|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2019 Бәйрәм
Шүркә музейга дәшә!Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Салават күпере» балалар журналханәсе «Шүркә музейга дәшә» дигән уникаль акциядә катнашырга чакыра. Бу айда сезне шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, «Бәллүр каләм» иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы һәм бик күп балалар китаплары авторы Йолдыз Шәрәпова белән очрашу көтә.
Чара 14 июнь көнне сәгать 11:00-12:00 гә кадәр дәвам итәчәк! Очрашудан соң Милли музей буенча бушлай экскурсия уздырыла!
Чарада катнашу өчен, биредә баланың исемен, фамилиясен, яшен язу кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|