поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.05.2010 Мәдәният

ГАМИЛ ӘСХӘДУЛЛА: “ТОРМЫШЫБЫЗ КӨЛЕП ҮЛӘРЛЕК”

20 апрельдә Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Самара татарлары Татарстанның “Мунча ташы” татар эстрада театры иҗаты белән танышу бәхетенә ирештеләр. Хәер, күпләр мондый театр барын телевидениедән карап беләләр иде инде. Әмма аларны үзләре әйткәнчә, сәхнәдә күрү, һәм зал белән бергә тәгәрәп киткәнче өч сәгать буе көлеп утыру өч литр авыл каймагы эчүгә тиң икән, валлаһи.

Әлбәттә, Самарага беренче тапкыр килгән артистларны болай гына ычкындырырга ярамый. Шуңа күрә хәбәрчегез тамаша алдыннан сәхнә артына үтеп, “Мунча ташы” татар эстрада театрының җитәкчесен, Татарстанның халык артисты Гамил ӘСХӘДУЛЛАны эзләп тапты. Мэтр диванда кырын ята иде...

 

Гамил әфәнде, сезнең театр Самарада беренче тапкыр. Шуңа күрә иң баштан сөйләгез инде: кайчан тудыгыз, кайда булдыгыз, ничек шушы көнгә килеп җиттегез?

 

– Театр сезнең шәһәргә беренче тапкыр килсә дә, үземнең Самарада булганым бар иде инде – элек берничә мәртәбә концерт бригадалары белән килеп, “поезд проводнигы” ролен уйнап киткән идем.

 

Ә килә алмавыбызның сәбәбе бик гади – Казан артистлары график буенча атна саен диярлек шушы Мәдәният сараенда концертлар куеп торалар, араларына һич кенә дә тыгылып булмый. Ничә ел рәттән администратор Флорида Әгъләмовна Локманова белән сөйләшүләр алып барсак та, быел гына килә алдык.

 

Безнең театр быел 1 апрельдә үзенең утызынчы туган көнен билгеләп үтте. Ә беренче адымнарын ул Түбән Кама шәһәрендә “Шаяннар, тапкырлар тамашасы” исеме астында ясаган иде. КВНның татарча варианты булып башланып киткән театрыбызның чишмә башында Шәмси Закиров, Халит Җәләев, Сәлих Төхвәтуллин, Илдус Мингатин кебек зур артистлар торды. Мин үзем дә шәхсән 1980 елның 1 апрелендә куелган беренче тамашада кечкенә генә рольләр башкарган идем. Беренче вакытта елына берничә тамаша гына куеп, үзешчән артистлар төркеме булып йөрдек.

 

Хәзер инде “Мунча ташы” профессиональ театр статусына ирештеме?

 

– Аңламассың. Без хөкүмәттән ярдәм алмыйбыз, үз акчабызга яшибез. Хәзер бит бөтен оешмаларның исеме ИП, ЧП, ООО, АО хәрефләре белән башланып китә. Без, ИП булсак та, халык тарафыннан, Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан танылган театр.

 

Труппагызда барлыгы ничә кеше эшли?

 

– Программага ничә кеше кирәк булса, шулкадәр дәшеп алабыз. Безнең артистлар бит кайсысы кая эшлиләр, ә “Мунча ташы”на кирәк булганда гына килеп кушылалар.

 

Юмор һәм сатира театры артисты үзенчәлекләргә ия булырга тиеш. Аның тышкы кыяфәте, чырае, эрудициясе генә дә елмаю тудыра, ә инде авызын ачса, тамашачы тәгәрәп көлә башлый. Андыйларны каян табасыз?

 

– Күп очракта урамнан. Хәер, укыган артистларыбыз да җитәрлек. Үзем, мәсәлән, культура институтын тәмамладым. Сәлих Төхвәтуллин, Илгиз Гыйльфанов да профессиональ артистлар. Ләкин уку гына аз бит, артист кеше юморны нечкә аңлый, тиешле кысалардан чыкмыйча кешенең күңелен күтәрә белергә тиеш. Ә моңа өйрәтеп булмый, барысы да кешесенең үзеннән килә.

 

Ни галәмәт, театрда катнашырлык “типаж”ны табып алуы ничек кыен булса, театрдан китүе дә шул кадәр үк читен. “Сәхнә чире белән бер авырган кеше терелә алмый инде” – дип юкка гына әйтмиләр икән шул. Менә мин былтыр 50 яшемне тутырдым. Көзге янына килеп карыйм да, үземә-үзем: “Әле ничава икәнсең, тагын бераз эшлә инде”, – дип, юанам һәм тагын сәхнәгә чыгам. Дөрес, соңгы вакытта күбрәк бабайларны уйнарга туры килә...

 

– Сәхнәгә куя торган мәзәкләрне сезгә кем язып бирә?

 

– Еш очракта тормышта булган хәлне бераз күпертебрәк үзебез язабыз һәм сәхнәгә куябыз. Ә халык аптырый – аяк астында яткан юк кына ситуация бит инде, ә нинди мәзәк! Кайбер әйтемнәребез халык телендә кала, аларны кабатлап-кабатлап, анекдот итеп сөйлиләр. Популярлык шунда туа ки, кайчан артист халыктан ерак түгел, аның теле белән сөйләшә, тормышының тискәре якларын кызык итеп күрсәтә белә...

 

– Менә күптән түгел Самарада Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гастрольләре булып узды. Редакторыбыз Рәфгать Әһлиуллин аларның программаларын тәнкыйтьләп, көлкеләрнең мәгънәсез булуы турында язган иде. Сез үзегезнең юморны ничек бәялисез? «Билдән түбән» төшмисезме?

 

– Юк, «билдән түбән» төшкәнебез юк. Булдыра алмаганнар гына итәк астыннан кызык эзлиләр бит. Ә юморның кыры киң һәм бай, аннан башка да тормышыбыз көлеп үләрлек. Ләкин юмор аңламаган кеше безнең юморескалардан дә кер таба. Менә, мәсәлән, “Ник исерекләрне күрсәтәсез?” - дип бәйләнәләр кайчакта. Без эчүчеләрнең ни дәрәҗәдә хайван рәвешенә төшә алуын күрсәтер өчен кертәбез аларны спектакльгә. Карагыз инде, авылы-авылы белән эчеп тилерә бит халык! “Туктагыз, егетләр, булды!” – дип кычкырабыз без сәхнәдән, ә сез: “Ник күрсәтәсез!” – дисез...

 

Гомумән, юмор һәм сатира театры көн кадагына куелган темаларны яктыртырга тиеш. Бу – эчүчелек, диннән читләшкән муллалар, элек парторг эшендә эшләгән, ә картайгач мулла булып алган икейөзлеләр, тыйнаксыз татар кызлары һәм башкалар, һәм башкалар...

 

Үзегез дә уңышлы дип тапкан спектаклегез кайсысы?

 

– Күптән түгел генә “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленә пародия-ремейк ясадык. Анда ”Әлмәндәр карт безнең заманда яшәсә, ничегрәк булыр иде икән?” – темасына мәзәкләр һәм уйландыра торган сценкалар бар. Халыкка спектакль ошады булса кирәк, әле дә ишелеп киләләр, тулы заллар җыябыз. Шулай ук Фәнис Яруллинның “Зыянлы файда”, Фаил Шәфигуллинның “Әҗем бабай” әсәрләрен тамашачы бик хуш кабул итә.

 

– Тамашачыны туйганчы көлдереп кайткач, өегездә сез нинди кеше?

 

– Бик җитди кеше булырга туры килә. Чөнки шушы театрны су өстендә тоту өчен бик күп уйланырга, күп эшләргә, күпне алдан күреп белергә кирәк. Безнең бит әле һаман үз урыныбыз да юк. Өч бүлмәле фатирны арендага алдык та шунда репетицияләр ясап ятабыз. Спектакль әзер булгач, берәр мәктәпкә барып ялынабыз һәм сәхнәләрендә спектакльне шомартабыз. Быел беренче тапкыр хөкүмәт ярдәмен күрдек – Казан мэры Илсур Метшин ап-ак автобус бүләк итте театрыбызга. Хәзер менә шуңа төялеп гастрольләргә чыгып киттек инде менә.

 

Кайда ничек кабул итәләр сезне?

 

– Казанда безнең рейтинг бик шәп. 1100 урынлы залда тугыз көн буе бер спектакльне куйдык, тугыз көн аншлаг булды. Кичә Ульянда булдык. Дөрес, без анда дүрт ел барган юк иде, шуңа күрә зал тулы булмады. Ә килгәннәре биш минут басып кул чаптылар, кычкырдылар, сызгырдылар... Галәмәт инде, сусаган халык юморга.

 

Самарада чыгыш ясаган артистларыгызны атап үтегезче.

 

– Картлардан – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Рахманкулов, кушаматы – Козгынчинский. Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Мотыйгулла, кушаматы Мутаян, Альберт Абдуллин – музыкант-аранжировщик, биш этажлы консерваториянең һәр этажында өчәр ел укыган белгеч. Яшьләрдән Әнфис Кәлимуллин – Шнурок, бик башлы егет, идеяләре ташып тора. Илгиз Гыйльфанов - Алабугада режиссура факультетын тәмамлаган белгеч. Әнә теге швабра артында качып торучы егетебез Рөстәм Хәсәнов, кушаматы “Толстый”. Нинди “Толстый” икәнен үзегез дә күрәсез, өрсәң очып китәргә тора. Бу матур малай – минеке. Композитор һәм җырчы Рамил Әсхәдулла күп җырчыларга җырлар язып бирде инде, үзе дә бик шәп җырлый. Ә менә бу чибәркәй – Алчәчәк Әхмәтова – биюче. Кушаматы юк, чөнки ул болай да матур.

 

– Самара халкына әйтер сүзегез булса, әйтеп калыгыз.

 

– “Мунча ташы”ның Самара белән шушы танышуы зур дуслыкка, хезмәттәшлеккә әверелеп китсен иде. Татарстанда самаралыларны үз итеп кабул иткән кебек, биредәге эшмәкәрләр һәм хакимият түрәләре безне дә шулай ук кабул итсеннәр иде дигән теләк бар. Чөнки үзара йөрешү, үз итешү булганда гына милләт дус, тату, бердәм булып яши.

 

Ә халыктан без алкышлар һәм мәзәкләр көтәбез. Сөйләп бирсәләр дә, язып җибәрсәләр дә, шатланып кабул итәрбез. Чөнки, инде әйткәнемчә, мәзәкләрне без халыктан алабыз һәм халыкка кайтарабыз да.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»