|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2019 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты халыкара китап ярминкәсе-күргәзмәсендә гран-при иясе булдыТатарстан китап нәшрияты «EurasianBookFair» IV Евразия халыкара китап ярминкәсе-күргәзмәсендә гран-при иясе булды: «Елның иң яхшы китабы» конкурсында «Татарский костюм» китабы җиңүче дип табылды. 24-27 апрельдәКазахстанның Нур-Султаншәһәрендә «EurasianBookFair» IV Евразия халыкара китап ярминкәсе-күргәзмәсе булып узды. Әлеге чара Европа һәм Азия илләрендә нәшрият, полиграфия, китап бастыру юнәлешендә эшләүче бихисап оешмаларны берләштерә. Бу юлы Россия, Әзербайҗан, Таҗикстан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Төркия, Кытай, Иран, Польша, Бельгия, Латвия, Украина, Үзбәкстан илләреннән 90 оешма катнашырга теләк белдергән. Биредә Татарстан китап нәшриятының беренче тапкыр катнашуы. Шулай булуга карамастан, нәшрият күргәзмәгә бай ассортимент әдәби һәм тарихи китаплар, уку әсбаплары, сүзлекләр, иллюстрацияле альбомнар, төсле-бизәкле балалар өчен басмалар һәм башка күптөрле китапларалып килде. «Елның иң яхшы китабы» конкурсы тематик яктан төрле номинация-юнәлешләргә бүленгән иде: «Төбәкне өйрәнүдә иң яхшы китап», «Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы китап», «Мәдәният һәм сәнгать», «Фән һәм инновацияләр». Мәртәбәле жюри шулар арасыннан иң-иң саналган «Гран-при» номинациясендәҗиңүгә Татарстан китап нәшриятында басылган «Татарский костюм» китабы лаек дип тапты.
--- |
Иң күп укылган
|