|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2019 Сәясәт
Ленария Мөслим татар конгрессы җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарачак
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең яшьләр оешмалары белән эшләү буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Ленария Мөслим билгеләнде. Бу хәбәрне бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы активы белән очрашуда ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде. Бу вазифаны моңа кадәр Тәбрис Яруллин башкарды. Моннан тыш, ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының сайланган рәисе булып тора. 11 июнь көнне Тәбрис Яруллин бу вазифалардан үз теләге белән китүен белдерде.
Моңа кадәр Ленария Мөслим Бөтендөнья татар яшьләре форумы аппаратында баш сәркатип вазифасын башкарды, дип яза Татар-информ.
Ленария Мөслим 1994 елгы, тумышы белән Уфа шәһәреннән. КФУның татар филологиясе бүлеген тәмамлаган. Бөтендөнья татар яшьләре форумында 2014 бирле эшли, шул ук вакытта ТР Дәүләт советы каршындагы Яшьләр палатасы җаваплы сәркатибе булып тора. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендә проект семинарлары модераторы.
--- |
Иң күп укылган
|