|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2019 Ир белән хатын
"Өйләнергә хатын юк". Читләр күргәнне үзебезнкеләр ник сизми?Маршрут автобусында бер ирнең өч баласын да урындыкларга утыртып баруы шау-шу куптарды. Таҗик кешесенә эштән кайтучы хатыннар ябырылды. “Берәр балаңны алдыңа алсаң да була инде. Болай да урын юк”, – дип кычкырды берсе. “Бөтен дөньяны бастыгыз инде”, – дип мыгырданды икенчесе. Ир-ат сүз кузгатмады. Хатын-кыз белән сүз көрәштерүдән мәгънә юк. Ураза аенда бигрәк тә. Тукталышыбыз бер икән. Төшеп калгач, Аликның теле ачылды. Өч баласы да Россиянең төрле төбәкләрендә туган. Шунлыктан аларга монда яшәр өчен рөхсәт бар икән.
– Ике бала туганчы, Свердловск өлкәсендә яшәгән идек. Татарстанда тормыш авыр түгел. Безгә барып яшәп карагыз сез! Дөрес, безне яратмаучылар күп. Килмешәкне кем колач җәеп каршыласын?! Телегез дә, динегез дә чит түгел. Туганнарым алдан килгән иде. Алар чакырды, без каршы килмәдек, – дип сөйли ул.
Алик Үзәк базарда җиләк-җимеш саттыра, бер кафеда пылау пешерә икән. Уфа базарында да бер сату ноктасы бар. Мохтаҗлык кичермибез, акча гаиләне алып барырга җитә, ди. Хатыны Гөлсуны эшләтми икән.
– Сездәге хатыннарның ат урынына эшләвен күреп шаккатам. Безнекеләр өйдә утыра. Ирләрне кадерләп озатырга, елмаеп каршы алырга тиеш. Гаилә иминлеге – аның өстендә. Сездәге хатын-кыз белән хәтта танышып та булмый. Каядыр ашыгалар, тормыш куалар. Сездәге хатыннар ирләргә әйләнгән. Алар бар нәрсәне үзләре булдырырга маташа, – ди ул.
Ник танышырга теләвен дә яшермәде Алик.
– Әле менә берәр хатын табып, өйләнергә уйлыйм. Безгә бит дүрт хатын алырга ярый. Акчаң җитсә, рәхәтләнеп өйләнеп була. Башта аны, үзебезнең якка алып барып, туганнарыма күрсәтер идем. Алар ошатса, өйләнәм. Яулык бәйләмәсә дә ярый. Әгәр мохтаҗлык күрмәсә, матур сүзләреңне кызганмасаң, алтын, чәчәк, тәм-томнар бүләк итсәң, яулык бәйләвен үзе дә сизми калыр, – ди юлдашым. Балаларны күпме була, шуның кадәр табачакбыз, ди.
Гаҗәп, безнекеләр таныша белә, әмма өйләнергә ашыкмый. Сәбәбен Казандагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллиннан сорадык.
– Аллаһы Тәгалә, өйләнешегез, ди. Мөмкинлегегез булса, ике, өч, дүрт хатын алсагыз да була, диелә. Әмма өйләнгәнсең икән, гадел булырга кирәк. Әгәр хатын алдында барлык бурычларны үти аласың икән, рәхәтләнеп өйлән. Сугыштан соң ирләр дефицит заманда, тол хатын үзе генә тормасын, балаларын үстерергә ярдәм булсын дип өйләнгәннәр. Бу – күркәм гамәл, – ди хәзрәт. – Ә чит ил кешеләре безгә акча эшләр өчен генә килә. Безнең кызларга алтын таулар вәгъдә итә. Алтыны булгач, ник безгә эш эзләп килгән соң? Үзенә җайлы җир эзләп йөрүчесе дә юк түгел. Кайберләре, җәй узгач, юкка да чыга әле. Ә кызларыбыз бала белән утырып кала. Шушындый хәлгә калган хатын-кызлар мәчетебезгә көн дә шалтыратып ярдәм сорый. Гаилә корганда сак булырга, ирләрне үзебездә яшәүче буйдаклар арасыннан эзләргә кирәк.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|