|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2019 Җәмгыять
Йорт салганда нәрсәне исәпкә алырга кирәк?Торак төзелешенең төп нормаларының берсе - бүлмәнең кояш инсоляциясен җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итү. Инсоляция - йортның өслеген кояш нурлары белән яктырту дигән сүз. Бу хакта "Ханский дом" компаниясе тулырак аңлатты: Торак өчен мондый нурланыш тәрәзә уемнары белән тәэмин ителә. Көндез бина билгеле бер күләмдә кояш яктысы алырга тиеш.
Инсоляциянең сыйфаты һәм күләме йорт урнашу урыны белән турыдан-туры бәйле. Бу аспект бик мөһим, чөнки кояш нурлары йогынтысында кешенең гомуми халәте яхшыра, матдәләр алмашу көчәя, иммунитет ныгый. Ә кояш яктысы җитмәү сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый, еш кына депрессиягә китерә, җитештерүчәнлекне киметә һәм электр энергиясе өчен түләүне арттыра.
Нәкъ менә шуңа күрә инсоляция нормаларын торак йортлар төзегәндә, һичшиксез, исәпкә алырга кирәк.
Белгечләрдән консультация алырга теләсәгез, 8-800-600-79-09 номерына шалтыратыгыз, яисә ВКонтактеда https://vk.com/im?sel=-12698364 төркеменә языгыз.
--- |
Иң күп укылган
|