поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.06.2019 Ир белән хатын

"Кичерерләрме аны?" (ЯЗМЫШ)

Фиркать белән югары классларда укыганда бик дуслашып киттек. Кая барсак та гел бергә йөрибез. Мәктәптән дә бергә кайтабыз. үзебезнең генә серләребез барлыкка килде. Мәктәпне тәмамлагач, кая укырга керәсебезне дә хәл итеп куйдык. Компьютерлар төзәтү белән шө­гыльләнәсебез килә.

Фиркатьнең әти-әнисе ураза тота, биш намазын калдырмый торган кешеләр. Дини бәйрәмнәр вакытында, корбан чалу гаетендә мине дә үзләренә дәшәләр. Фәрит абый — Фиркатьнең әтисе мәкам белән догалар укыганда күзләрдән яшь килә. Бу гаиләдә бөтенесе чем кара чәчле­ләр, янып торган кап-кара күзлеләр. Әни­ләре генә гел яулык бөркәнеп йөргәч, нинди икәнен төсмерләп булмый. Сыйныфыбызда сап-сары, матур көдрә чәчле Люда укый. Бүтән кызлар арасында чаялыгы белән нык аерылып тора ул. Зур зәң­гәр күзләрен бер тутырып караса, аяк астындагы җир каядыр киткән кебек тоела. Менә шушы урыс кызы безнең белән йө­рер­гә гадәтләнде. Мәктәптән кайтканда да безгә иярә. Сумкасын Фиркатькә бирә дә, чырык-чырык көлеп, янәшә атлый. Бу безнең икебезгә дә ошый. Аның чәчләреннән аңкыган сихри исне икебез дә сизә­без. әмма без бит мөселман малайлары. Люда кебек кызларга безгә гашыйк булырга ярамый. өйдә безгә гел шулай дип тукып торалар. Ләкин унҗиде яшьлек йөрәкнең моны аңлыйсы киләме соң? һәм без икебез дә шушы кызга гашыйк булдык. Люда моны, хатын-кыз буларак, сизде, аңлады. һәм Фиркатьне миннән өстенрәк күреп, аны сайлады. Хәзер инде мин мәктәптән үзем генә кайта башладым. җитәкләшеп йөргән Люда белән Фиркать янында артык булып йөрмәм бит инде. Алар хәзер гел бергә иделәр. Мәктәпне тәмамлаган елны ук өйләнешергә уйладылар алар. Фиркать ЗАГСта да, ресторанда узачак туй мәҗлесендә дә гел янында булуымны үтенде. Туйны Люданың берничә кибете булган әтисе үз өстенә алган, матди якны ул күтәргән. Бик ошаткан ул төпле Фиркатьне.
 
Туй көнендә ЗАГСта да, ресторанда да Фиркатьнең әти-әнисен, туганнарын мин күрмәдем. Алар улларының чит милләт кызына өйләнүен кабул итә алмаганнар. әмма Люданың киявенә әйткән сүзләре мине тетрәндерде: «Нәрсә борчыласың соң? Алар безгә хәзер чит кешеләр бит». Бүген генә никахын теркәгән хатын шундый сүзләр әйтергә тиешме? Минем бүтән кәләшне күрәсем килмәде. Сәбәбен дә аңлат­мый­ча, мин кайтып киттем.
 
Бер айдан Фиркать мине үзе эзләп тапты. Аерылышырга гариза бирүен хәбәр итте. Туйның икенче көнендә үк чиркәүгә барулары, никахлашу булганын сөйләде. Бу аны аяктан ега язган. Ләкин Людага, аның туганнарына каршы килә торган көч тапмаган. әти-әнисе кичерерме аны? Аларга нинди авырлык китергәнен әле генә аңлаган дустым.
 
Ул чыгып киткәннән соң, ярый әле Люда мине сайламады дип, Ходайга рәхмәт укыдым. Ә бит мин үлеп гашыйк идем классташ кызыма. Фиркать белән Люданың җи­тәкләшеп йөрүен мин бер фаҗига итеп кабул итә идем. әле дә яратам бугай мин ул зәңгәр күзле кызны. җавапсыз мәхәббәтем бит ул минем. әмма әниеңнең фатихасымы, әллә мәхәббәтеңме дип сорасалар, мин беренчесен сайлар идем.
 
Динарны тыңлады Алмазия ГАТИНА. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.06.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»