|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2019 Хәвеф-хәтәр
Минзәлә районында 6 кеше авариядә зыян күргән (ВИДЕО)Һәлакәт булган урыннан кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашкан. Видеода автомобиль юлында ике җиңел машина бәрелешкәнлеге күренә. Аларның берсен трассадан алып ташлый, ике авто да җитди зыян күрә. Татарстан ЮХИДИ идарәсендә фаҗиганең кичә көндез М7 трассасында килеп чыгуын раслыйлар. "Башлангыч мәгълүматлар буенча, 14нче модель "Лада" йөртүчесе каршы як полосага чыгып, "Рено"га бәрелгән. Нәтиҗәдә, ике машина йөртүчесе, шулай ук пассажирлар, төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган», – диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|