|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2019 Җәмгыять
Илфак Шиһаповның әсәрләре КИТАП булып басылып чыгачакИлфак Шиһаповның сайланма әсәрләре китап булып басылып чыгачак. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, китапны төзүче - "Шәһри Казан" газетасының экс-мөхәррире, бүген "Ватаным Татарстан"ны җитәкләүче Гөлнара Сабирова. "Кеше эзлим" дип аталучы китап Татарстан китап нәшриятында бастырылачак. Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рамилә Нуриева һәм китап төзүчесе Гөлнара Сабирова Илфак Шиһаповның кулъязмаларын эшкәртеп, зур күләмле эш башкара.
Җыентыкта танылган публицист, сатирик, продюсер, шагыйрь, композитор, тарихчы Илфак Шиһаповның вакытлы матбугатта («Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталары) төрле елларда басылып чыккан әсәрләре урын алачак.
Ринат Хәсәншин фотосы
--- |
Иң күп укылган
|