|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2019 Шоу-бизнес
"Бу 30 секундны мәңге онытмаячакмын": Филипп Киркоров самолетның гадәттән тыш төшүен ВИДЕОда күрсәтәРус шоу-бизнесы йолдызы Филипп Киркоров үзе утырган самолетның аэропортта гадәттән тыш режимда утыруын видеога төшергән. Мәскәүнең Домодедово аэропортына Болгариядән очкан самолетта җырчы белән аның балалары да булган, дип яза Лайф. — Тормышымның бу 30 секундын мин мәңге онытмаячакмын! S7 авиакомпаниясенең Варна — Мәскәү рейсы пилотларына һөнәри осталыклары һәм хәлне җайга сала алганлыгы өчен рәхмәт. Төштек. Бу юлы. Алга таба яшибез! - ди артист.
Киркоров балалары белән бергә Болгариягә гастрольләр белән барып кайтуы булган. Аэропортта төшеп утырганда шассилар белән полосага бәрелү аркасында, һава судносы икенче әйләнешкә китәргә мәҗбүр булган.
Шул ук вакытта Домодедовода һәм S7 компаниясендә лайнерның гадәттән тыш утыруы турындагы мәгълүматны расламаганнар.
--- |
Иң күп укылган
|