|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2019 Җәмгыять
"Поликлиникада нинди табиб эшли? Җыен «отстой»!"«Мәктәпкә һәм больницага эшкә җыен «отстой» гына бара! Юньле белгеч анда бармый» – әллә кем түгел, педагогик вуз профессоры сүзләре бу. Кем белә, бәлки, технологик югары уку йорты профессорларына сүз бирелсә, алар да үзләре әзерләгән белгечләр турында шундый ук сүзләр әйтер иде. Бу хакта сөйләшү узган атнада Петербург халыкара икътисад форумында башланды. Анда чыгыш ясаган Русия Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Иван Федотов укытучыларны «неудачник» дип атаган иде. Янәсе алар юньләп белем алмаган, шуңа күрә мәктәпкә эшкә барырга мәҗбүр, үзләрендә булмаган белемне безнең балаларга өйрәткән булып яталар. Нәрсәдер үзгәртү, һөнәри яктан үсү турында да уйлап карамыйлар. Мәскәү педагогия университеты профессоры, язучы Евгений Жаринов бу сүзләрне уку йортлары бакчасына таш ату дип кабул иткән. Һәм шәпләп кенә җавап та бирде. «Говорит Москва» радиосына интервьюда: «Педагогларның белем сыйфаты түбән булуга югары уку йорты түгел, илдәге мәгариф системасы гаепле. БДИ гаепле. Яңа буын укытучылары – шул БДИ корбаннары. Педвуз белгечләр әзерли. Аларның иң яхшылары аспирантурага бара. Ә мәктәпкә эшкә начар белгечләр генә түгел, иң начар белгечләр китә. Поликлиникада нинди табиб эшли? Җыен «отстой»! Яхшы белгеч анда эшкә бармый», – дип сөйләде.
Системаны үзгәртергә чакыра торган сүзләр дә, ниндидер анык тәкъдим кертү дә булмады бу. Фактны кычкырып әйтү генә булды. Без инде шул дәрәҗәгә җиткәнбез икән: «юк, юк, без яхшы белгечләр генә әзерлибез, аларны җәмгыять боза» дип күз буып та тормыйбыз, «әйе шул, «отстой» да әзерлибез» дип туры бәреп әйтәбез. Шул «отстой»ны әзерләүдә катнашучылар әйтә моны. Без әзерлибез, сез «йотыгыз», дигән мәгънә белән әйтә. Ни өчен әзерлиләр, ни өчен «сөзеп» калдырмыйлар, ни өчен белем бирү һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә белә торып начар белгечләрне эшкә җибәрәләр, ни өчен яхшы белгечләр мәктәпкә эшкә барырга теләми – бизнес яисә башка өлкәгә кереп китәләр?.. Җавапсыз сораулар күп лә ул…
Бәлки, бу сүзләрне без генә дөрес кабул итмәгәнбездер. Кирәкле урында һәм кирәкле вакытта әйтелгәндер алар. Бәлки, Петербургтагы форумда һәм аннан соң радиода яңгыраган сүзләр системаны үзгәртүгә этәргеч булыр.
Гомумән, быелгы икътисади форумда илдәге белем бирү системасы турында сүзләр күп булды. Вице-премьер Татьяна Голикова, яңалык булмаса да, «Русиядәге белем бирү системасы хезмәт базары таләпләренә җавап бирми» дигән белдерү ясады. Белем бирү системасы хезмәт базары ихтыяҗыннан берничә адым алда барырга тиеш, диде. «Мәгариф» проектына зур өметләр баглыйлар. Бу елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә кергән «Мәгариф» илкүләм проекты 2024нче елга кадәр Русия белем бирү системасын дөньядагы иң сыйфатлы 10 система арасына кертергә тиеш. Бу проектның гомуми бюджеты – 784,5 млрд сум! Аңлавыбызча, шушы вакыт эчендә һәм шушы акчага илдәге тулы бер системаны үзгәртергә, яхшыртырга тиеш булалар. Әгәр шулай булмаса, бу проекттан нинди мәгънә?! Әлегә БМОның Үсеш программасы төзегән рейтингта Русиянең белем бирү системасы дөньяда 32нче урында (189 ил арасында). Бездән алда – Европа илләре, АКШ, Яңа Зеландия, Япония, Балтыйк буе илләре, Белоруссия һәм үз эченә Тын океандагы 328 вак утрауны алган, ләкин гомуми халкы 21 мең тирәсе генә булган Палау Республикасы. Шунысы кызык: соңгы елларда Русиядә үрнәк итеп куела торган, безнең эреле-ваклы түрәләр, тәҗрибә уртаклашырга, дип барып та йөри торган Сингапур бездән арттарак калган – 33нче урында. Тәҗрибәләрен яхшы үзләштергәнбез, күрәсең…
Мәктәптә эшләүче «калдык-постык» темасына кире әйләнеп кайтсак… HeadHunter интернет порталы мәгълүматына ышансаң, Татарстанда соңгы елларда бу өлкәдәге вакансияләр саны ике тапкырга арткан. Бигрәк тә тел белеме (18 процент) һәм гуманитар фәннәр (16 процент) өлкәсендәге педагогларга ихтыяҗ зур икән. Математикларга ихтыяҗ – 13 процент, инженер фәннәрне укытучыларга – 10, информатика белгечләренә – 9 процент. Эш белән тәэмин итүчеләрнең 65 проценты укытучыларга кимендә 15 мең сум оклад тәкъдим итә. 35 проценты 30 мең сумнан күбрәк түләргә әзер. Хәзер Татарстанда укытучыларның уртача хезмәт хакы – 30 мең сум, ди рәсми статистика.
Дөрес, эш эзләүчеләрнең берсенә дә «отстой» кирәкми инде. Иң шәп белгеч кирәк. Ләкин уку йортында «монысы – яхшы белгеч», «монысы – «калдык-постык» дип тамгалап чыгармыйлар шул…
Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|