поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.06.2019 Дин

Намаз укучы хатын-кызның чәч буятуы дөресме?

Олыгая барган саен кеше дингә якыная. Хәер, башына кайгы төшсә, йортының яме качса да, намазга басарга омтыла ул. Шул рәвешле генә җанына тынычлык таба. Бүген намаз укып тынычландым да, иртәгә оныттым түгел. Һәр нәрсәнең үз кагыйдәләре булган кебек, намаз укуның да үз тәртибе бар. Намазны боза торган гамәлләр турында белү өчен, без «Кабан арты» мәчете имамы Салимҗан хәзрәт Домнин белән әңгәмә кордык.

– Салимҗан хәзрәт, сүзебезне ерактан башлыйк. Ислам динендә намаз уку нәрсә дигән сүз?
 
– Намаз уку ­– ислам диненең биш баганасының берсе. Намаз дигән сүзнең мәгънәсе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «саләт» дигәнне аңлата. Бу – Аллаһы Тәгалә белән бәйлелек, аның белән сөйләшү, аның белән әңгәмәгә керү, дога кылу дигән сүз. Намаз – Аллаһының кушкан фарыз гамәле. Ул көненә биш тапкыр укыла һәм аның махсус вакыты, догалары, хәрәкәтләре бар. Шуңа күрә намаз мөселманны Аллаһы Тәгалә белән бәйли. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) намазны чистарыну гыйбадәте дип атаган, чөнки биш вакыт намаз ислам динендәге һәр кеше өчен дә фарыз, ягъни тиешле гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.) «Әгәр берәрегезнең өй каршысында чип-чиста елга агып ятса һәм кеше көненә биш тапкыр шул елгада юынып чыкса, аның тәнендә берәр кер калыр идеме икән?» дигән. Юк, әлбәттә. Намазда да шулай ук: кеше чистарына, гөнаһлардан арына, пакълана.
 
– Кайберәүләр уку яки эш булганлыктан, намазны вакытында укымыйча, соңыннан барысын җыеп башкара. Бу дөрес гамәлме?
 
– Юк, бу дөрес гамәл түгел. Беренчедән, Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә бу турыда кабатлап килгән: «Дөреслектә намаз уку билгеле бер вакытта фарыз булды». Шуңа да аны бары тик билгеләнгән вакыт кысаларында гына башкару зарур. Икенчедән, хәзер кешеләр намаз эшне калдыра, вакытым юк, дип еш сөйлиләр. Чынлыкта, болар бары тик аклану гына. Әгәр тарихка күз салсак, хәзер элеккеге идеология юк, хәзер дин белән көрәшмиләр, шуңа күрә Русиянең Конституциясендә дә дин иреге рәсми рәвештә күрсәтелгән, теркәлгән. Шуңа да намаз башкарырга вакыт табу авыр мәсьәлә түгел, билгеле. Әгәр дә без биш вакыт намазның укыла торган фарызларын бергә карасак, һәрбер намазга якынча биш минут вакыт кирәк. Иртән биш минут, көндез, төштән соң биш минут, кич һәм төнлә бишешәр минут. Бу вакытлар бик тә әз. Кеше тормышына карасаң, ул әллә нинди кирәкмәгән, файдасыз әйберләргә вакытын күбрәк тә сарыф итә. Берничә сәгать рәттән интернетта утыра, буш вакыты булган саен кирәкмәгән сериаллар, фильмнар карый. Кайберәүләр телефон аркылы кемнән дә булса көлеп, кемнеңдер тормышын «чәйнәп» утырырга мөмкиннәр. Никтер ул вакытта кеше «менә бу шөгылем минем намазымны калдыра» дип уйламый, «җыеп булса да, кич белән генә карыйм, телефонымны кич белән генә кулга алам» дими бит. Дөресен әйтергә кирәк, намаз эшне калдырмый. Вакытның булмавында кеше үзе гаепле. Әгәр дә ул теге яки бу эшен чыннан да башкарырга тели икән, ул аңа вакыт табачак. Бу очракта безгә революциягә кадәр яшәгән әби-бабаларыбыздан үрнәк алырга кирәктер. Революциядән соң дин кысыла башлый, динсезлек тарала. Ә аңа кадәрге заманда диннең көче зур. Шул вакытта безнең әби-бабаларыбыз көн дими, төн дими, җәй дими, кыш дими, эссеме, салкынмы, намазларын калдырмаганнар. Хәтта кайбер тарихи истәлекләрдән дә аларның җәйге эссе челлә вакытында урак өстендә кайнаганда да, уразаларын да, намазларын да калдырмаулары турында укырга була. Ә ул заманда бернинди телефон да, комбайннар да булмаган бит, барысы да кул белән башкарылган. Алар белән чагыштырсак, хәзерге заман кешеләренең түгел, ә шул чорда яшәгәннәрнең «минем вакытым» юк дип әйтергә хакы булгандыр да. Хәзерге чорда яшәүче мөселманнар алай дип әйтергә тиеш түгел. Дөрес, әгәр дә намаз укучы йоклап калса, яки аңын җуйса, бик нык авырып китсә, ул намазын калдыра. Ләкин ул терелгәч, намазларын каза кылырга, ягъни кайтарырга тиеш. Әгәр дә кешенең вакыты да бар, хәле дә яхшы, ләкин ул намазын тиешле вакыты белән укымый икән, бу очракта ул каза кылырга тиеш. Иң куркынычы, мондыйлар өстендә гөнаһ була. Гади эшчене генә мисалга китерик. Әйтик, мин эшли торган завод директоры миңа эшкә сәгать сигезгә килергә куша икән, мин шул вакытка киләм. Әгәр дә көн саен сәгать тугызга килә башласам, директор миңа нәрсә дип әйтер? Әлбәттә, берничә тапкыр ул мине гафу итәр, аннары штраф түләтә башлар, сүгәр. Ләкин көннәрдән бер көнне, аның әмерен үтәмәгән өчен, ул мине эштән куар. Намаз вакыты белән дә шундый ук хәл.
 
– Салимҗан хәзрәт, ә намазны ашыгып башкару дөресме?
 
– Ашыгырга ярамый, әлбәттә. Әйтелгән һәрбер сүзне, башкарылган һәрбер хәрәкәтне дә җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Әйткәнемчә, ашыкмыйча укыган намаз да күп булса, биш минутка сузыла, ә бу күп вакыт түгел. Ир-атлар бу вакытларын тәмәке генә тартып та үткәрәләр. Намаз укучы, бәлки, бер чынаяк чәен эчеп бетермәс, яки аның кем беләндер әңгәмә корырга вакыты азрак калыр, әмма намаз вакыты дөрес булыр.
 
– Белгәнебезчә, намаз уку зур җаваплылык сорый. Менә намаз укыганда хәрәкәтләрне дөрес башкармасак, догаларын дөрес укымасак, кеше үзенә гөнаһ җыямы?
 
– Татар халкында «белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп» дигән әйтем бар. Әгәр дә кеше башта белми икән, өйрәнеп кенә килә икән, аның өстендә бернинди җаваплылык та юк. Димәк, ул бер гөнаһ та җыймый. Намазны тырышканча, булдыра алганча үти. Әлхәмдүлилләһ, бүгенге көндә намаз укырга өйрәтә торган күп төрле китаплар бар, алардан карап өйрәнергә уңайлы. Әмма кеше биш, ун ел буена һаман шул ук бер хатаны кабатлап тора икән, бу очракта уйланырга нигез чыга. Бу вакытта «минем намазым гөнаһ булмасмы» дигән сорау туарга мөмкин, билгеле. Безгә бер урында гына торырга кушылмаган, кеше һаман камиллеккә омтылырга тиеш. Шуңа күрә үз хатаңны танырга, аны үзгәртергә тырышырга кирәк. Әгәр дә дөрес итеп өйрәнә алмый икән, һәрбер мәчеттә дә аңа ярдәм итәрләр, чөнки намаз укырга өйрәтә торган төрле курслар оештырылган.
 
– Намаз укыган кеше алдыннан йөрергә ярамый, диләр. Бу дөресме?
 
– Әйе, Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә бу турыда кисәткән. Аның хәдисе дә бар: «Әгәр намаз укучының алдыннан чыгучы моның нинди гөнаһ икәнен белсә, 40 вакыт көтеп торуны хәерлерәк күрер иде». Әлеге хәдисне тапшыручылар: «Пәйгамбәрнең көнме, аймы, елмы, дип әйткәнен белмим», – дигән. Шуңа да галимнәр зур гөнаһ икәнен генә билгеләп үтә. Гомумән, алдыннан узу – намаз укучының игътибарын читкә юнәлдертә. Аннары, ир-ат алдыннан хатын-кыз үтеп чыкса, аның намазы бозыла, диләр. Шуңа да бу бик җитди мәсьәлә. Без үзебез дә намазны кеше күп йөри торган урында укымаска тырышырга тиеш. Намаз укучы алдыннан узучылар гөнаһлы булмасыннар өчен пәрдә кору сөннәт булыр. Кешенең намаз укыганын күрүчеләр дә артыннан әйләнеп узарга тиеш.
 
– Хәзер тырнак буяу, каш һәм керфек ясату, чәч буяу кебек әйберләр популярлашып китте. Хатын-кызларга мондый ясалмалылык намаз укыганда каршылык тудырмыймы?
 
– Әгәр дә хатын-кыз хәләл җефете өчен зиннәтләнеп, аның өчен чәчен буяткан икән, бу бернинди каршылык та тудырмый. Киресенчә, гаилә ныклыгын арттырыр өчен сәбәп булырга мөмкин. Чәч буялуы яки кашларның буялуы намаз дөреслегенә тәэсир итми. Әмма намаз укыр алдыннан хатын-кыз да, ир-ат та тәһарәт алырга, ягъни намаз укучының юылырга тиешле тән әгъзаларына су тияргә тиеш. Шуңа да тырнагы буялган хатын-кызлар тәһарәт алганда, тырнак лак белән каплангач, кулның бер өлешенә су тими, димәк, аның тәһарәте дөрес булмый. Ә ул дөрес булмагач, намаз да дөрес булмаячак. Кайвакыт битне юганда да, кайберәүләр кашларына су сеңдермиләр, бу шулай ук тәһарәт тиешенчә башкарылмаган дигән сүз. Чистарынгач, юынгач, тырнак яки керфек буялса, хатын-кызның намазы бозылмас. Гомумән, мөселман хатын-кызлары һәрчак тыйнак булырга тиеш. Шуңа да төрле бизәнү әйберләрен дә алар бары тик хәләл җефете һәм туганнары алдында гына кулланырга тиеш.
 
– Ә татуировкалар рөхсәт ителәме? Гомумән, ислам динендә тәнгә бизәк төшерү дөрес гамәлме?
 
– Тәнгә бизәк вакытлыча гына булса, ягъни хна кебек буяудан гына ясалган булса, аның зарары да юк, ул намазны да бозмый. Әгәр дә ул тәнгә кертелеп, бетми торган итеп ясалса, ул катгый тыелган, чөнки безнең гәүдәбез дә, Аллаһы Тәгаләнең аманәте һәм без аны сакларга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә безне бу эштән тыйган. Тәненә рәсем төшергәннәрне ләгънәт көтә дигән бер хәдистә. Бетми торган татуировкалар ясау, ислам динендә катгый тыелган. Бу, гомумән әхлак кагыйдәләренә дә туры килми. Аннары, яшь вакытта кеше аны-моны уйламый, тәненә бизәк төшерә. Ә картайгач, мәчеткә намазга килә, шул бизәкләрне ничек яшерергә белми йөри, аны бетерү өчен ниләр генә эшләми.
 
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит
 
Белеп тор!
Намазны боза торган хәлләр:
Намаз вакытында сөйләшүләр.
Ашау яки эчү.
Намаз кылучының шыпырт кына көлүе намазны боза. Башкалар ишетерлек итеп көлү намазны да, тәһарәтне дә боза.
Кемгәдер сәлам бирү яки сәламгә җавап кайтару.
Гәүдәне кыйбладан читкә бору.
Дөньяви сәбәпләрдән яки авыртудан елау («Әх, өф» дип ыңгырашу), әмма Аллаһтан курыкканга елау һәм түзә алмаслык авыртудан ыңгырашу намазны бозмый.
Сәбәпсез йөткергәләү (авыру сәбәпле яки сизмәстән йөткерү намазны бозмый).
Намазга хас булмаган хәрәкәтләр.
Коръәнне мәгънәсе үзгәрерлек итеп ялгыш уку.
Аятьләрне мөсхәфтән карап уку.
Тәһарәт бозылу.
Иртәнге намазны укыганда кояш чыкса.
Ирләр белән хатыннар бер сафта тору (аларны аерып торган пәрдә яки башка төрле киртә булмаса).
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.06.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»