|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2019 Шоу-бизнес
"Дөм караңгыда..." - Рафинә Ганиуллинаның бала ясау турында сүзләре бәхәс уяткан"Дөм караңгыда ике кешенең өченче кеше ясавы - ичмасам могҗиза бу!!! Һаман ышанып булмый. Бәлки киләчәктә әкият итеп сөйләрләр..." Рафинә Ганиуллинаның бу сүзләре интернетта шактый зур бәхәс уяткан. Кайберәүләр җырчының бу фикереннән бөтенләй башка мәгънә табып, интим темасына кереп киткән. Башкалары исә һәр кеше бу постны укып үзенә күрә бер нәтиҗә ясый дигән фикердә.
"Мондый пост сезне бизәми. Бик ямьсез сүзләр. Хатын-кыз һәрвакыт матур, ягымлы, ә иң мөһиме, әдәпле булып калырга тиеш".
"Җәмәгать...Җөмләләрне ахрына кадәр укып, аннары нәтиҗә чыгарыгыз. Шул арада пычрак сүзләр атасыз".
"Аллаһы Тәгалә әйткән бит, бәндәгә дөньяны танырга күпмедер аң бирелде дип. Әле ул аңына кертә дә алмый торган әллә нинди хикмәтләр бар, дигән
"Гади ысул белән ясалганга исең киткән икән! Ә мин ЭКОга шаккатып йөрим. Чит кеше баласын, чит кеше таба!" дип комментарийлар яза битараф булмаган тамашачылар.
Исегезгә төшерәбез, 7 май көнне Рафинә Ганиуллина икенче тапкыр әни булу бәхетен татыган, дип язган идек. "7 май - үзең сайлап алган көн! Без хәзер дүртәу" дип, сөенече белән уртаклашты җырчы.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Рафинә сабыена бик матур исем сайлаган. Төпчекләренә Айтуган дип исем кушканнар.
"Котлауларыгыз, матур теләкләрегез өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәтләребез. Барыбызның да гаиләләре тулы, дөньялар тыныч булсын", - диде җырчы. Рафинәнең ире Рәзил Камалов та шатлыгы белән бүлешеп, 3870 г авырлыкта, буе 56 см булып туган төпчек улын "Миңа охшаган" дип әйткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|