поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.06.2019 Матбугат

"Ләйлә Дәүләтованы гел бер теләк белән карыйм"

Зөлфия Шакированың иң беренче тапкыр Азнакай турында җырлаганын ишеткәч, ят тавыш иясе кем икән дип, кухнядан ашыгып чыктым. Бик ошады. Миңа аның җырлавы юан торбадан тулып су агуын хәтерләтте. Мул, тыгыз, көчле.

Җәвит Шакиров алып барганда “Башваткыч” тапшыруын карамадым: мөмкинлегем юк иде. Зөлфәт Зиннуров алып бара башлаганнан бирле карыйм. Рәхмәт оештыручыларына да, катнашучыларга да.
 
“Кәмит Җәвит”не яратып карыйм. Кеше арасында бик йөрмим, шуңа минем өчен татарча тапшырулар карау – яңа кешеләр белән танышу, аралашу кебек. Җәвит Шакировның җырлавын бик яратам. Гади, табигый. Зөлфия белән икәү җырласалар, күз тия күрмәсен, дип карыйм.
 
Күңелемдә инде берничә ел бер фикер йөри: баянчыларның исемнәрен язып кую бик авыр микәнни? Алар бит моңа лаек. Күпме укыганнар, өйрәнеп остарганнар, җитмәсә, нинди авыр баяннарын аягөсте күпме күтәреп торалар.
 
“Ком сәгате”н дә яратып карыйм. Данил Гыйниятовның нык хәзерлекле килүе дә сокландыра. Шундый оста бирә сорауларны...
 
“Адәм белән Һава”ны көтеп алам. Ләйлә Дәүләтова мин кешегә һич тә бирә алмый торган сорауларны бирә. Җавапларны күңелнең тирән чокырларына кереп, актарып ала. Бик оста алып бара. Акыллы. Гел бер теләк белән карыйм: ул күрсәткән гаиләләргә күз тия күрмәсен, дим.
 
Гадәттә, бер күргән тапшыруны яңадан карамыйм. Ә менә Гөлнара Зиннәтуллиналар турындагысын күрсәткән саен карадым.
 
Зөһрә Шәрифуллина җырлый да белә, сөйләшә дә белә, киенә дә белә дип, сөенеп карыйм. Аның өчен читенсенәсе юк. Күз тимәсен.
 
Гүзәл Уразованың беренче җырлары миңа шифалы дару кебек тәэсир итә иде. Ирем исән чакта, хәтта концертына да бардык. Илдар Хәкимовның озын җыр башкарганын тыңлагач кына күңелем булды.
 
“Манзара”ны, гомумән, ТНВ тапшыруларын хөрмәт белән карыйм. Бүтән каналларны ачмыйм да, бу – наданлык билгесеме, әллә ул дәрәҗәгә үсеп җитмәгәнменме...
 
М.РАНГАЗАРОВА. Сарман.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.06.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»