|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2019 Матбугат
"Болгар радиосы"нда икеләтә бәйрәм: Илфар Кәримов белән Гөлинә Габдрахманова никах укытканБүген "Болгар радиосы"нда зур бәйрәм - радионың баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов белән радионың реклама бүлеге менеджеры Гөлинә Габдрахманованың никах укыткан көннәре. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Саба егете Илфарның "яңа пешеп чыккан" кәләше Гөлинә Балык Бистәсе районыннан. Илфар, Гөлинә! Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән тәбрик итәбез. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да матуррак, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен. Никах көнегез котлы булсын! Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерләрен белегез!
Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый — күрегез!
Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!
"Болгар радиосы" коллективының әлеге изге матур теләкләренә "Матбугат.ру" да кушыла.
--- |
Иң күп укылган
|