поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.05.2010 Җәмгыять

ТӨКЕРЕРГӘ ТҮРӘ КУШТЫМЫ?

Бу тормыштагы күп кенә кимчелекләр өчен гаепне без түрәләргә сылтарга күнеккән. Сүз дә юк, дөньяның ямен җибәрүдә аларның да гаепләре җитәрлек. Әмма еш кына кайбер кара күренешләрне бернинди түрә-фәлән катнашыннан башка үз кулларыбыз белән кылабыз лабаса!

Еш кына шәһәрләребез урамнарының пычраклыгыннан, җимереклегеннән зарланабыз. Аны кем чүпли соң? Әллә берәр түрә килеп, чүбеңне асфальтка тотып ат дип, котыртып торамы? Ә машиналарны клумба өстенә менгезеп куярга кем куша? Безнең шушы “тәртип”не күреп үскән балалар чүпне чиләккә салырга, автомобильләрне асфальтка куярга тиешлекне каян белсен инде?

 

Казанда яшәгәндә фатирыбыз тәрәзәсеннән көн дә бер үк тамаша күзәтә идем: һәр иртә олы гына яшьтәге абзый эрдельтерьер токымлы этне сөйрәп (!) подъезддан алып чыга да, шул көе сөйрәп, балалар мәйданчыгы ягына алып китә. Ни өчен сөйриме? Чөнки эт бик нык кысталган, аның атларлык та җае юк. Абый сөйрәгәнгә утырган җаена артыннан юеш сызык калдыра. Хуҗасы подъезд төбенә дә, аның алдына да пес иттерергә ярамаганны белә һәм... якындагы балалар комлыгына алып бара. Бабаең шушы яшенә җиткәндә тартмадагы комның нәниләр өчен кайтарылганын, ул этен алып киткәннән соң, көн җылына төшкәч, әлеге комда уйнарга сабыен ияртеп яшь әни киләсен, ә эт-мәчеләрнең нәҗес-сидеге балада авырулар китереп чыгаруын оныткан да куйганмы? Түрәләр килеп бу бабайны туктатырга, этен атарга, яки тартманы алып ташларга, яисә комын көн дә алыштырып торырга, әнине кисәтергә тиешме?

 

Америкада яши башлагач, аны еш мактарга тотындың диярсез. Шулайракка китте шул. Әмма чагыштырам да, бер дә безнең файдага түгел. Халыкның үзендә гап-гади тәрбия булмагач, атом-төш коралын ясауда алга китүдән ни файда?!

 

Монда да этләрен урамга алып чыгалар. Беренчедән, хуҗаның этне шулкадәр кысталганчы тотканын күрсәләр, һичшиксез, хайваннарны яклау оешмасына шикаять бирәчәкләр. Икенчедән, этне һава суларга алып чыккан кешенең кулында полиэтилен пакет була. Эт “күчтәнәче” урамда ятып калмый, хуҗа аны ипләп кенә пакетына тутырып ала да, юлда очраган чүп савытына салып китә. Шулай итәргә өйрәнү өчен дә безгә түрәләр ярдәме кирәкме?

 

Гомумән, Америкада эт-мәче асрау баланы уллыкка алу белән бер. Хайванны күршедән яки туганнардан алып булмый, бары тик приюттан гына. Һәр этнең һәм мәченең паспорты бар. Муеннарына хайванның кушаматы, хуҗасының телефоны, адресы язылган тимер тагыла. Эт яки мәче турындагы бөтен мәгълүматлар компьютерга да теркәлә. Әйтергә кирәк, Америкада компьютер бездәге кебек классташлар сайтында утыру яки пасьянс сугу өчен генә түгел. Бу илдә бик күп эшләр компьютерда башкарыла, бер генә кешенең дә тормышы аннан башка бармый. Хайваннарга кирәкле барлык төр прививкаларны ясату да мәҗбүри. Әлбәттә, бөтен нәрсә акчага һәм шактый зур акчага. Шуның кадәр чыгымнар белән алган җан иясен бала урынына күреп тәрбиялиләр дә. Монда бер генә сукбай эт-мәче дә юк. Теге яки бу сәбәп белән җан иясен үзеңдә калдыра алмасаң, кабат приютка алып барасың, анда аңа яңа хуҗа эзләячәкләр.

 

Парк-мәйданнарында бар нәрсә үз урынында, барысы да төзек. Ничек куелган – шулай тора. Казанның кайсы паркында төзек эскәмия, өзеп-йолкынмаган түтәл, ачык торган кайсы йортта пычранмаган подъезд күргәнегез бар? Меңьеллык паркын әйтмим, чөнки аны төнгә биклиләр.

 

Җимерү, вату – безнең ил кешесенең канына сеңгән. Минеке юк икән – башканыкы да булмасын дип яшибез без. Башта патша милкенә, аннары кулакларныкына, шуннан соң советныкына, хәзер дәүләтнекенә көн юк.

 

Ә урамдагы какырык? Урам уртасында табигый хаҗәтләребезне башкармыйбыз бит – какыруның шулардан кай ягы ким? Бронхтан чыккан бу җирәнгеч лайланы ни йөзең белән үз артыңнан калдырып китәргә мөмкин икән? Какырып-төкереп киткән адәм актыгы артыннан баручыны да, каршысына килүчене дә, урам себерүчене дә санга сукмый. Шулай булгач, аның тормыштан, башкаларның тәртипсезлегеннән, түрәләр башбаштаклыгыннан зарланырга ни хакы бар? Бүтәннәрне хөрмәтләмәсә дә, һич тә югы, шулай күрәләтә мыскылламаса иде ул. Әллә моңа да түрәләр килеп өйрәтергә тиешме?

 

Аптырарсың: чит илләрдә нишләптер какырмыйлар да, төкермиләр дә. Югыйсә, безнең кебек үк кешеләр бит.

 

Юл аша чыгарга җыенган саен, светофорда миңа яшел янса да, туктап, тирә-якны күзлим, килгән машиналарны үткәреп җибәрергә әзерләнәм. Нишлисең, туган илдә шулай өйрәнелгән инде. Ә монда машиналар, киресенчә, туктап, мине үткәрәләр. Хәтта тиешле урын булмаса да. Җәяүлеләр юлына килеп кереп туктаган машинадагылар тәрәзәләрен ачып, гафу үтенә. Русиядә машиналы кешенең машинасыздан гафу үтенгәнен күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ә монда шулай. Гафу һәм рәхмәт – Америкада иң популяр, еш яңгыраган сүзләрдер. Бер-береңә бераз гына игътибарлы булу, бераз гына хөрмәт белән карау өчен дә түрәләр указы кирәк микәнни?

 

Беркөнне автобуста барабыз. Тукталышта туктады. Тик нигәдер беркем дә керми. Бер мизгелдән автобус үзенчәлекле тавыш белән чиный башлады. Әһә, инвалид коляскасы бар, димәк, шуңа махсус юл төшерә. Коляска керде, алдагы рәтләрдә утырганнар торып артка китте, йөртүче үз урыныннан төшеп, инвалид коляскасын өч каеш белән эләктереп куйды. Аннары махсус юлны алды да, бүтән пассажирларны кертте. Инвалид кереп урнашканчы бүтәннәр көтеп тора. Беркем дә кабаланмый да, күзен ертып инвалидтан алда килеп тә керми.Ике тукталыш барып туктагач, автобус кабат чыелдый башлады. Йөртүче теге өч каешны ычкындырып, инвалидны автобустан төшерде. Үзләре ни хакындадыр сөйләшә, шаркылдап көлешәләр. Мин зур тетрәнү кичердем. Шушы күренешне Казан урамына күчереп кара әле.

 

Бездә бит кешеләр бер-берсен мыскыллау, түбәнсетү, юл куймауда үзара ярышалар кебек. Кем кемне ничек уздыра ала. Юлда, кибеттә, кеше арасында бераз гына ягымлырак, тынычрак булсак та, тормышыбыз ямьләнер иде дә бит. Юк шул, урамда эләгешәбез дә, өйгә кайткач түрәләрне, сәясәтне, кризисны сүгеп, чит илдәге тормышка тел шартлатабыз.


Айгөл ГЫЙМРАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 55 | 06.05.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»