поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.06.2019 Ир белән хатын

“Китәм, баланы күрсәтми тилмертәм мин сине”

Безнең халык, ягъни язу эшенә хирыслар, шундый инде ул: безгә тизрәк үз фикереңне белдерергә кирәк. Шуңа да кем бе­ләндер бәхәскә керәсең, ул бәхәстән суга манып алынган тавык кыяфәтендә дә чыккалыйсың, ләкин барыбер кул кычытып тик тора.

Менә хәзер дә бер кыбырсык уй: “Син бу темага бүтән кагылмыйм дигән идең бит...” — дип үгетли. Чыннан да, матбугатта кайбер дин әһелләренә карата ике тапкыр тәнкыйть сүзләре язарга туры килгән иде һәм икесендә дә “арт сабагымны” шундый итеп укыттылар! “Дин әһеленә тел тидерүчегә — фәрештәләр ләгъ­нәте!” — дип язды берәве хәтта. Күңелдәге авыр тойгылардан арыну өчен бик тә хөрмәтле бер имамга мөрә­җәгать итәргә дә туры килгән иде ул чакта. “Гыйлем җитмә­гәнлектән дуамаллык кылган адәм баласына ялгышын күрсәтү — дингә каршы бару түгел әле ул, сеңлем, борчылма”, — дигән иде әлеге имам.

 
Бу язмага тотынуыма исә каләмдәшем, Чаллыдан җәүдәт Харисов фикеренә кушыласым килү теләге этәрде. җәүдәт туган үзенең “Кыз бәясе күпме?” (“ТЯ”, 16 май) дигән мәкаләсендә шактый четерекле теманы күтәргән һәм бик тә хөрмәтле, мөхтәрәм дин әһеленең мәһәр бирү-алу турындагы кайбер фикерләре белән килешмәвен белдергән. Хәзрәтнең “кызны кияүгә биргәндә кыйбат бәяләргә кирәк” диюе белән килешмичә, менә мин, ягъни ир балалар үстергән әни кеше язсам, бу бәлки объектив фикер итеп кабул ителмәс иде. “Фи, булдыксыз малайлар үстергән дә, мәһәр бирерлек тә чуты юк”, — диярләр иде бәлки. ә җәүдәт өйләнеп матур итеп гомер кичергән, кыз бала үстереп, аны кияүгә биргән ир һәм әти кеше. Шуңа да мин аның фикерләренә таянып кына язам.
 
Үзем кияүгә чыккан чакларны мисалга китерү­емне көлемсерәп кабул итәселәрен белсәм дә, языйм инде. Мин генә түгел, сәвит чорының миллионнарча хатын-кызларының гаилә тарихы бит инде ул: кайсыбыз мәһәр алып кияүгә чыкты инде, җә? Җәүдәт яза: “Мәһәрләп тормадылар инде, гадәттә алтын алка, алтын йөзек бүләк итәләр иде”, — ди. Монысы да факт түгел. әйтик, мин кияүгә иремнең бай гаиләдән түгеллеген, кайнана-әнкә­емнең ике-өч эштә эшләп өч бала үстерүен, булачак иремнең укырга да мөмкинлеге булмыйча, училище тәмамлауга эшли баш­лавын да белеп чыктым. өйләнерлек акча җыйган иде, тик миңа каян алып мәһәр бирсен инде ул 23 яшьлек егет?! әнкәй-“явыз” тагын бер эшкә кереп миңа мәһәр бирерлек акча тупламаган булып чыгамыни инде? Алтын алка да тупырдап торган ир бала алып кайткач кына эләкте әле миңа! Ирем яңадан сөйләде: “Мин сиңа алтын алканы йөргәндә үк бүләк итмәкче идем, әнкәй ашыкма әле, бәлки сиңа кияүгә чыкмас ул диде”, — диде. Гомер буе: “Вәйт акыллы хатын булган безнең әнкәй”, — дип көлә-көлә искә алабыз без моны.
 
Туйдан соң, мине ирем йортында калдырып чы­гып киткәндә, үземнең әти: “Ну, кызым, служи!” — диде. Болай да күңел тулып торган мәлдә, “әйдә, хезмәт ит!” дип, бер белмәгән кешеләр арасында калдырып кайтып китсеннәр әле! Борынгы заманнарда кыз баланы коллыкка биргәндәй көч­ләп иргә биргән кебек ишетелде әтинең бу сүзләре. Мин бу сүзләрнең мәгънәсенә шактый гомер яшәлгәч кенә төшендем. Борынгылар кебек, чәчең белән җир себер дигән мәгънә булмаган икән лә атам сүзләрендә. “Бүгеннән син шушы нәселнеке, шушы нәселне ишәйт”, — дигән ич ул! Чыннан да, ирем фамилиясен яратып йөртәм, ир балаларым шул фамилияне дәвам итәрләр дип өметләнәм. Бер улым: “Иҗат кешесе псевдоним ала...” — дип шаяртып кына сүз башлагач та: “Ни булган әле безнең фамилиягә?!” — дип чәчрәп чыккан идем. Димәк, мин бу нәселгә чыннан да хезмәт итәм икән бит. Шуңа да үлем түшәгендәге кайнатама: “әткәй, рәхмәт сиңа улың, оныкларың, фамилияң өчен”, — дип, елый-елый рәхмәт укыдым.
 
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, матур гына читкә китеп барам икән. “Ыштансыз” кияүдән мә­һәр сорап алып кына ныклы гаилә төзеп булмасын һәрберебез белә. Дин әһелләренең элеккеге гореф-гадәтләрне кире кайтарырга омтылышын аң­ларга мөмкин. әмма замана икенче икәнен дә онытмаска кирәк бит.
 
Гомумән, “кыз бирү” дигән сүз үзе үк мәгънәсенә туры килми бит еш кына. Яшьләр өйләнешә­ләр. Тик хәзер кызларның берсенең дә ир гаиләсенә “хезмәт итәсе” килми шул инде. Кыз бала ирен дә үз ягына тарта. Ир бала үстергән гаиләләр улларын “биреп чыгаралар” бит хәзер, дөресен генә әйткәндә. Оныклар да әнисе ягыннан әбисен якынрак күреп үсәләр. Ир бала үстергән әниләр картлыкларында ялгызлыкка да күбрәк дучар булалар. Картлар йортларында да уллар үстергән әниләр күбрәк диләр. Бәхәсләшмим, һәрбер гаиләдә болай түгелдер. Ләкин шулай да минем әбинең: “Ир анасы — губернатор, кыз анасы — тик кенә тор!” — дигән әйтеме бүгенге көндә актуаль түгел. Дистә еллар туй мәҗлесләре үткәреп тә, күзәтү­ләремнән чыгып шуңа инандым. Алдан таныш булмасак та, туй башында ук кайсы әнинең кәләшнеке, кайсысы кияүнеке икәнен чамалап куям. Их, өрлектәй егет үстергән әни, күтәр әле башыңны, әнә бит, кодагыең үзен губернаторларча тота диясе килгән чаклар да бар, чынлап! әгәр һөнәремнең этик ягы рөхсәт итсә, мин сезгә әллә нинди мисаллар китерер идем. Икесен ге­нә әйтәм: туйда әти-әнисез, туганнарсыз кияүнең берүзе генә утыруын да, икенче бер кияүнең кыз фамилиясен алуын да күргәнем бар. Ул егетнең түбәтәйле бабасының йөзе бүген дә күз алдымда тора әле. Шушы гаиләдән мәһәр дә алырга идеме?..
 
Әйтик, егет кеше 23-25ләр тирәсендә өйләнде ди. Моңарчы ул укыган, эшли башлаганына берничә генә ел. әти-әни туй ясый, фатир, машина, йорт җиһазлары белән дә ярдәм итә (хәзерге кызлар берсе дә кайнана янына килен булып тө­шәргә атлыгып тормый чөнки.) Яшьләргә туй бү­ләге дә ясарга кирәк бит әле. Соң, хәзер шушы ата-анадан зур күләмдә мә­һәр дә сораргамы?!
 
Җәүдәт әфәнде дин әһеленең тагын бер фикерен мисал итеп китергән. Имеш, ата кеше кызын биргәндә болай дип тә әйтергә мөмкин икән: “Кызымны аерасың икән, бер миллион акча, фәлән маркалы машина, өч бүлмәле фатир бирергә тиеш булачаксың...” җитмәсә, бу килешүне нотариус аша теркәп тә куйсаң шәп буласы икән. Сазаган кызларны һәм өйләнмәсәң дә менә дигән итеп яшәп буласына инанган ирләрне күбәйтергә юнәлдерелгән фикер бугай бу, хәзрәт! Болай да бит инде аерылгач ирләр өйдән чыгып китәләр, болай да бит кызларыбыз “по расчету” кияүгә чыгу һәм аерылган очракта баеп калу җаен карыйлар. Мисалларны бихисап китерә алам. Менә берсе, аеруча хәтергә уелганы: үз көчләре белән тырмашып шактый бөтенлеккә ирешкән ир белән хатын улларын өйләндерделәр. Егет укыган, сәламәт-чибәр, бик аб­руй­лы гына эш урыны да бар, хезмәт хакы саллы. Кыз исә “малосе­мейка”да үскән бала. Күрәмсең, бай кияүгә чыгып калу форсатын кулыннан ычкындырмаска уйлап, тиз генә, яшьли гаилә корып җибәрергә ниятләгән. Матур гына яшәп китсәләр дә, бала тугач, аз гына сүзгә килүгә үк: “Китәм, баланы күрсәтми тилмертәм мин сине”, — ди, аннан, тора-бара, аерылып бөтен мөл­кәтне бүлдерәчәген әйтеп яный башлый. Шулай “малосемейка”сына китә-кайта йөри торгач, аерылашалар. Тиздән мал бүлү турында эш кузгата кызыкай. Ләкин иренең фатиры, машинасы һәм башка мөлкәте әти-әнисе исемендә икәнен белеп алгач, артка кайту юлын эзли башлый. Төп шантаж коралы, әлбәттә, бала... Безнең ил законнары буенча, аерылган очракта бала әнисе белән калдырыла. Шуңа да хатын-кыз­лар баланы үзенеке генә дип санарга һәм ир затларын бала белән шан­тажлап яшәргә өйрәнделәр. Ир гаиләдән чыгып китәргә, тормышын өр-яңадан башларга мәҗбүр ителү өстенә, газиз баласын бер күрергә тилмереп тә яши бит күп очракларда. “Мин бала үстерәм! Син миңа түләргә тиеш!” — ди аерылган хатын. Чөнки закон аның яклы. Шуны белгәнгә күрә гаилә таркалуга җиңел карый бит инде ул. җәүдәт әйткәнчә, аерылышу турында гаризаны да күп очракта хатын-кыз яза түгелме соң? әле бит мәсьә­­­ләнең икенче ягы да бар: аерылуның инициаторы хатын булган очракта, шул ук нотариус килешүе буенча, теге йөз меңнәрчә мәһәрне дә кире кайтарышлы итү дөресрәк була түгелме соң?
 
Аерылган хатын-кызлар, кыз үстергән әниләр миңа үпкәләмәгез. Мин бөтен кешене дә бер чыбыктан кумыйм. әнисен ярата торган ирләргә тиз генә “маменькин сынок” дияргә тора безнең җенес. Тагын үз иремне мисал итеп китерәм: әнисен өзелеп ярата ул, хатын-кызга карата бөтен хөрмәте дә әнисен яратудан бит аның. Шәп ирләрне шәп әниләр үстерә бит. әгәр ирегезне чын ир түгел, җебегән дип исәп­ләсәгез, Аллаһ безгә шундый миссия, мөмкинлек биргән: табасың да, тәрбияләп үстерәсең чын ир кешене, ягъни улыңны!
 
Мәһәр дигәннән, бер мисал китерәм. Урта хәлле генә гаиләдә үскән булачак кияүдән кыз ягы шактый мәһәр таләп иткән. Ул елларда, җәүдәт әйткәнчә, никахка кияүләр йөзек-алка гына бирәләр иде бездә. ә кыз үскән якларда зурлап мәһәр бирү йоласы сакланган булгандыр, күрәсең. Егетнең әти-әнисе бик авырлык белән җыйдылар мәһәр күләмен. әллә рәнҗеделәр, белмим — яшь гаилә мантып китә алмады, аерылыштылар. “Акча эшли белмәгән җебегән кияү” берничә елдан кабат өйләнде. Тормышлары бө­тен, акыллы хатын, ирен кимсетми генә, дөнья алып барырга өйрәтте.
 
Тагын җәүдәтне хуплыйм: бүген мәһәр тү­ләргә акчасы булмаган егет бәлки яңадан миллионер булыр? Көчле ирләр артында көчле хатыннар тора диләр бит. Америка кебек куәтле ил белән саксофончы Билл Клинтон идарә иттеме? Аның артында нинди көчле сәя­сәтче, хатыны Хиллари торганын әле генә аңладык бит.
 
Юк, аерылышу процессын катгыйландырып та, акчага бәйләнгән йолаларны торгызып та йомшап киткән гаилә институтын кабат тергезү мөмкин түгел. Болай да өйләнергә бик ашыкмый егетләребез, хатын-кызлар ирләрдән күбрәк икәнен дә онытмыйк. Мәһәр сорамый торган марҗа кызлары кочагына ташламыйк инде “дефицит” ир затларыбызны!
 
Хөрмәтле имамыбыз җәүдәт каләмдәшне һәм мине гафу итсен. Вәгазьләрегезне йотлыгып тың­лыйбыз, динебезгә, милләтебезгә хезмәтегез өчен дә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.
 
Раушания ШӘЯХМӘТОВА

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.06.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»