|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2019 Мәдәният
Казанда Әлфия Авзалова исемен мәңгеләштерәчәкләр2019 елның 14 июнендә (10.00, җомга) Казанда күренекле татар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Әлфия Афзал кызы Афзалова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Мемориаль такта җырчының 2002 елдан алып вафатына кадәр яшәгән йорты диварына – Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорты адресы буенча урнаштырылган.
Истәлек тактасы ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты О.И.Павлова, күренекле сәнгать, фән, әдәбият әһелләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Сезне тантаналы чарада катнашырга чакырабыз.
--- |
Иң күп укылган
|