• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 06 Июль Гөлчәчәк Хафизова
  • 06 Июль Марат Моратов
  • 06 Июль Венера Якупова
  • 06 Июль Галия Хәбибрахманова
  • 07 Июль Гөлназ Якупова
  • 07 Июль Илгиз Закиров
  • 07 Июль Әнвәр Бакиров (1920-2001)
  • 07 Июль Булат Мансуров (1937-2011)
  • 07 Июль Ильяс Гаффаров
  • 08 Июль Габдулла Шәрифҗанов (1909-1978)
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Актаныш.каен жилэге сатыла шалтратыгыз 89656177574
  • Казан шәһәрендэге Бр.Касимовых, 22/7 адресы буенча урнашкан тулай торактан 18 кв.м. бүлмә озак вакытка арендага бирелә. 4 катта. Кер юу машинасы,холодильник. Якында метро, базар, кибетләр, автобуслар тукталышы. Бәясе 9000 сум. т.89274406462
  • Казанда Грузчик,Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171.
 
 

 
Архив
 

               

11.06.2019 Җәмгыять

Тәбрис Яруллин Дөнья татар конгрессы рәисе урынбасары вазифасыннан китә

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасыннан һәм форум рәислегеннән китә. Бу турыда Азатлыкка Тәбрис Яруллин үзе раслады.

Ул әлеге вазифаларын үз теләге белән киткәнен, бу турыда гариза язганын әйтте. "Башкача артык берни әйтә алмыйм, сорауларны Конгресс матбугат үзәгенә юлларга мөмкин", диде ул Азатлыкка.

Дөнья татар конгрессының рәсми сәхифәсендә бу турыда бернинди дә рәсми хәбәр юк.
 
Яруллинны Дөнья татар яшьләр форумы рәисе итеп Форум шурасы 2018 елда узган җыенда ике елга сайлаган иде. Нигезләмәгә караганда, аның рәислектән китүе дә форум советы тарафыннан гына хәл ителә ала. Яруллин Азатлыкка "Форум уңышлы эшли, күп проектларны тормышка ашырды, алар актуаль, мөһим", дип әйтү белән генә чикләнде.
 
Тәбрис Яруллин Татарстан Дәүләт Шурасы сайлауларының "Бердәм Русия" фиркасенең праймеризында катнашып, 28 урынга чыкты. Киләсе парламент сайлауларында "Бердәм Русия" исемлеге аша катнашса, аның депутат булу ихтималы зур. Әмма Яруллин узган атнада депутатлыкка намзәт буларак катнашудан баш тарткан.
 
Тәбрис Яруллин 1986 елда туган. 2007 елдан бирле Дөнья татар конгрессының башкарма комитетында эшли. Төрле елларда әйдәүче референт, яшьләр эшләре бүлеге мөдире, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары булды.
 
2012 елдан Дөнья яшьләр форумында рәислек итә. 2017 елда Милли шура әгъзасы булып сайланды һәм Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары, яшьләр белән эшләү комитеты җитәкчесе булып билгеләнде.
 
Дөнья татар яшьләр форумы татар җәмәгатьчелеген борчыган аерым сорауларга карата үз фикерен белдереп, ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр язды. Соңгы тапкыр ул республика мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасы кертелү ихтималы уңаеннан Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһанов исеменә ачык хат юллады. Мөрәҗәгать​тә татар телен саклап калу таләбе куелды, дип яза azatliq.

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.06.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте