поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.06.2019 Сәясәт

Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы булып кала

Бөтендөнья татар яшьләре форумының элеккеге рәисе Тәбрис Яруллин Форум советы әгъзасы булып кала. Ул шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы съездын оештыру эшендә дә катнашачак. Бөтендөнья татар яшьләренең чираттан тыш советы утырышында шулай хәл ителде.

Форум советы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазифаларыннан китүе турында гаризасын карау өчен җыелды. Утырышта кунак буларак, ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты, дип яза Татар-информ.
 
Утырыш барышында Тәбрис Яруллин Форумның соңгы бер елдагы эшләренә хисап тотты, алдагы эшчәнлекнең беренчел чараларын искә төшерде. “Форум эшләре миңа гына бәйләнеп калмый, ул дәвам итәргә тиеш. Безнең эшебезнең беренче өлеше гражданлык позициябезне белдерү булса, икенче өлеше – яңа проектлар булдырып тору иде. Без һәрвакыт татар дөньясына яңалык биреп тордык, чөнки бу яшьләрнең миссиясе. Татар халкының заманча мәдәни продукт тудыра торган хәрәкәте бар”, - диде Тәбрис Яруллин.
 
Форум советы рәис урынына Ленария Мөслим кандидатурасын яклап тавыш бирде. Август аенда Бөтендөнья татар яшьләре форумының чираттан тыш съезды үткәреләчәк. Анда Форум рәисе яңадан сайланачак һәм совет әгъзалары тәкъдиме буенча устав янә каралачак.
 
“Совет алга таба да кыю фикерләр әйтергә тиеш - гражданлык позициябез төшеп калырга тиеш түгел. Рәис ул фикерен әйтә белгән кеше булырга тиеш. Тагын бер үтенеч – Ленариягә ярдәм итегез! Мин килеп йөрермен. Берничә бурыч йөкләсәгез, бик риза булырмын”, - диде Тәбрис Яруллин.
 
11 июнь көнне Тәбрис Яруллин вазифаларыннан үз теләге белән китүен белдергән иде. Аның җитәкчелегендә татар яшьләре форумы утызга якын проект эшләп барды, алар арасында "Мин татарча сөйләшәм", "Татар-дозор", "Тарихи бранч", "Печән базары", "Җәдид фест" һ.б.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.06.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»