Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2019 Спорт
"Ак барс" хоккей клубы капкачысы Эмиль Гарипов өйләнде (ФОТО)
Бүген "Ак барс" хоккейчысы Эмиль Гариповның туе булды. Бу хакта Инстаграмда Татарстанның спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте. Эмильнең кәләше Җәмилә исемле. "Эмиль Гарипов һәм Җәмилә. Туй. Әлхамдулиллаһ, бик матур парлар. Ак мәчет... ак зал... ак юллар. И Раббым, бәхетле парлар булып яшәргә насыйп итсен", - дип язды Хәлил әфәнде.
#эмильгарипов хештегы белән башка фотолар эзләгәндә, туйның Болгардагы "Кол Гали Резорт" кунакханәсендә үткәрелүе аңлашыла.
"Бизнес-Онлайн. Спорт" язуынча, Җәмилә - татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат Разил Вәлиевның оныгы.
--- |
Иң күп укылган
|