|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2019 Фаҗига
Юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгән, җиде кеше зыян күргәнКичә Башкортстанда булган юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгән, җиде кеше зыян күргән. Зыян күрүчеләр арасында ике бала да бар. Башкортстанның ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, кичке сәгать җиделәр тирәсендә Уфа-Янаул юлының 88 километрында Skoda Fabia һәм Volkswagen Polo бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 11 яшьлек пассажир хастаханәдә үлгән. Volkswagen йөртүчесе һәм ике пассажир хастаханәгә салынган, дип яза Татар-информ.
Skoda шоферы һәм пассажирлары - 3 һәм 15 яшьлек ике бала җәрәхәтләнгән. Алар барысы да хастаханәгә салынды.
Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|