|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2019 Фаҗига
“Безне улым коткарды”: бу фаҗига бар Татарстанны тетрәндерде5 июнь көнне Теләче районының Шәдке авылында чыккан янгын Димиевлар гаиләсен мизгел эчендә бернәрсәсез калдырды. Абзар тулы маллары янып бетте. Үзләре дә могҗиза белән генә исән калды алар. Әгәр кечкенә уллары Камил булмаса, хуҗабикә белән аның кызы, бәлки, янгыннан чыга да алмаган булыр иде. Ятып тормакчы идем
Димиевлар гаиләсе хакында “ВТ”да язганыбыз бар иде. Ул чакта без Ландыш белән Дамирның ике ятим баланы әти-әниле итүләре хакында сөйләдек. Ландыш үзе дә элегрәк газетага язмалар китергәләде. Бу юлы без үзебез аларның хәлләрен белештек.
– Ул көнне ирем күршеләргә түбә ябарга дип китте. Мин ике бала белән бакчада эшләдем. Чүп утадым. Соңгы елларда, аска карап эшләсәм, кан басымым күтәрелә. Үземне начар хис итә башлагач, ятып торырга булдым. Улым гына, өйгә кермим, дип карышты. Әллә ничә әйтеп карадым. Тыңламады. Соңрак шул сабыем безне үлемнән алып калды дисәм дә була, – дип сөйли Ландыш. – Янгын абзардан башланган. Улымның “әни!” дип ачыргаланып кычкырганына ишекне ачып җибәрсәм, ялкын өйгә таба якыная. Баланы ничек тартып алганымны хәтерләмим. Ул чакта бөтенләй башым буталды. Тизрәк икесен дә тәрәзәдән чыгардым. Шуннан соң үзем кирәк-яракны алмакчы булам. Шулвакыт ирем кайтып, капкадан керә алмыйча торган. Без аны, үзебез бакчага чыккач, эчтән бикләп куйган идек. Ул, ничектер кереп, утны, газны сүндерә алды. Әле ярый шартламадык.
Кешеләргә рәхмәт!
– Өй эчендә нишләргә белмичә тик йөрим. Ә ялкын көчәйгәннән-көчәя. Бер мәлгә нишлисемне дә онытып торам икән. Җыелган халыкның: “Чык тизрәк!” – дигәнен ишетеп, тәрәзә янына бардым. Әмма сикерә алмыйм. Шунда аңымны җуйганмын. Бераздан айнып китсәм, балаларым исемә төште. Алар өйдә калган дип аптырап беттем. Өйнең дөрләп януы, абзарда малларның кычкырганы әле дә күз алдымда. Уттан да яман нәрсә юк икән.
Хәленең начар булуына карамастан, Ландыш машинаны читкә күчереп куярга өлгерә. Бер-ике минут соңга калса, ул шартларга да мөмкин була. Димиевлар барлык Шәдке халкына рәхмәт укый.
– Авылдашлар бик булыша. Янгыннан соң күмәкләп җыештырдылар. Кемдер йорт салыр өчен кирәк-ярагын бирә. Акча китерүчеләр дә бар. Бер белмәгән кешеләргә кадәр булыша. Авыл советы җитәкчесе Фәрит Кадыйровка, Илсур абыйга, барлык туганнарыбызга, күршеләргә, авылдашларга рәхмәт. Үзебезнең исән калганыбызга сөенәм. Барысын уйлыйм да: “Бу сынауны да узарбыз әле”, – дип, үземне тынычландырам, – ди ул.
Димиевлар гаиләсе яңадан йорт-җирләрен торгызмакчы. Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:
“Ак Барс” банкындагы Димиев Дамир Габдулла улы исемендәге исәп-хисап номеры: 408178810945324614394.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|