мин үзем, мисалга, кичтән мунчага бурсытырга куйган чәемнең беренче партиясен иртән үк киптерә башлыйм. Чөнки җиләк-җимеш һәм яшелчә киптергечкә (сушилкага) бар массаны да берьюлы сыйдырып булмый. Берсе кипкән арада, чәйнең икенче өлеше бурсый тора. Төрле вакытта киптерелгәнлектән (кайсыдыр партиягә бурсыту вакыты 12 сәгать кенә эләгә, кайсыныкыдыр 24 сәгатьтән дә артып китә) иван-чәйнең тәме һәм төсе төрлечә була. Бер төрле тәм булсын өчен, киптереп бетергәч, мин аларны яңадан әйбәтләп бутап куям. Иван-чәйне 60 градуста киптерәм, градусны шуннан да арттырсаң, бар файдалы матдәләре юкка чыга, диләр.
 
Баштагы елларда иван-чәйне, духовканың ишеген бераз ачып, алда күрсәтелгәнчә, 60 градуста киптергән булсам, хәзер инде мунча өй алдында торган киптергечкә (сушилкага) гына куям. Чәй бөртекләре коелмасын өчен, сушилканың беренче катына берничә кат марля җәям. Калганнарын марлясыз гына куям. Чәйне, гадәттә, 6-7 сәгать дәвамында, катларын алыштыра-алыштыра киптерәм. Шуннан, ныклап кибеп бетәр өчен, караңгырак һәм җил йөри торган урынга җәеп салам. Беркайчан да иван-чәйне буяулы гәазета өстенә җәймим, моның өчен пергамент кәгазь кулланам. Моннан тыш, артык дымын бетерер өчен, эссе көне иван-чәйне, мендәр тышына салып, тышка да чыгарып эләм. Кер бавына эленгән килеш тә иван-чәй әйбәтләп кибеп бетә. Кыскача гына әйткәндә, иван-чәйне коры һәм караңгы урында 1-2 атна чамасы ныклап кибеп беткәнче тотарга кирәк. Гадәттә, бер сезонга 7-8 килограмм чәй әзерлим. Шул кыш чыгарга җитә, хәтта артып та кала. Кайвакыт күчтәнәчкә дә китә. Өч ел буена иттарткыч аша үткәреп бөртекле (гранулированный) иван-чәй әзерләгән идем.
 
Быел андыен эшләмәдем, чөнки быел махсус корал ясаттым. Менә бу фотодагы кебекне.
 
Бу җиһаз миңа бик ошады. Беренчедән, чәй тимер иттарткыч аша үтми, юкә тактадан эшләнгән “теш”ләр аша гына сытылып, сутлары чыга. Икенчедән, кулланырга уңайлы. Өченчедән, иттарткыч кебек кызмый. Өч-дүрт сәгать дигәндә, ике мендәр тышы иван-чәйне шушы корал аша чыгарып бетерергә була. Ә калганы инде алда язылгандагы кебек. Корал аша узган массаны эмаль кәстрүлгә саласың да, мунчага бурсырга илтеп куясың. Чәйне киптерү температурасы да шул ук – 60 градус. Кипкәч, кибеттәге кебек озынча, яфраклы чәй килеп чыга. Бу коралны кулы балта эшенә яткан һәркем эшли ала. Бер эшләп куйсаң яисә эшләттерсәң, ул әллә күпме вакытка җитә. Әгәр инде кул астыгызда алдагы сурәттәге кебек коралыгыз булмаса, иван-чәйне уч төбендә суты чыкканчы кысып та ферментацияләргә куярга була. Бу инде бик күп кул көче сорый. Эшләгәндә, учлар кызып һәм авыртып бетә, вакытны да күп ала. Ә алда телгә алынган корал белән бу эш бик тиз һәм җиңел башкарыла. Сезне иван-чәйне кайчан җыя башлау вакыты да кызыксындырадыр. Кемдер аны май аеннан ук җыя башлый. Кемдер бу эшкә июнь башларында тотына. Мин үзем бу эшкә июнь уртасыннан соң ныклап керешәм. Июнь-июль айлары — иван-чәй җыяр өчен иң уңай айлар, дип исәплим.
 
Ни өчен дигәндә, бу айда аның яфраклары сутлы була. Чәй бары тик сутлы, зарарланмаган яфраклардан гына тәмле килеп чыга. Иван-чәйне, гадәттә, төш тирәсендә, чык кипкәч җыеп алып кайтам. Кичке якта барырга туры килсә дә, бик соңга калмыйм. Иван-чәй җыю өчен сәгать 12дән 7гә кадәр вакыт иң кулаедыр. Иван-чәйнең кайда үсүе дә аның ахыргы сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Беркайчан да юл кырыенда үскәннәрен җыймыйм: фәкать экологик яктан чиста урыннарда үскәннәрен генә сайлыйм. Иң мөһиме – иван-чәй әзерләүдән мин күңелемә бетмәс-төкәнмәс рәхәтлек алам.
 
Алдан ук сизеп торам: бу юлларны укыгач, “эше күп бит моның, сатып алганың кулаерактыр” дигәнрәк уйлар да, бәлки, күңелегезгә килер. Берсүзсез килешәм: эше күп инде күплеккә, ләкин файдасы да аз түгел. Беренчедән, иван-чәй бүгенге көннең иң начар чирләренең берсе булган яман шешне кисәтүче үсемлек булып тора. Икенчедән, ул нерв системасы эшчәнлеген яхшырта. Өченчедән, бәвел юлларын, җенес органнары системасын чистартып, ялкынсуга каршы яхшы дәва. Дүртенчедән, иммун системасын ныгыта. Хан чәе простата бизе эшчәнлеген яхшырта, простатитны кисәтә, ирләрнең җенси сәламәтлеген тирән картлыкка кадәр сакларга ярдәм итә. Анда файдалы микроэлементлар – тимер, бакыр, магний, никель, титан күп. Иван-чәйнең файдалы яклары турында әллә күпме язып булыр иде. Сез аны үзегез дә Интернет челтәренә “ Полезные свойства иван-чая” дип язып кереп укый аласыз.
 
Әзер чәйне кәгазь капчыкларда караңгы һәм коры урында саклыйм. Чәйне үзен генә пешермим. Чәй пешерә торган савытка бер айда – камырлык (боярышник), икенчесендә – кофемолкадан үткәрелгән гөлҗимеш, өченчесендә – тукранбаш (клевер), дүртенчесендә – бөтнек, бишенчесендә – кипкән җир җиләген һәм аның яфракларын, алтынчысында сары мәтрүшкә кушып эчәм. Иң кызыгы шул: бер пешергән иван-чәй ике-өч көн буена бозылмыйча саклана.
 
Интернеттагы мәгълүматларга караганда, бу вакыт эчендә аның файдалы матдәләре дә югалмый. Кайвакыт бер пешергән иван-чәйне ике көн буе да эчәм. Аның төсе дә, кара чәйнеке кебек үк, бик матур булып чыга.
Иван-чәйнең төрле атамалары бар. Берәүләр аны “хан чәе” дип йөртә, икенчеләр “боланут”, өченчеләр " кырлыган" ди.
Искәрмә: иван-чәйне каты итеп эчәргә ярамый. Ул кан басымын төшерә. Шуна сыек кына ясап эчәргә кирәк!
 
Венера Мәҗитова, Башкортстан
 
Фото: pixabay.com

---
Шәһри Казан
№ --- | 13.07.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»