|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2019 Бәйрәм
Татар эстрадасы артистлары Сабантуй үткәрде (ФОТОрепортаж)23 июньдә «Татар Радиосы» радиостанцияләре челтәре һәм «ТатМузТВ» телеканалы «Сабантуй» милли бәйрәме уңаеннан йолдызлы концерт оештырды. Гадәттәгечә, концерт Тынычлык бистәсендә узды. Яшь позитив алып баручылар биш сәгать дәвамында бәйрәм атмосферасы тудырды.
Иркә, Ләйсән Гыймаева, Илназ Баһ, Хәмдүнә Тимергалиева, Гүзәл һәм Салават Миңнехановлар, Хәким, Чәчкә, DJ Радик һәм Айрат Сафин, Лилия Хәйруллина, Булат Нигъмәтуллин, Алинә Даутова һәм башка популяр артистлар халыкны үз чыгышлары белән сөендерде.
Җыр, тамашачылар белән аралашу, башкаручыларның биюләре бер генә кешене дә битараф калдырмады. Халык биеде, җырлады һәм күңел ачты.
ПСБ банк партнеры банкның махсус милли түбәтәйләр стилендәге баш киемнәрен бүләк итте. Партнерлар: "Финдом" төзелеш компаниясе,
«Белый Кремль» алкогольсез сыра бренд-партнеры, Food партнер KGB – уникаль хәләл бургерлар проекты, «Глобус Маркет» кибетләр челтәре, Эльдорадо, Изумруд кебек партнерлар шулай ук бүләкләре белән сөендерде.
"Сабан туе" концерты партнерларга, оештыручыларга, артистларга һәм әлбәттә тамашачыларга рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.
--- |
Иң күп укылган
|