|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2019 Язмыш
"Әллә ничә тапкыр үлемнән калдык..."Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында гомер итүче Әделҗан Мохитовның бер аягы юклыгын башкалар сизми дә. Дөресрәге, ул үзенең кимчелеген кешегә күрсәтергә тырышмый. “Сул аягыма протез киеп куям да сау-сәламәт кеше сыман йөрүемне беләм”, – ди ул. – Аягым белән токка эләктем. Сулын бөтенләй кистеләр, уңына бераз зыян килде. Сау-сәламәт чакта гаиләм, кечкенә улым да бар иде. Аяксыз калгач, хатыным кабул итмәде. Аерылышырга карар кылдык. Күңелне ялгызлык, хәсрәт биләп алды. Кыен иде. Тынычлык табыйм дип, 1998 елда абыем Миңнулла белән Камчаткага эшкә киттем, – дип сөйли Әделҗан абый. – Анда баргач, аяксыз икәнемне әйтеп тормадым. Акчаны әйбәт түлиләр, эшләдек тә эшләдек. Тугыз ел буена балык тоттык. Күп кенә авылдашларыбызны да эшкә алып киттек. Кемнәр белән генә очраштырмады диңгез! Әмма барысыннан да бигрәк Россия Президенты Владимир Путин белән күрешү күңелгә уелып калды. Безнең янга ике тапкыр килде ул.
Диңгездә эшләү авыр да, куркыныч та була.
– Әллә ничә тапкыр үлемнән калдык. Тик бер дә якты дөньядан китәсе килми. Бата башлаган чаклар булгалады. Шулвакыт, исән калсак, авылыбызда мәчет төзетер идек, дип нәзер әйттек. Абый белән 2006 елда туган якка кайттык. 2007 ел – Хәйрия елы дип игълан ителгән иде. Без башта авылга бер чакрым юл салдырттык, аннары мәчет төзү эшенә керештек. Улым Марат та булышты. Тик ике елдан абыем вафат булды, – дип сөйли ул.– Туып үскән нигеземә йорт салып, яңа тормыш башладым. Ул чакта миңа 44 яшь иде. Без мәчетне бөтен авыл белән бергә эшләдек. Аңа абыем исемен бирдек. Авылыбызда хәзер өч мәчет эшли. Олыгайгач, әлеге мәчеттә имам булдым.
Әделҗан абый, 20 ел буйдак булып йөргәннән соң, Ульяннан Рәмзия исемле ханымга өйләнә. Бүгенге көненә шөкер итеп яши ул.
– Тормышта нинди генә авырлыклар килсә дә, югалып калмаска кирәк. Беренче хатыным белән аерылышкач, тормышта гамь калмаган иде. Насыйп булгач, гаилә җылысын да таптым. Рәмзиянең ире үлгән, ике баласы үз гаиләләрен корган. Менә бит минем бәхетемә туры килгән яр кайда булган икән! Бер-беребезне аңлап, матур итеп яшәргә тырышабыз, – ди ул. – Мин – авыру дип, куркып торырга кирәкми. Элек сызлап интектерсә дә, хәзер аягым авыртмый. Әле, Камчаткадан кайткач, агрофирмада агроном булып эшләдем. Тормышымны башкаларга гыйбрәт булсын дип сөйлим. Иң мөһиме, түбән төшмәскә кирәк. Мин, нинди генә авырлык килсә дә, үземне эш белән юаттым. Шулай итеп онытылдым да. Кешеләр белән аралашып яшим. Тормышның матурлыгын күреп, һәр туган таңга рәхмәт әйтәм. Кая гына барсам да, кайтуымны тәмле ризыклары белән Рәмзия апагыз көтеп тора. Оныкларның шат тавышы балачакка алып кайта. Яшьлек елларым урау булса да, бәхет мине картлыкта көткән икән. Шуңа күзләр тимәсен!
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|