поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.05.2010 Җәмгыять

УЙЛАР ҺӘМ УЙЛАНУЛАР

Пролетариат юлбашчысы В.И.Ленин томнарында мәктәп диварларыбызны бизәгән “Укырга, укырга һәм укырга” дигән юллар юк, чөнки ул алай дип әйтмәгән. Ә менә Коръәннең “Галәкъ” сүрәсендәге беренче аять “Укы” дип башлана. Хак Тәгалә шулай дип сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Галиәссәламгә мөрәҗәгать итә.

Шомбайлар

 

Моннан күп еллар элек бер яшь автор үз әсәрен Нобель премиясенә лаек булган “Карт һәм диңгез” хикәясеннән этенеп язганы өчен кискен тәнкыйтькә дучар ителгән иде. Югыйсә, ияреп язылган әсәрләр шигырьдә, прозада һәм драматургиядә еш очраштыра. Мәсәлән, әле күптән дә түгел, Иран кинематографисты Мәҗид Мәҗидинең “Оҗмах төсе” дигән таң калдыргыч видеофильмы сатуга чыккан мәлдә ( әсәр әнисез калган сукыр малай һәм аның өйләнү ниятендә йөрүче әтисе турында), ТНВ дан шуңа охшаш сюжеттагы татарча фильм күрсәтелде... Очраклы туры килүме бу, белмәссең. Ә теге Эрнест Хименгуэйга мөкиббән яшь автор үзенә үрнәк сайлаганда артык мәгълүм авторның киң танылган әсәренә сыгынуы аркасында “янды” дип уйлыйм. Алай да аның гамәлен өйрәнчеклек юлындагы тәҗрибә дип аңлап һәм аклап була. Кытайда яшь авторлар үзләренә остаз сайлыйлар һәм шуңа ияреп, шуныкына охшатып иҗат итәргә керешәләр. Әмма ахыргы максатлары – остазны узып китү. Андый максаттан ерак торучы инде өлкән яшьтәге, тәмам азу ярган авторларның башкалардан күчерүен ничек бәяләргә? Хикмәти хода, бу хакта мәкаләләр, монографияләр бик сирәк кенә матбугатыбыз галәмендә атылган йолдыздай күренгәләп куя...

 

Мәгълүм ки, профессиональ спортчы үстерү өчен дәүләт зур чыгымнар сарыф итә, стадионнар, спорт сарайлары кора, шәп хакка кәттә тренерлар яллап китертә, табиблар, массажистлар, башка кырыкмаса-кырык һөнәр ияләрен штатта асрый. Спортчылар үзләре дә фәкыйрьлектә җәфа чикми. Камил иҗатчы әзерләү өчен дә чыгымнарсыз гына булмый, әлбәттә. Чыгымнар юк икән, профессиональ спорт командаларын урамныкылар алмаштыра. Иҗат белән дә шулайрак. Иярүчеләр иҗат даирәсендә өстенлек алса, җитәкчелеккә ирешсә, исем, титул, бүләк, мандатларга тиенсә, иң әүвәле тәнкыйть жанрын юк итү чарасын күрәдер дип фаразлыйм.

 

Бүген тәнкыйтьче бөркәнчеге киеп, мактау язу модада. Әдәби тәнкыйтьтән баш тарту бер хәл, кайбер авторларның язганнарын тәнкыйтьләп азапланмый гына, чара күрүне сорап хокук органнарына мөрәҗәгать итүләр очраштыргалый башлады. Татар халык әкияте каһарманы Шомбайның әле җиләнен, әле бүреген әйләндереп киеп алдашканы сыман, бер үк әсәрне, итәген кисеп җиңенә ялгап, әле көрәнгә, әле карага манып төрләндерүчеләргә тәнкыйть жанры кирәк була алмый. Нәтиҗә аяныч, иярүчел эшләнмәләрдән – прозага карыймы ул, поэзия, драматургия яки журналистикагамы – гавәм йөз чөерә...

 

Дөресен әйтү кирәк, әдәбиятыбыз классиклары Гаяз Исхакыйга “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, ә Фатих Әмирханга “Фәтхулла хәзрәт” атлы фантастик әсәрләрен язу өчен инглиз язучысы Эдуард Белламиның “Йөз ел элек” дигән романы этәргеч биргән. Бары этәргеч кенә биргән, әсәрләр татар галәменә карый, алар милли рухта һәм җирлектә иҗат ителгән. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай “Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен югарыга үрләп барам” дип язса да, аның әсәрләре Пушкинча да, башкача да түгел, ә саф Тукайча. Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Адлер Тимергалин, Мөхәммәт Мәһдиевләрнең дә яраткан, остаз, үрнәк санаган үз язучылары булуына иманым камил. Әмма алар милли рухка тугры кыйблаларыннан карыш та тайпылмыйча, бәгъзе осталарның алымнарын өйрәнеп, Хак Тәгаләдән бирелгән талант белән үз маһирлыкларын чарлап, оригиналь әсәрләр иҗат итте.

 

Аз-маз фараз

 

Анысы да монысы, урыс түгел халыкларның туган телләренә, шул исәптән безнекенә дә кәкре суга торган 309 нчы канунны Думада милләттәш депутатлар да хуплады. Ә кемнәр соң һәм нинди алар шундыйга ләббәйкә диюче эшем ияләребез? Әйдәгез, шуларның гомуми сурәтен бер образда күзалларга тырышып карыйк. Әйтик, менә болайрак... Борын-борын заманда түгел, ә нык үскән социализм чорында барлыклы гына гаиләдән чыккан шәп гәүдәле авыл малае Казанга укырга килә. Техник вузларга керерлек үк фәһем юк монда, алай да, авыл хуҗалыгы эргәсенә караган, конкурссыз гына үтү мөмкин булган вузга этенә -төртенә керүнең бер катлаулыгы да юк. Һәм ул биредә “койрыкларга” уралып бетеп булса да укый дип гөманлыйк. Койрыкларыннан арынырга, имтихан чытырманнарын кичәргә бик гыйлемле бер курсташы булышсын. Ул курсташ исә бишкә генә укый, исәбе – вузда калып галим булу дип торыйк. Еллар узсын һәм болар вузны тәмамласын. Кызыл диплом белән тәмамлаган гыйлемле егетне институтта калдырмасыннар, чөнки кемнеңдер өчкә-көчкә укыган чи надан кызын галимә итәсе бар, урын аңа кирәк. Фәһемле егет армиягә китсен һәм кайтышлый Мәскәү вузына урнашып, башта кандидатлык, аннары докторык диссертациясе якласын. Ә дусты, ягъни теге икеле капчыгы авылга кайтып, дуңгызчылык өлкәсендә дан казансын, каты борыннарны үрчетүдәге уңышлары өчен башта колхоз рәисе, аннары район җитәкчесе итеп күтәрсеннәр. Үзгәртеп кору чорында дуңгызпәрвәрләргә хут тагын да шәбрәк ачылып, моны инде җөмһүрият дәрәҗәсендә шәп вазифага тиендерсеннәр , фән докторы, аннары академик һәм депутат ясасыннар... Ә теге галим егет эшләгән вуз ябылсын һәм ул Мәскәүдән Казанга кайтырга дип тыпырчынсын. Әлбәттә, ул инде тормышында зур уңышлар яулаган элекке курсташына сыгынырга ашыксын. Ничек кирәк алай кабинетына үтсен. Шушы урында туктап, хөрмәтле газета укучыларга сорау куясым килә: зур түрәлеккә чыккан әфәнде кайчандыр үзенә икелеләрдән арынырга булышкан дустын танырмы? Минем фаразымча ул аны, әлбәттә, оныткан һәм күпме генә маңгаен җыерып искә төшерергә тырышмасын, кем икәнен әйтә алмый... Дөрес, “сау бул, әнә бара юлың” дип тә кумый ул аны, ә кабул итү бүлмәсендәге шөпшә билле гүзәлкәйгә чылтыратып, анда көтеп көтек булган тележурналистларны уздырырга гына боера. Мәскәүдән кайткан галим тележурналист тарафыннан тез сыгылдырып биргән сорауларны һәм шәрикътәшенең горур җавапларын ишетү бәхетенә ирешә. Сораулар арасында татар иҗатчыларын булдыру мәсьәләсе хакында да сүз чыга. Түрә, район үзәкләрендә, калаларда татар мохите юклыгын гадәти хәл дип кабул иткән хәлдә, татарның талантлы балаларын интернатларга җыеп иҗатка өйрәтергә кирәк, дияр... Ата-анадан аерылу аларның рухын сындырмасмы соң дигән сорауга да исе китмәс: “Иҗатчы моңлы булырга тиеш, әнә, дуңгыз балаларын әниләреннән яшьли аералар әле, бик шәп үсәләр”, –дип хихылдар... Менә шундыйрак милләттәш депутат хуплагандыр 309 нчы канунны дип чамалыйм. Бу бары тик минем фараз гына, әлбәттә...

 

Яла

 

Нахак гаепләү – яла ягу дигән сүз. Яла – рухи тар-мар итү чарасы һәм физик үлемне якынайту хасиятенә дә ия. Ниндидер хәтәр һәм ябык уку йортлары өчен чыгарылган махсус дәреслекләрдә яланы оештыру һәм куллану даирәсе вәҗемләп бәянләнәдер дип чамалыйм. Яланы куллану исә аерым зур тема, бик кыска гына итеп шәрехләгәндә, бу, әйтик, филнең нәни энә белән кадап егып була торган ноктасын табу һәм кадау.

 

Хәрбиләр телендә “ковровая бомбардировка” һәм “точечный удар” дигән аталышлар бар. Тулаем халкыбызга турыланыла торган ялаларны шәрехләргә әлеге төшенчәләр үлчәп теккән сыман. Икенчесе массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә хәл ителсә, беренчесе нәниләр өчен чыгарылган миллион тиражлы төсле китаплар, мультфильмнардан башланып, укучы балалар өчен тарих дәреслекләре, өлкәннәр өчен “тарихи “ китаплар һәм “тарихи” фильмнар аша сеңдерелә. Моны 6 сыйныф укучылары өчен “История Отечества” дәреслек китабын гамәлгә кертү дә (авторлары А.А.Преображенский, Б.А.Рыбаков) ассызыклый. Эчтәлеген күңелләрендә бикләтеп, балаларыбыздан имтихан тоттыруны да күздә тотып язылган ул дәреслектә бабаларыбызның сабыйларны ботарлап һәм кыздырып ашаулары бәянләнә. Чаллы милләтпәрвәрләре нәсел-ыруыбызның намусын яклап, Русия Фемидасыннан ярдәм эстәп караганнар иде дә, тот капчыгыңны, суд китап авторларын хаклы дип тапкан... Кызык, урыс академиклары нәрсәгә таянып безне адәм актыклары варислары дип таныта соң? Инглиз авторы Дэвид Ленгның 2005 елда Мәскәүдә ЗАО “Центрполиграф” тарафыннан нәшер ителгән “Армяне” дигән китабын кулыма алам. Анда (250 бит) мондый юллар бар: “Один из главных источников наших сведений о монгольском нашествии XIII века армянский летописец Григорий из Акнера создал обстоятельный труд «История нации лучников». Итак, теперь мы расскажем о том, на кого были похожи эти первые татары, потому что первые явившиеся в верхнюю страну не были похожи на людей. Они имели неописуемо жуткий вид : у них были огромные головы, как у буйвола, узкие глаза, как у птенцов, вздернутый, приплюснутый нос, как у кошки, выдвинутая челюсть, как у пса, узкие чресла, как у муравья, ноги короткие, как у свиньи и от природы совершенно не было бороды. При львиной силе они имели пронзительные, как у орла, голоса. Они появлялись, когда их меньше всего ждали. Их женщины носили красивые шапки, повязанные поверх шалями из парчи. Их широкие лица были обмазаны ядовитой смесью смол. Смерть не являлась среди них , так как они жили по триста лет...”

 

Инглиз авторлары Терри Джон һәм Алан Эрейра “Варвары” дигән китапта (Столица-принт нәшрияты, Мәскәү, 2007 ел), Публий Фабий Сципионның «Гуннар кемнәр иде һәм алар Европаны ничек тетрәтә алды?” дигән хезмәтенә таянып (318 бит), мондый юллар тезәләр: “...Жарили беременных женщин, вырезали зародыш, клали его в блюдо, наливали воды и окунали свое оружие в это варево. Они ели мясо детей и пили кровь женщин“. На самом деле гунны, конечно, не делали таких вещей, но рассказ демонстрирует какой страх вызывали эти люди.

 

Күренә ки, тулаем халкыбызга һәм аерым шәхесләребезгә турыланучы гаепләүнең фундаменты бик борынгы... Хәлбуки, каршы як дошманны һәрвакыт ямьсез итеп тасвирлый. Фашист Германиясендә чыккан плакатларда совет, урыс солдатлары әрмән Григорийдан ким тасвирланмаганнар. Беренче бөтендөнья сугышында инглизләр немецларны гуннар дип атый һәм шулай ук плакатларда аларны адәм тагәнәләре сыйфатында сурәтлиләр. Сугыш елларында һәм аннан соң чыккан совет фильмнарында нимесләрне тилемсә кыяфәттә күрсәтәләр. Хәрби чорда мондый нәрсәләр табигый санала. Ә менә тыныч шартларда уртак ил гражданнары татарлар турында шундый “бүләк” оештыруны ни дип бәяләргә дә белмәссең. Ә бит дөнья халыклары, әйтик, Роальд Сәгъдиев, Марат Сафин, Рудольф Нуриев, Чулпан Хамматова, Марат Бәшәров, Галимә Шөгерова, Алинә Кабаева, Данис Зариповлардан чыгып, татарның ниндилеген күзаллый алалар... “Нур өстенә нур” дигәндәй, Дума кабул иткән 309 нчы канун гамәлгә керде һәм БДИны туган телдә тапшыру тыелды... Димәк, ваграк татар авылларында моңарчы могҗиза белән сакланып калган (балаларда, район үзәкләрендә, зуррак авылларда уку күптән урыс телендә) резервацияләргә хас калдык-постык хокуклардан да колак кактык дигән сүз... Хәер, татар авылларына милләт вөҗүденә ят дуңгызчылык тагылгач, дөресрәге, шуңа батырылгач, авылларыбызда гомумән ниндидер милли яшәешкә кагылышлы хокуклар булуы хакында сүз озайтып торуның мәгънәсе бар микән?


Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 53 | 29.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»