поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
08.05.2010 Мәдәният

ФӘРИДӘ КУДАШЕВА: “МИН ЙОЛДЫЗ ТҮГЕЛ, Ә ҖЫРЧЫ ГЫНА”

Татар халкының сөекле кызы, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева быел декабрь аенда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгели. Ул әле дә халык арасында, төрле мәдәни чараларда катнаша, хәтта “Рамазан” җәмгыяте ел саен теплоходта Казанга оештырган сәяхәтләргә дә бара.

Быел үзенең күркәм юбилеен да Фәридә ханым кул кушырып каршыламый. Үзенең тормыш юлы һәм иҗаты хакында китап нәшер итәргә әзерли ул. Аның хакында әле киләчәктә башкалар да китаплар язар. Фәридә апа белән ара-тирә очрашып, аның милли сәнгатебез хакында уй-фикерләрен белешеп торабыз. Бу юлы “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә Фәридә апа авыр бала чагы турында да, иҗатка ничек итеп килүе хакында да, сәнгать мәйданында кемнәр белән дус-иҗатташ булуы турында да истәлекләре белән уртаклашты.

 

Фәридә апа татар морзалары, затлы-зыялы Кудашевлар нәсел-нәсәбеннән. Шуңа да аның бар булмышында, иҗатында чын зыялык та, халыкчанлык, миллилек тә бар. “Ата-бабаларыбыз морзалардан булуын белеп үссәк тә, элек аны күрсәтү ярамый иде”, ди Фәридә апа.

 

"Үзеңнең зыялылардан булуыңны, асылзатлардан чыгуыңны әйтү ярамый иде, куркыныч иде. Хәзер генә мода китте ул морзалык белән мактану, гәрчә кайбер шундый атама белән мактанучылар бу дәрәҗәгә бөтенләй дә туры килмәсәләр дә. Мин шуны хәтерлим – гаиләләребездә тәрбия бик күркәм иде. Безнең Келәш авылы – данлыклы татар авылы, укымышлы кешеләре дә күп иде. Күп атаклы шәхесләр чыкты бездән – Сәйфи Кудаш – минем әтиемнең энесе, Мостай Кәрим һәм башка күренекле затлар чыкты безнең авылдан.

 

Мин үзем кечкенә чактан бик юаш, сабыр, тыныч идем. Ләкин шул ук вакытта шуклыгым да була иде. Башымның тишелмәгән чагы булмый иде кайчагында. Шулай да тыңлаучан, тәртипле бала булдым. Әнием мине “акыллы кызым” дип, гел аркамнан сөеп-яратып кына тора иде. Әнием бик тә зирәк хатын иде. 3 еллык мәдрәсәдә белем алган. Аннан соң үзлегеннән әллә күпме китап укый иде. Аларны күренеп торган җиргә куя иде. Миңа “син дә укы” дип әйтми, ә күренгән урынга гына куя. Мин инде аңлый идем. Алып укый идем. Күбрәк балалар китаплары укыдым. Үземнең әтинең энесе – Сәйфи Кудашның китапларын да укый идем ул чакта ук.

 

Мәктәпкә укырга төшәр алдыннан, мин Келәштән Уфага Сәйфи абыйларга килдем һәм аның кызы Сөембикә белән бер ел балалар бакчасының әзерлек бүлегенә йөрдек. Шунда да Сөембикә белән бик күп китаплар укыдык. Ә бит безгә 6-7 яшь чаклар гына. Укырга сәләтебез бик көчле иде.

 

Безнең әтиләр гаиләдә 11 малай булган, бер кыз, ләкин ул кыз кечкенә чагында ук үлгән. 11 малай бер-берсенә ярдәмләшеп үскәннәр. Әтиләре 40 яшьтә генә үлеп китә һәм 11 малайны әниләре карап үстерә, күз алдыгызга китерегез, ничек бу хәтле йөкне тартып була! Малайлар үсә-үсә үзләре дә, әлбәттә, йорт-курада кул арасына керә. Шунысы хөрмәткә лаек – яшәргә ничек кенә кыен булмасын, 11 малайның барысы да диярлек музыкага, җыр-моңга тартылалар иде, сәләтлеләр иде. Гармунда, мандолинада бик матур уйныйлар иде. Бигрәк тә Әхияретдин абыйның моңлы җырлаулары һәм музыка коралларында өздереп уйнаулары истә калган.

 

– Фәридә апа, димәк җыр-моңга сәләт Сезгә дә алардан күчкән, каннан килә бу талант.

 

– Мин дә шулай дип уйлыйм. Чөнки кечкенәдән үк җырлый идем мин. Сеңлем дә матур җырлый иде. Аның белән өйдә сәке янына өстәлне китереп терибез дә, шуңа басып җырлыйбыз, концерт куябыз. Ә җырлап беткәч, йә шигырь сөйләгәч, сәкегә төшеп китәбез, анда чаршау да эленгән, монысы инде сәхнә арты, кулиса арты килеп чыга безнең өчен.

 

– Сезгә ул чакта ничә яшьләр иде?

 

– 7-8 яшьләр инде, бәләкәй генә идек, ләкин хәтердә бик тә уелып калган шул чаклар.

 

(Автордан: Фәридә Кудашевага кечкенәдән күп михнәтләр кичерергә туры килә. Гаиләләренә “кулак” дигән мөһер сугып, бар мөлкәтләрен тартып алалар. Күпмедер вакыттан соң алардан бу гаеп алына, әмма инде малларын кире кайтармыйлар. Шуннан әтисе Башсоюз ширкәте юлламасы белән сәүдә эшләрен торгызу максатында Баймак якларына чыгып китә. Башлангыч белемне башта туган авылында - Чишмә районының Келәш авылында, аннан соң Баймакта, аннан Кыйгы районына күчерелгәч, анда ала Фәридә. Артист булу, җырчы теләге исә тулысынча Кыйгы районында яшәгән чакта ныгый аның.)

 

– Фәридә апа, истәлекләрегездә туган Келәш авылыгыздан китүнең бала күңеленә бик авыр булганын әйткәнегез бар.

 

– Әйе, бу күчүләр минем өчен бик күңелсез булды. Туган илдән кем туйган инде. Минем өчен бер кайгы булды ул вакыйгалар. Урал артына киттек бит инде. Бу минем өчен ниндидер ерак чит илгә киткән кебек тоелды. Башкортлар арасына күчтек. Шунда башкортча да өйрәнергә туры килде. Минем ул якларга киткәндә җырлаган ике-өч җырым истә калды гомергә. Менә аларның беренчесе:

 

Китәрмен илегездән,

Тынармын сүзегездән.

Сахраларда аккош булсам,

Су да эчмәм күлегездән.

 

Монысы инде безнең гаиләне кулак дип рәнҗетүләренә җавап булгандыр. Аннан безнең авылда ике мәхәллә, ике мәчет бар иде. Аларның манаралары күккә ашкан. Шулардан азан тавышлары ишетелә. Искиткеч матур тавышлар инде. Сихри бер аһәң, сихри бер моң булып агыла иде алар. Шунда да ике җыр җырлаганым хәтердә. Менә берсе:

 

Иртә тордым иртә дип,

Намаз вакыты җитә дип.

Азан әйтә, мин җылыймын,

Башым читкә китә дип.

Менә икенче җырның сүзләре:

Иртән торсам иртә икән,

Намаз вакыты җиткән икән.

Чит илләрдә ялгыз яшәү

Диваналар итә икән.

 

Менә шушы соңгы ике җыр сүзләре аеруча нык исемдә калган. Манараларның сихри тавышы үзеннән-үзе безнең ул чактагы кәефне сагышлы итә иде. Җырламас җиреңнән җырларсың!

Оныклары белән

 

 

Аннан элек авылда яз көннәрендә киндер сугалар иде. Җитен чәчәләр бит инде ул дәверләрдә. Шуны талкышлап эрлиләр, эшкәртәләр. Минем әни кул эшләренә бик оста иде - тегә, чигә, эрли, бәйли, белмәгәне юк инде! Аның бүләкләре, бирнәләре бар иде. Матур чигелгән, сугылган. Әле дә әниемнең бер тастымалын кадерләп саклыйм.

 

Менә шул киндер сугалар дип әйттем бит әле. Гадәттә, яз көннәрендә башкарыла инде бу эш. Менә шул кадәр матур ритм белән сугалар иде киндерне. Үзе бер матур, моңлы музыка кебек яңгырый иде бу эш барышы. Авылның бер башыннан икенче башына ишетелә иде бу могҗизага тиң, галәмнән килгән төсле көйле тавышлар. Менә шул көйләр дә минем күңелемә моң орлыклары салгандыр димен.

 

– Җырчы булырмын дигән теләк, сәнгать юлын сайлармын дигән максат мәктәпне тәмамлаганда ук, үзеннән-үзе килдеме?

 

– Күпкә элегрәк тә булгандыр инде ул. Чөнки мин, әйтүемчә, кечкенәдән җырлый идем. Ә мәктәптә 1-нче сыйныфта укыганда, туган авылыбыз Келәштә мине концертта җырлаттылар. Укытучым җырларга кушты. Нинди җыр җырлыйм соң, дип сораган идем, “Салкын чишмә” җырын җырла, диде. Белүегезчә, бу җыр бик иркен, киң сулыш таләп итә. Менә шуны җырладым. Хәзер инде ничек ул җырны ерып чыкканымны хәтерләмим, әмма бик озак кул чапканнары истә калган.

 

Элек бик авылда төрле мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә җырлаталар, аннан гаиләгә кунаклар килсә, алар алдында балаларны җырлаталар, биетәләр иде. Шундый гадәт бар иде. Шуннан минем яхшы гына җырлаганны күршеләр, авылдашлар, укытучылар белә башлады. Ә инде җырлый беләсең икән, сине бер чарадан да калдырмыйлар. Әбиләр-бабайлар әйтә торганнар иде минем хакта: "Бу бала йә бәхетсез, йә гомерсез булыр инде, бигрәк матур һәм моңлы җырлый", дип.

 

Ә сезнең җырчы булу теләгем турындагы соравыгызга шуны тәгаен әйтә алам – Кыйгы районында мәктәпне тәмамлагач та, артист булу теләгемнең көчле булуын аңладым. Моңа бер көчле этәргеч тә булды. Элек бит кайбер районнарда колхоз-совхоз дәүләт театрлары бар иде. Кыйгыда да ачылды ул.

 

Менә шул театр ачылганда, мин беренче спектакльдә уйнадым. Әнием үлгән яз иде, хәсрәтле-кайгылы чак. Төрле каршылыклы хисләр белән ул спектакльдә уйнарга ризалаштым. Анда мин башкарган рольдә ятим кыз бала җырлый-җырлый хәер сораша. Менә шул кызның образын уйнадым инде, халык бик ошатты. Бәлки театр актрисасы буларак әлләни осталыгым да булмагандыр, әмма җырымның сагышлы-моңлы чыгуын әле кайтып үзем дә аңлыйм.

 

Менә шул чактан мин үземне артист итеп хис итә идем инде. Мин шул юлдан китәргә телим дә соң, ләкин әтием, минем табиб булуымны теләп, Уфага медицина буенча укырга керергә җибәрде. Уфада башка туганнарыбыз юк бит инде, Сәйфи абый Кудаш кына бар гаиләсе белән. Аларга килдем. Сәйфи агадан сорыйм: кайда укырга барыйм икән дип. Сәйфи абый исә: "Үзең кая телисең, шунда кер", диде. Бу инде минем йөрәккә җылы йөгертте, канатландырды. Мин әйтәм Сәйфи аганың ризалыгы булгач, сәнгать юлыннан китсәм дә, әтием тиргәмәс әле, дим.

 

Шулай итеп, ике дә уйламый, Уфа сәнгать техникумына барып кердем. Аны тәмамлагач, юллама белән барып, Дүртөйле колхоз-совхоз театрында эшләдем ике елга якын. Аннан соң Уфада филармония ачылды. Мине шунда эшкә алдылар. Мин анда эстрада төркемендә эшли башладым. Гастрольләрдә бик күп йөрергә туры килде. Зәмһәрир салкын кышларда ат чаналарында, авылдан-авылга йөргән чаклар да күп булды. Салкын клубларда тере тавыш белән җырладык. Яшь булганбыз, гайрәтле булганбыз инде.

 

– Фәридә апа, сезнең үзегезнең дә әйткәнегез бар, иң җимешле иҗат елларым талантлы татар музыканты һәм композиторы Бәхти Гайсин белән бергә яшәгән һәм иҗат иткән еллар дип.

 

– Бу чынлап та шулай. Мин башта филармониядә бер сукыр гармунчы Зарипов дигән агай белән эшләдем. Матур уйный иде баянда. Аннан соң музыкант Таһир Кәримов белән иҗат иттек, композиторлар әсәрләрен, татар һәм башкорт җырларын башкара идем. Ә Бәхти ул чакта Башкорт академия театрында эшли иде. Шул чакта ук мин аның берничә җырын башкардым. Шуннан соң без аны филармониягә эшкә чакырдык. Искитмәле оста, виртуоз уйный иде ул музыка коралларында.

 

Җайлап кына безнең Бәхти белән иҗат якынлыгы шәхси хис-тойгыларга да күчә башлады. Ә 1964 елдан без аның белән гаилә корып җибәрдек. Әлбәттә инде, музыкант һәм композитор белән бергә яшәү һәм гастрольләргә бергә йөрү җырчы өчен зур бәхет. Бәхти миңа гына әллә күпме яңа җырлар язды, безнең репертаур шактый киңәйде. Әле минем 150дән арты җырым сакланып калган. Аларны тасмаларга язып, киләчәккә саклап калдык, ә күпме җырлар йә тасмага язылмады, йә язылса да югалды.

 

– Фәридә апа, хәзерге җыр сәнгате турында төрле бәхәсләр бар. Халык җырларын башкара алучы талантлар кимүе дә билгеле.

 

– Әгәр кеше халык җырларын, озын көйләрне башкара ала икән, аның табигатьтән бирелгән чын таланты бар дигән сүз. Ә хәзер яшьләр җиңел-җилпе җырларга күбрәк йөз тота. Акча эшләү белән мавыгу да бар. Аңлыйм инде заманасы да шул, акча колына әйләндерә бу дәвер күп кешене, шул исәптән сәнгатькәрләрне дә.

 

Сүз дә юк, хәзерге яшьләрнең кайберләре сәхнәгә чыгып бер-ике җыр башкара да, үзләрен әллә кемгә куя башлый. Тере тавышка җырлау юк дәрәҗәсендә. Фонограммага, “фанера”га җырлап, үз-үзләрен бетерәләр. Күпмедер сәләтләре булса да, аны камилләштермиләр. Шул килеш тә әле аларга йолдызлык чире йога. Кеше танымый башлыйлар, бер-бер артлы мактаулы исемнәр алалар. Ул бит “тере” тавышка җырласаң гына осталыгың арта, кимчелекләрне бетерә барасың, очтарасың.

 

Мин үземне элек тә, хәзер дә “йолдыз” дип исәпләмәдем. Мин бары тик Ходай биргән сәләтемнән чыгып, иҗат иттем, халкыма җырларым ошасын, аларга ял бирсен иде дип кенә уйладым.

 

– Сезнең Татарстандагы әдипләр, җырчылар, композиторлар арасында да дусларыгыз күп иде. Алар Сезне “милләтебез сандугачы”, “йолдызыбыз” дип йөрттеләр.

 

– Әйе, мине баштан ук күтәреп алдылар Казанда. Милләтебезнең чын зыялылары Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Сибгать Хәким кебек мәшһүр затлар белән аралашу бәхете тиде миңа. Алар мине язучыларның Казандагы Тукай клубында кунакка ала торган иделәр. Анда күп тапкырлар җырлаганым да булды. Әдипләребез үз китапларын имзаларын, теләкләрен язып бүләк итә иде.

 

Хәсән Туфанны беренче күрүем дә Тукай клубында чыгыш ясаганда булды. Мин андагы сәхнәдә җырлап торам. Шул чакта уртадагы бер рәттә ап-ак күлмәкле, ап-ак чәчле бер ир-ат утыра. Минем җырлаганны уелып китеп, онытылып китеп тыңлап утыра инде бу. Ниндидер хәсрәт-сагыш дөньясында гизгән кебек.

 

Җырлаган чакта залга бик җентекле игътибар итеп булмый, үзең дә онытылып китеп җырлыйсың. Ә менә бу ак күлмәкле, ак чәчле ирдән аерым бер сихри дулкыннар килә кебек иде. Шуннан концерт беткәч, сорадым “менә бу ап-ак чәчле ир кем ул?” дип. “Күренекле шагыйребез Хәсән Туфан бит ул”, диделәр. Шуннан танышып киттек аның белән дә, башкалар белән дә. Әмирхан ага Еники белән, Уфадан Казанга поездда барганда, беренче тапкыр күрешкән идек. Аннан дуслыгыбыз гомер буе дәвам итте.

 

Казанда күп тапкырлар чыгыш ясадым мин. Беренче баруымда төрле театрларда, мәдәният сарайларында 17 көн рәттән концертлар бирдем. Гастрольләрем 16 көнгә исәпләнгән иде. Әмма, халык соравы буенча, тагын бер өстәмә концертны Г. Камал театры бинасында бирдем. Шунда мин Казанның мине күтәреп алуын тойдым, тагын да ныграк канатландырды, илһам өстәде бу хөрмәт.

 

– Сез яшь чактан ук халыкның сөекле кызы, талантлы җырчысы булдыгыз. Ә менә үзегезгә бирелгән рәсми исемнәр, мактаулы исемнәр җитәрлек булды дип уйлыйсызмы?

 

– Әйе, мине халык бик яратты. Аеруча Татарстан һәм татар халкы бик күтәрде мине. Алар мине яратты гына түгел, ә хәтта иркәләделәр дә. Башкортстанда да мине таныдылар, халык таныды. Рәсми танылуга килгәндә исә, анысы инде түрәләрнең эше. Бер караганда, 10 ел эшләгән кайбер дуңгыз караучылар да Хезмәт герое булды. Минем мактаулы исемнәргә әлләни исем китмәде.

 

Шулай да яшь кенә җырчылар Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләрен алып беткәндә, күңел рәнҗеп куя-куюын. Ләкин минем күңелемне шул җылыта – мине халкым яратты, халык сөюе яшәтте, озын гомер бирде. Минем җырларымның күбесе бүген дә яши. Ә халык сөюеннән дә югарырак бәя була алмый.

 

Автордан: Татар һәм башкорт халыкларын яшәтүче ике нигез бар. Аларның берсе – дин, икенчесе – моң. Шушы ике нигез зур байлык һәм бәхет. Фәридә апа Кудашева менә шушы ике нигезне ныгытучы бөек шәхесләрнең берсе. “Үз язмышымнан бик канәгатьмен, - ди Фәридә ханым. - Ходай биргән талантым аркасында сәнгать юлыннан киттем һәм гомерем буе җыр дөньясында яшәп, халыкның сөюенә, тирән хөрмәтенә ирештем. Моңардан да зуррак бәхет була алмый”.


Фәнис ФӘТХИ
Азатлык
№ | 05.05.2010
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№59 (43852) / 13.05.2010 21:46:11

И ходаем, нинди көннәргә калдык, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева алдында оят инде. Җыр сәнгате турында фикер алышасы урынга, әллә нинди саташкан бәндәләрнең акыл сатуына кереп баттык. без мондыйларны аерым укытыла торган коррекцион мәктәпкә (вспомогательная школа) озата идек. Хәзер андыйлар күбәйде шул.

№58 (43849) / 13.05.2010 21:30:05

Шераля! Сүзең хак, дөрес әйтәсең, бүген урыс халкын ислам диненә тартырга күпкә ансатрак. Аларның зыялылары, галимнәре һәм поплары исламга кайта, ә безнең татарларның үзләрен зыялы дип йөрүчеләр: "Аллаһы дип әйтсәм, йә чыннан да Аллаһыга ышана дип уйларлар", дип, махсус рәвештә "Ходай" диләр. Риз.Фәхреддин хәзрәтләре әйткәнчә: "Бүгенге татарларны үзебезнең борынгы бабаларыбызның варислары дип әйтү мөмкин түгел бер гамәлдер".

№57 (43848) / 13.05.2010 20:49:59

Кактус
Минем №48 язмада нинди көферлек таптыгыз? Сүзе-сүзгә булмаса да, мәгънәсе хәдисләргә туры килә. Сезнеңчә Мөхәммәт (СГВ) пейгамбәрнең шәкертләре көфер буламыни? (Коръән генә иңгән телдә укыла, хәдисләрне тылмачлау рөхсәт ителә)

№56 (43808) / 13.05.2010 11:24:42

Кактус, эйткэн идем сезгэ, анлатып торунын бер мэгънэсе юк...башка миллэт вэкиленэ анлатып, шул миллэт вэкиллэреннэн ойрэнсэ генэ безнен татар...узебезнекелэрдэн ойрэнергэ "оялабыз" бит без... 

№55 (43801) / 13.05.2010 10:37:25

кактус! Ышаныгыз бары үзегез өчен генә. Ә безнең күңелдәге аллаһы тәгалә -ул бары безнеке!
аңа сугышып утырубыз кирәк түгел, кстати Сез читкәрәк киттегез. белгәч нигә шул 99 исемне нигә язмыйсыз?!

№54 (43800) / 13.05.2010 10:23:12

Соры корт. //"Хак Тәгаләнең 100 төрле атамасы бар, 99ы клланышта. 100енчесен Мөхәммәт (СГВ) пейгамбәрнең ишәге белгән, ләкин инде ул үлгән"//. Менә шушы сүзләреңнән тиз арада тәүбә итмәсәң, син инде үзеңә Аллаһы Тәгалә кичерми торган (ширк) гонаһны эшләдең. Аллаһы Тәгаләнең булган исемнәрен кире кагу яисә яңаны өстәү кешене мөселманлыктан чыгарып кәфер итә.

№53 (43790) / 13.05.2010 00:32:05

Безнең әби-бабайлар: Ходай Тәгалә, Аллаһы Тәгалә, - дип сөйләшүне безгә китереп җиткергәннәр икән, сез ничек итеп дөресләмәкче буласыз?

№52 (43787) / 13.05.2010 00:15:53

иих, егетләр, бар иде ул җырчылар без яшрәк чакларда. бу язма шуларның берсе, сокланып бетеп булмаслыкларның берсе турында. сүз белән аңлату өчен Мөһәммәд Мәһдиев булу кирәк, ну гафу, миндә андый талант юк.

№51 (43785) / 13.05.2010 00:04:56

кактус Иртәгә шул 99 тугыз исемне татарча язып монда элмәссез микән? Без дә өйрәнер идек!

№50 (43763) / 12.05.2010 21:26:37

Кактус, мин анлата башласам, мине банить итуне сорый башлыйлар, анлатып китегез эле шуларга нэрсэдэ аерма икэнен...Иркэ белэн суз корэштерудэн мэгънэ юк, кеше бераз зазнался... 

№49 (43762) / 12.05.2010 21:23:36

Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме арасында Ходай да Алла исеме дә юк. Үзен хөрмәт иткән һәм Аллаһы Тәгаләнең берлеген таныган мөселман кешесе Ходай дип тә, Алла дип тә сөйләми. Урыс халкы да хәтта Алла дими, ә Аллах ди. Аларда "Һ" авазы булмау сәбәпле. Чак кына булса да, Аллаһы Тәгаләнең исемнәрен генә булса да дөрес әйтергә өйрәнергә вакыттыр инде татарларга да.

№48 (43761) / 12.05.2010 21:20:38

Кактус
Бер дин белгеченнән ишеткән идем: "Хак Тәгаләнең 100 төрле атамасы бар, 99ы клланышта. 100енчесен Мөхәммәт (СГВ) пейгамбәрнең ишәге белгән, ләкин инде ул үлгән". Шушыңа охшаш сүзләрне бабыкай мәрхүмнән дә ишеткәнем бар иде, димәк бу сүзләрне сөйләү көферлек түгел.

№47 (43739) / 12.05.2010 17:37:29

Соң Кактус! ни Ходай,ни Алла дип сөйләш! нинди аерма? Иң мөхиме АҢА ышаныч ләбаса!

элек-электән безнең телдә икесе дә бер дәрәҗәдә кулланылды.
кирәкмәгән бәхәс чыгарып нигә азапланасыз?

№46 (43737) / 12.05.2010 17:27:00

Иркә! Синең һәр темага кереп үз фикереңне җиткерәсең килә. Әмма фикерләреңнең күбесе берсе икенчесенә каршы килә. "Нигә Загитовның Рейхстагка флаг куюын әйтмиләр" дип татарлар өчен борчылган буласың. Башкортларның таталарны мыскыл итүләре хакында өйтелгән сүзләр сиңа охшамый "национальные розни" булып күренә. Аллаһыга ышанган кеше булып та күренәсең килә, әмма безнең "зыялы галимнәребез" кебек "ходай" дип кенә әйтәсең.

№45 (43666) / 11.05.2010 22:20:46

Шулай шул кигәвен)))))

№44 (43664) / 11.05.2010 22:13:42

+
Иркә
Ә, күп вакытта фикерләр туры килә

№43 (43662) / 11.05.2010 22:08:49

Иркә!
Рәхмәт, ишетү-ишетмәүне тикшердем. Аллага шөкер, фикерләр туры килмәгәндә дә янәшә яшәргә өйрәндек. Безне белгәннәргә үрнәк тә булгандыр, бәлки безнең шулай яшәп күрсәтүебез.
Хәерле кич-таң!

№42 (43660) / 11.05.2010 21:49:37

Кигәвен, ни хәлләр? Соңгысын аңлап та җиткермәдем, ярар ни әйтсәң дә))))

№41 (43658) / 11.05.2010 21:46:07

Иркә
Нинди кеше соң син?!. Үзем, мең төрле бәяләмә(характеристика) бирә алыр идем, әмма - начар кешегә чыгармас идем.
Кайвакытта, син дә, мин дә,Һ. б.лар да ошамыйбыз бит күпләргә.
Барыбер, армаганннар, хәлдән таймаганнар - М. ру.ны чистартып алга барырлар!

№40 (43657) / 11.05.2010 21:44:51

Кигәвен
Узган елдан бирле Татарстаннан җылырак җирдә- Н.Новгород өлкәсендә, җәй уртасыннан Туймазы-Оренбург арасында булырбыз,Алла боерса.(Питергка барудан котылдык бугай)

№39 (43655) / 11.05.2010 21:37:53

Иркә
Аңладым, ләкин \"талкан калагы\" дип әйтмәдем.

№38 (43653) / 11.05.2010 21:31:42

күке, мин хет ойрэнгэн, урманда йореп, син нишлэрсен инде, авызын бырмаладака гына иялэшкэн булгач... 

№37 (43651) / 11.05.2010 21:24:16

Карагыз әле, Фәридә апа гафу итәр, халыклар дуслыгы турында язабыз бит.Әле генә 1 каналдан сюжет булды, тегешартлаган шахтаның гендиректоры кыиайлы Син. Путин тегене первоклассник кебек отчитывает, үлеш карап торырга. шахта астында да калуыгыз, калуыбыз бар, тагын әллә кайларда.

Соры корт, ир белән хатын арасына кергән кеше кем була?)))))))

№36 (43650) / 11.05.2010 21:22:05

Соры корт
Бик ерак(салкын) җирләрдә хезмәт итеп(эшләп) ятсагыз да, татарлар белән(безнең белән) аралашып, акыллы фикерләр җиткереп ятуыгыз белән күпләр ризадыр, дип беләм.
Димәк, М.Ру.ны яратучылар һәм яңа килүчеләр, әйдәгез - үзебезнең яраткан *өе* безне саклыйбыз.

№35 (43648) / 11.05.2010 20:53:50

китапханәдә соңгы тапкыр теге атнада булдым. яңа басмалар арасында күрмәдем. кибетләргә дә сугылам,анда да күзгә чалынмый.
булса Камал театры фоесында булырга мөмкин. Санаулы гына булса, 1 данәдән кулга гына таратканнардыр аны.

№34 (43647) / 11.05.2010 20:48:15

Кабатлап язам! Аңа кадәр, халыкка мөрәҗәгатем бар, темадан читкә китеп, чүбек чәйнәүдән туктагыз, зинһар өчен, Фәридә ападан оялыгыз, аларны Фәридә Кудашева үзе дә укып бара ич! №6 (43530) / 10.05.2010 / 23:35
Җәмәгать, берәр кеше әйтә алмасмы, Фәридә Кудашева турында китап чыгачак, дип газетадан укыганым булды, әмма китабын күргәнем юк, чыкты микән ул китап? Татарстан библиотекаларында андый китап юк.

№33 (43640) / 11.05.2010 19:41:21

тфү диген,җүнсез!
өйрәнгәнсең Кырлай урманында, авызыңа ни эләкте шуны тутырырга!

№32 (43637) / 11.05.2010 19:32:51

күке,берэр селкенэ торганы безгэ дэ калыр эле...безгэ язганы безгэ булыр...бака ите тэмле ди ул...

№31 (43634) / 11.05.2010 19:30:29

Кытай килсә,эләктереп кабарлык ит калыр дисеңме?!
алар хет үзләре нәрсә селкенә шуны ашый торган халык! Корт та, бака да калмас әле! Бөҗәкләр Кызыл китапка эләкмәгәе!
Күп итеп чәй алып килсәләр ярар иде әле.ипи белән чәйгә өйрәнгән халык ни дисәң дә!

№30 (43630) / 11.05.2010 19:21:14

күке,кытайча ойрэнербез дэ, э менэ ике таяк белэн ашый алмамдыр...зуррак ит кисэген элэктереп каба алсам гына инде... 

№29 (43629) / 11.05.2010 19:20:38

Кигәвен
Миңа бичәм: \"Колагыңа аю баскан килеш, җырчылар турындагы язмаларга фикереңне язма,\"-дигән иде диеюен (Мәсгүдә Исламовна турындагы язманы укыган, ә мин аны М.ру га кермидер дигән идем.Сүзгә саран бичәм, телефоннан биш минут буе акыл өйрәтте), сезнең №23 язманы укыгач, тңзмәдем: \"Сыер икәнсез, өстенә баскансыз\". (Фәридә Кудашеваны яратмаска мөмкин түгел)
Үзләрен җырчы санаган шырды-бырдыга фикеремне язачакмын.
Иркә, 80% музыкальный слух нүжәли колакка аю басу санала?

№28 (43613) / 11.05.2010 18:30:29

Кытайча ничек өйрәнәсе булыр инде, картаймыш көндә.

№27 (43612) / 11.05.2010 18:26:00

Иркә, башкаларнын акыллы сузенэ каршы жавап эйтэ алмаган очракта, ин яхшысы – админнан аларны сортеп атуларын утену! элэкчелэр гомер-гомергэ бар иде, бар хэм булачак! эйткэн идем бит инде, хэлдэн килмэсэ, тыгылма, батасын...башка сайтларда утырганын юк ахры синен, разжигание розни,имеш...

№26 (43603) / 11.05.2010 17:21:59

"Татарская пресса. Там, по большому счету, нечего читать.

Татарское телевидение. Там нечего смотреть. "

Рафаэль Хәкимовтан иң ошаганы шул булды. Калганнары белән килешәм.Аерылу сәяси момент белән бәйле ул Һәрвакытта. Аерым яшәүче күпме гарәп иле бар. Урыс белән белорус нинди якын. Аерылгач , аны кире кушып булмый инде. Тик аларны бәрештерегә кирәкми.Алтын Уртадан килеп чыккан бик халыклы уртак тарихлы төрки дөнья. Алар ни кадәр якын була алсалар, шулкадәр якынаерга кирәк. Кем беренче, кем көчле, кем мәгърифщтле, мәгърифщтсез булган дип утырасы түгел. Европа картая. Кытай влияниесы астында калуыбыз бар тиздән!!!!!

№25 (43602) / 11.05.2010 17:18:29

Кактус
Әсгәть
Сүзегез дөрес булса да, урыны монда-хәзер түгел.
Бүгенге *тема* Фәридә апа Кудашеваның тормыш һәм иҗат юлына багышлана.
Кеше булып калырга тырышсак яхшы булыр иде!

№24 (43599) / 11.05.2010 17:00:12

Админ,кактусның 23 номерлы комментында разжигание розни, расовая или иная дискриминация дигән нәрсә күренә. Протест белдерәм, ваша честь, сөртегез моны!

№23 (43598) / 11.05.2010 16:51:07

тема №21, Иркә №22 - килешәм!
Фәридә апаларны урал артына җибәрүне, башкортлар арасына сөргенгә җибәрү, дип аңлыйм.
Башкортстан, Казахстан, себер ... якларына күп төрле халыкларны сөрделәр.
Сәнгать әһелләре: артист, җырчы...., кайберләре, тормышның барлык нечкәлекләрен белеп-аңлап бетермиләр дигән караш бар. Фәридә апага карата, моның киресен генә әйтеп була икән.
Авторга: халыкны яшәтүче ике нигез. Дин, моң га, тел не дә өстисе килә!
Фәридә апа! Колагына аю басканнар да, сезнең моңны ишетеп моңлана, калганнарын әйткән дә юк инде. Сәламәт булыгыз!

№22 (43579) / 11.05.2010 10:55:39

Тема, чынлап та сөрелдем)))))

Фәридә Кудашеваны яратам, яраттым, яратачакмын! җырларын да! Килешен - кыяфәтен дә!!! Ике халыкның да яраткан кызыдыр дип беләм.
Озын сәламәт гомер телим!!!!

№21 (43578) / 11.05.2010 10:50:38

Татар халкының сөекле кызы, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева быел декабрь аенда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгели...

Темадан читкә китүчеләр коймага сөрелә)))

№20 (43575) / 11.05.2010 10:40:57

төплерәк галим юк - бу минем фикер, килешә аласыз, килешмәсәгез дә , минем моңа хакым бар.Сезнең моның өчен мине тәрбиясез дип атарга хакыгыз юк. чөнки мин конкрет кеше адресына әйтмим. бу шул очракта тәрбиясезлек булыр иде. Бу гомумән әйтелгән сүз. Ә моны аргументацияләү өчен сорау бирәм:" Сез миңа аңлаешлырак тарихчы булмаган киң массалар укырлык, ышындырырлык тарих китабын әйтегез!!!!!" Фәхретдиноф китабы аңлашылырлык. Ник калган галимнәр аңа ябырыла алайса!? Димәк, уртак позициягә килерлек көчле эш юк.

№19 (43574) / 11.05.2010 10:34:09

"фикеренне кешегэ кочлэп тагарга" - бу минем тарафка еш яңгырый торган әйбер.Дәүләт башындагы диктатор гына фикерен көчләп тага ала армиясе, көч органнары белән. Мин сезгә бернинди көчләү куллана алмыйм. Ә аргументация - көчле корал, анысы дөрес, тик ул тыелмаган))))Аны тыю- сүз иреген тыю дип атала, менә монысы Конституция белән тыела!!!!!!!!

№18 (43573) / 11.05.2010 10:31:14

Иркә, кеше белэн сойлэшкэндэ "эле топлерэк галимнэр дэ юк" дип анын авызын ябарга маташу – тэрбиялек билгесеме? мэнсезлек бу...биш тиенлек кэттэлек...

№17 (43571) / 11.05.2010 10:28:47

Иркә, шул ук сузлэр узенэ дэ кагыла...белер-белмэс уз фикеренне кешегэ кочлэп тагарга маташма эле...синен кебек кенэ ботенесе укыган...Дин олкэсендэ дэ егылып китэрлек белгеч булсан, Ходай дип сойлэп утырмас иден...Э татар белэн башкортнын бер ук халыкмы, юкмы икэнен белэсен килэ икэн, тарих битлэрен актар эзрэк, син укыган совет чорындагы тарих куптэн инде чуп оеменэ таба урмэлэп бара...

№16 (43570) / 11.05.2010 10:27:29

Монысы сине өйрәтү түгел, беренче замечанияңа җавап кына.өйрәтергә алынганчы, проблеманы төптән белергә кирәк.

№15 (43569) / 11.05.2010 10:24:42

Шераля, белмәгәч, галим булмагач, кеше өйрәтергә керештең?! Фикер белдерү ул икенче нәрсә, ә бу турыдан-туры өйрәтү. Ураза да фарсы сүзе.гарәпчә Ураза гаетенең исеме икенче. Сорамаганда кеше өйрәтмиләр, бу тәрбиясезлек билгесе.

№14 (43567) / 11.05.2010 10:17:56

Иркә,топлерэк галимнэреннэн сора, эйтеп бирерлэр эле...нигэ сина минем кебек укымаган кешенен жавабы? 

№13 (43554) / 11.05.2010 09:40:11

Кит аннан, ярый әле әйттең)))))Ураза бәйрәме кем сүзе?

№12 (43550) / 11.05.2010 09:09:21

Иркә,кем булсам да, галим тугел инде...э мин Аллахы Тэгалэгэ ышанам...Исламны безгэ гарэплэр алып килгэн, гарэпчэ атау доресрэк буладыр...Ходай – фарсы сузе...

№11 (43540) / 11.05.2010 08:20:01

Шераля, дөресен әйткәндә минем бу темага синең белән бәхәсләшем килми дә. Әле төплерәк галимнәр дә аз, мин соңгы елларда килгән физиклардан көткән идем аңлаешлырак, логичныйрак әйберләр, әлегә күренми, тарих актару, исбатлау тиз процесс түгел шул кем өчен дә.шераля, син мишәр булып чыктың ахры...

№10 (43539) / 11.05.2010 08:15:26

шераля,син мине генә коткарырсын инде, башка бөтен җирдә өлгерәсең бит!!!!!
да, да, сиңа Ходай бу турыда үзе әйттеме?! Мин Ходайга гына ышанам шул, башка очракта исбатлаулар сорала.

№9 (43538) / 11.05.2010 08:12:31

Иркә, кинэшем шул, бик тирэнгэ кермэ, батып калуын ихтимал...мишэр белэн татар икесе бер, телдэге узенчэлекне санамаганда...бу темага бэхэс кузгатасы килми, лэкин татар белэн башкорт бер тугел...башкорт дип аталган татарлар белэн татар дип аталган татарлар бер булмыйча, ничек булсын?))

№8 (43536) / 11.05.2010 08:06:39

Шераля алар бик аз аерыла. Әйтик мишәрләр аларга караганда да ныграк аерылып торалар. Телләре дә, ментальлеге дә.Миңа башкотлар якынрак әйтик, мишәрләргә караганда.Ләкин башкортлар менталь яктан көчлерәк, аерылу юкка гына булмаган. Ләкин татар белән башкортны русча әйткәндә целенаправленно бәрештерү бара. Кайсы белеп, ә хискә бирелүче милләтчеләр белмичә дә эшләргә мөмкин.

№7 (43531) / 10.05.2010 23:48:44

Иркә, татар белэн башкорт бер? хм... 

№6 (43530) / 10.05.2010 23:35:30

Җәмәгать, берәр кеше әйтә алмасмы, Фәридә Кудашева турында китап чыгачак, дип газетадан укыганым булды, әмма китабын күргәнем юк, чыкты микән ул китап? Татарстан библиотекаларында андый китап юк.

№5 (43483) / 10.05.2010 09:12:01

фәридә Кудашева!!!!!!!Татарча җырларын да, аеруча башкортча көйләрен бик яратам. Бөтенесен.Аның иҗаты - татар-башкорт, яисә башкорт-татарның бер булуын исбатлый торган әйбер.
Бите, тышкы-кыяфәте, үз-үзен тотышы нәкъ минем әни төсле.Шуңамы,ул җырлаганда аеруча хисләнәм.

№4 (43481) / 10.05.2010 08:04:08

Әсгать. Җырласын,ике халыкка да җырласын.Ике як та үзенеке итеп кабул итә икән, бу начармы?

Күп җырчылар шулай булсын әле!!!!!

Хотя алар бар: А.Сагынбаева,Р.Динмөхәмәтев, Дәмирә - бу җырчыларны ике халык та бик җылы кабул итә. Шул начармы Әсгать?

Фәридә апаны яшьтән тыңлап үстек. Башкырты татары да тыңлады. Ике як та үз итә икән,бу җырчының күңгелләргә барып җитүен күрсәтә.

Бүлмәгез!!!! Бүленмәгез!!!!!
(Башкырт Флагы)

№3 (43453) / 09.05.2010 12:46:47

Премия турындагы сүзләр белән килешмичә булмый.
ә Үзенә ике республиканың да Зур премияләрен бүген бирерлек!
Әсгат абый!аның өчен дә сугышып маташырга кирәкми. Ике милләтнең дә олы вә талантлы вәкиле!
Ә талантлар турында :ул Безнеке! дию, күңелгә рәхәтлек бирә.

№2 (43446) / 09.05.2010 09:24:12

Фәридә апага исәнлек-саулык,бәхетле картлык,һәрвакыт шундый күркәм күңелле булуыгызны һәм тормышыгызда күп шатлыклар телим. Исән-сау булыгыз, Фәридә апа!!!!

"Фантомас"нын, бу телэгенэ миндэ кушылып бер - ике суз генэ остисем килэ .

Башкортлы дигэн Уфа башшовиклары Фэридэ апаны советлар вакытында кебек башкортлыча жырлата башлап , ул башкорт жырчысы диеп маташалар .
Шундый шовикларны ишеткэндэ ачуымны кемгэ чыгарырга белмим !

Тын,нап карагыз Фэридэ апанын, "башкортлы"ча жырлаганын :>>>
http://www.bashpoisk.ru/?p=%CA%F3%E4%E0%F8%E5%E2%E0%20%D4%E0%F0%E8%E4

Башкортлыларнын, уз жырчылары булмагач ботен татар жырчыларын hэм башка татарларны "башкортлы"га эйлэндереп маташалар .

№1 (43432) / 08.05.2010 19:09:44

Фәридә апага исәнлек-саулык,бәхетле картлык,һәрвакыт шундый күркәм күңелле булуыгызны һәм тормышыгызда күп шатлыклар телим. Исән-сау булыгыз, Фәридә апа!!!!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar