|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2019 Шоу-бизнес
"Бәбиләр кайда?" Рафинә Ганиуллина яңа гына бала тапканнан соң сәхнәгә менде (ФОТО)
Җырчы Рафинә Ганиуллина бүген Кукмара районы Туембаш һәм Чуллы авыллары Сабан туенда чыгыш ясады. "Оештыручыларга рәхмәт яусын. Халык канәгать булгач, безгә рәхәт, черкиләр дә тук", - диде Рәфинә. Җырчы берничә атна элек кенә бала тапкан димәссең, фигурасына бер генә тамчы да зыян килмәгән, аксыл төстәге күлмәк тә гәүдәсен тулыландырып күрсәтми.
Рафинәдән халык әлеге дә баягы балалары турында сорый. "Бәби кайда соң?", "Кемгә ташлап киттегез?" дигән сораулар яудыралар.
Аларга җавапны шулай ук Сабан туенда чыгыш ясаган Гөлназ Шәрипҗанова бирә. "Бәбиләр кайда булырга тиеш соң? Әти-әнисе кайда, шундадыр инде. Фото төшәсе калган Айтуган белән, әйме?!" - дип ул. Кыскасы, бәбиләр бүген беренче сабантуйларын да күргән.
--- |
Иң күп укылган
|