поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.06.2019 Экология

Глобаль җылыту: июль белән август нинди булачак?

Синоптиклар уздырган тикшерү нәтиҗәләре әллә ни куандырырлык түгел. Алар климатның глобаль җылынуын хәбәр итә. Белгечләр әйтүенчә, температура ел саен якынча бер градуска күтәрелеп бара икән.

– Бу бик күп, – ди КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, про­фессор Юрий Переведенцев. – Ул нәрсәне аңлата соң? Температура югарырак күтәрелгән саен, Арктика безгә якыная, ә җылы төньякка китә. Ә бу, үз чиратында, табигый бәла-каза­лар­ны арттыра.  
 
Галим сүзләренә караганда, глобаль җылыну 1970 нче елларда башланган. “Аның төп сәбәбе – парник эффекты”, – ди ул. Татарстанда мондый үзгәрешләр аеруча нык сизелә. Казанда соңгы 119 ел эчендә уртача температура 3,5 градустан 6 градуска кадәр арткан. 
 
– Без чагыштырмача тыныч төбәктә яшибез. Якын-тирәбездә диңгезләр дә, биек таулар да юк. Шуңа күрә Төньяк Атлантикадан ки­лүче җылы һава торышы безгә кыш көне генә тәэсир итә, – ди профессор.  
 
Белгечләр, тикшерү өчен, өч торак пунктны – Казан, Арча һәм Карамалы Тау (Яшел Үзән районы) авылын алган.   
 
– Алар бер-берсеннән әллә ни ерак урнашмаса да, климатик үзгәрешләр си­зе­лә. Казанда һава тизрәк җы­лына, чөнки монда зур биналар, заводлар, автомо­бильләр күп, – дип аңлата Юрий Переведенцев.  
 
Галим әйтүенчә, глобаль җылынуның уңай якларын да күрергә мөмкин. – Яз – иртә, көз соңрак килә. Шулай ук ягу сезоны да иртәрәк төгәлләнә. Мондый һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен дә уңай. Шулай да мелиорация турында уйларга кирәк. Көннәр җы­лытса да, явым-төшем­нәр аз, – ди ул.  
 
Шулай да климаттагы әлеге үзгәрешләрнең яхшысыннан яманы күбрәк шул. Һава торышының әледән-әле үзгәреп торуы табигый бәла-казаларның санын 10-15 процентка кадәр арттыра. Соңгы елларда, чыннан да, давыллар, көчле яңгыр­лар, куркыныч яшеннәр, күз ачкысыз бураннар күбрәк күзәтелә башлады.     
 
Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына таянып әйткәндә, июньнең икенче яртысында көннәр 30 градуска кадәр җылы­тачак. Эссе җәйне инде бу атна ахырында ук тоячакбыз. Июньдә температура нормадан 2,5 градуска югарырак булачак.
 
Июльдә исә артык эссе көннәр күп булмаска охшап тора. Ә менә август 26 – 28 градус җылылыгы белән иркәләячәк. 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.06.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»